ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Ульянда ярдәм өмет итәләр

 

Газета битләрендә авыр хәлдә калган гаиләләр, мохтаҗ кешеләр, авырулар турында даими язып торабыз. Шөкер, укучыларыбызның ярдәме белән хыялларын тормышка ашыручылар да була. Чит төбәкләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу юлы Ульянда яшәүче Ринат Сәйфеулловның язмышы турында бәян итәбез.

17-1  
– 2018 елның май аенда энемдә кан рагының бер төрен таптылар.  Без, туганнары, шунда ук аны тизрәк хастаханәгә салу ягын карадык. Бар максатыбыз – коткарып калу иде. Кировка юл тоттык, ул әле дә шунда дәвалана, – ди абыйсы Рөстәм. – Энебез күп тапкыр химия терапиясе алды. Көчле дарулар кабул итте. Яман шеш күзәнәкләреннән башкача котылып булмый иде. Табиблар, аңа арка җелеген күчереп утыртырга кирәк, диделәр. Чит кеше эзләп азапланырга туры килмәде, үзем донор булдым. Беренче операция уңышлы чыкмады. Энемә күчереп утыртылган күзәнәкләр аның организмында “эшләп” китмәде. Икенче тапкыр ясадылар. Шөкер, монысы сөендерде.  Инде энебезне коткара алдык дип шатланган идек. Әмма ачы газаплар моның белән генә бетмәгән икән.

 
Ринатның Яңа ел алдыннан хәле начарланып китә. Күп дарулар һәм ике тапкыр арка миен күчереп утырту эзсез калмый. Егетнең бавыр һәм бөере эшләми башлый. Табиблар бавырның веноокклюзион авыруы дигән диагноз куя. Дәвалану өчен 21 көнлек дәвалану курсын алу кирәк, бәясе – 8 миллион 853 мең сум.

 

Ринатка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

 
Апасы Гүзәлия Адиҗан кызы Балаева исемендәге
Саклык банкы картасы:  4279 6200 2414 5147.
Әнисе Алсу Адиҗан кызы Сәйфеуллова исемендәге
Саклык банкы картасы номеры:  4276 6900 1669 6228.
Абыйсы Рөстәм Равил улы Сәйфеуллов исемендәге
Саклык банкы картасы номеры: 4276 6900 1420 7820.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 12, 18.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!