ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

27 ел элек яулап алынган хокуклар кайда?


Күрмәмешкә салышу белән битарафлыкның әҗерен күрәбез. Узган атна азагында Казанда милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы үткәрелгән митингта әнә шул фикер әйтелде. Чарага нибары йөзләп кеше чыккан иде.

6-1
Әлеге чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган иде. Оештыручылар халыкның азлыгын акцияне үткәрүгә ризалык бик соң алынды һәм агитациягә, игълан таратуга вакыт биз аз калды, дип аңлатты. Белдерү социаль челтәрләрдә шактый йөрсә дә, аның хакында журналистлар, җырчылар, артистлар ишетмәгән булып чыкты. Митингка активистлар “Мәктәпләргә, бакчаларга татар телен кайтарыгыз” һәм татар, инглиз, урыс телләрендә язылган “РФ республикаларында милли телләрне ихтыяри укыту канунына – юк!” дигән шигарьләр тотып чыккан иде. Чарада хәрәкәт активистлары, язучылар, матбугат мөхәррирләре чыгыш ясады. Төп фикерне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әйтте:


– Казан мәйданнары көрәшнең төрле юлларын белә. Безнең бабаларыбыз тел өчен, милләт өчен кулларына корал тотып көрәшсә, бүген аның башка юллары бар. Хәтерләсәгез, 1991 елның эссе май аенда бәйсезлек өчен 20 кеше мәйданга чыгып, ачлык игълан иттек. Нәкъ шушы көнне, нәкъ шушы ай, 27 ел элек булды хәл. Ул вакытта Казанда нибары бер татар мәктәбе (хәзерге 2 нче гимназия), бер мәчет (Мәрҗани мәчете) бар иде. Әгәр без шул вакытта мәйданга чыкмасак, хәзерге хәлебез, телсезлек, мәктәпсезлек 27 ел элек үк башыбызга килгән булыр иде. Ул вакытта халык уянды. Аны уяту өчен 20гә якын кешенең 14 көн мәйданда кибеп ятуы, 25 мең татарның мәйданга чыгып “Азатлык” дип кычкыруы кирәк булды. 1991 елгы ачлык мәйданы безгә меңләгән татар мәктәбе, мәчетләр ачарга мөмкинлек бирде. Ачлык мәйданынан соң Конституция, телләр турында закон кабул ителде. Без боларның барысын да көрәшеп алдык. Һәм югалттык... Мин моннан берничә ай элек фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә дип әйткән идем, ашыкканмын икән. Менә хәзер үтә фронт сызыгы! Ул вакытта әле безнең 6 сәгать уку бар иде. Без бөтен хокукларыбызны биреп киләбез. Дөресен әйтик, соңгы ун елда мәктәпләрдә татарча укытылмады да. Гуманитар институтыбыз юкка чыкты, татар теле һәм әдәбияты, татар журналистикасы факультетлары юкка чыкты. Без хәзер мескен ике сәгать өчен көрәшәбез. Җиде миллион татар халкы теләнә бүген. Бу – хурлык!


Язучы бу хәлгә калуның сәбәпләрен дә әйтте. Аныңча төп хата заманында җитәкчеләрнең гаиләдә татарча сөйләшү җитә дип белдерүе, халыкның шуңа ышана язуы. Моңа мисал итеп ул чегән кавемен китерде. Өйдә чегәнчә сөйләшкән кавемнең үз китабы, әдәбияты, язма тарихы юк, чөнки аның милли мәктәбе юк, диде ул, безне дә чегән кавеме язмышы көткәнен искәртте.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина халыкның аз чыгуына борчылырга кирәкми дигән фикердә:


– Бирегә җыелган халык ул – символ гына. Монда сөйләнгән сүзләр артында миллионлаган халык тора.  Әйе, мәйданга чыккан кешеләрне генә түгел, өйләрендә гарәп графикасында укыган кешеләрне дә җыеп алып китәләр. Яшьләрне, милләтнең көчен бүген дә чүпләп кенә торалар. Шуңа чыгасылары килми. Әмма шундый көчле мәгариф системасы, тарихы булган халык алай гына бирешмәячәк дип уйлыйм.


Шагыйрь Ркаил Зәйдулла исә халыкның азлыгын курку хисе белән аңлата:
– Курку белән беркая да барып булмый. Хакимият көчне генә таный. Әгәр халык көчле булса, беркем дә милли тормышыбызга тыкшынмас иде. Куркудан арыну тиз генә булмас, ләкин монда килгән һәр кеше үзен унлап кешегә тора дип уйласын. Без монда бик катлаулы мәсьәлә турында сөйләшәбез. Чөнки татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак санга сукмау – безнең дәүләтчелеккә кизәнү. Эшләр милли республикаларны юкка чыгаруга таба бара. Димәк, республикадагы хәзерге элитаның да кирәге калмый. Тел мәсьәләсе генә көн тәртибендә тормый безнең хәзерге вәзгыятьтә.


Ркаил Зәйдулла чарада гаиләсе белән катнашты. Ул улын, кызын алып килгән иде. Язучы Ләбиб Лерон оныкларын да алып килгән. “Заманында Батулла  мәйданга ике улын ияртеп чыга иде. Байбулат белән Нурбәк бүген милләтнең йөзек кашлары. Оныкларымның да көчле рухлы, милли җанлы булып үсүен телим”, – диде ул. Чыннан да, бүген һәр татарга рухи ныклык сорала. “Солнце” мәктәбе директоры Павел Шмаков исә безгә ике халыкны бәрелешүдән сакларлык аек акыл да тели:


– Татар теленә кизәнү максатларының берсе – тыныч яшәп яткан, зур уңышларга ирешкән республикада ике милләтне маңгайга маңгай бәрелештерү дә. Бу – бик куркыныч нәрсә. Ике халыкта да астыртын эшләүчеләр бар, безгә аларның мәкерле уйларына ирек бирмәскә кирәк. Өстәгеләргә исә бу вәзгыять бик уңайлы. Аерылган, бүлгәләнгән халык белән идарә итүе җиңел чөнки. Шушы хакыйкатьне аңлаган һәм яңа канун проекты турында сөйләшергә теләгән кешеләргә мәктәпкә килегез, дияр идем мин. Бу турыда сөйләшү шушы парк белән генә чикләнмәсен, еракларга таралсын иде. Барыннан да бигрәк балалар арасында сөйләшү алып барырга кирәк. Алар әзерлекле булсыннар иде. Бу җәһәттән активист Фәрит Зәкиевкә рәхмәтем зур. Ул “Солнце” мәктәбенә килеп балалар белән әңгәмә оештырды.


Павел Шмаков әйтүенчә, тел мәсәләсен хәл итүнең бик күп юллары бар. Ул мисалга Финляндиядәге укыту системасын китерде. Камил система димим, әмма нәтиҗәле, дип искәртте. “Анда балалар башлангыч сыйныфта фәкать туган телендә укый, өченче сыйныфта  үзләре теләгән башка телне өйрәнә башлый, бишенче сыйныфта алар янә тагын бер телне сайлый, җиденче сыйныфта тагын бер телне укый башлый. Нәтиҗәдә, финнар шведчаны, шведлар финча яхшы белә. Ләкин бу телләр мәҗбүри укытылырга тиеш. Ә инде укыту сәгатьләре буенча уртак килешүгә килергә була. Әмма Татарстан җирендә татар теле мәҗбүри булырга тиеш! Күпме күләмдә, нинди сыйфатта – болар хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел. Нинди хәлдә калдык бит: ата-аналар җыелышында урыслар татарлар белән әйтешә башлады. Минем бурыч – моңа юл куймаска. Судлар мәктәптә рус телен арттыруга китерде. Ә бит ул элеккеге хәлдә булганда да, Татарстан рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында 3 урында иде”, – диде Шмаков.


Язучы Вахит Имамов мондый вәзгыятьтә Россия Думасына сайланган депутатларыбызның дәшмәвенә аптырый:


– Телгә һөҗүм бүген генә башланган әйбер түгел. Һөҗүмнәр булган, ләкин аларга каршы торырлык мөгаллимнәр дә булган. Әйтик, 1870 елда патша Александр II татар мәдрәсәләренә урыс укытучыларын кертергә һәм урыс теле укыта башларга дип фәрман чыгаргач, Казан губернасы мәдрәсәләре протест йөзеннән укуны туктаткан. Бүген нибары Павел Шмаков татар телен яклап протест белдерде. Кая безнең укытучылар, мәктәп җитәкчеләре, нишләп алар бер сүз әйтми? Менә мин шуңа әрним. Минемчә, Россия Думасында утырган 16 депутатыбыз ни сәбәпле анда утырганын аңламый. Фәүзия апа әйткәнчә, 90нчы елларда көрәш булмаса, алар анда депутат булып йөри алмас иде.


Әлегә Думада утыручы депутатларыбызның эшләре күренми, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары исә уяна башлады. Апрель азагында узган сессиядә аны “холокост”, “Сталин чоры репрессияләре” белән чагыштырдылар һәм Дума спикеры Вячеслав Володинга проектның низаглар кузгатачагын искәртеп мөрәҗәгать кабул иттеләр. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев журналистларга, әлеге канун парламентка рәсми рәвештә килеп ирешкәч, тагын бер кат каршы чыгыш ясарга җыенуын әйтте. Канун проектына каршы мөрәҗәгатьләр Башкортстаннан, Чуашстаннан да бар. Митингтан соң кабул ителгән резолюциядә исә Думага әлеге проектны сессиядә караудан алу таләбе куелды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 19.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр