ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 74, 26.05.2017/

Сугышта иман саклады

 

Аның тормышында капма-каршылыклар бихисап. Ул үзе милицио­нер, үзе имам. Крестьян баласы, профессор атасы. Куылган һәм танылган, гап-гади кеше, шул ук вакытта дин белгече. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихов, бөтен хезмәтем – исламга карата уянган тискәре карашны бетерү, дип белдерә. Безгә ул сугыш вакытында солдатларны Аллага таяну саклап калуы, Габдулла Тукай премиясенә ни өчен лаек булуы турында сөйләде.

6-1

– Харис хәзрәт, Г.Тукай исе­мендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасында Сез, беренче китабым языла башлаганга 50 ел тулды, дидегез. Ул китап нәрсә хакында иде?

 
– Китап язарга алынганда, Тукай премиясенә тәкъдим итәрмен дип башыма да китереп карамадым. Барлык максат – Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатында Коръәннең, дини мотивларның чагылышын ачыклау иде. Бу эшкә алынуымның сәбәбен хәзерге заман шартлары белән аңлатып була. Совет власте егылды, илдә идео­логия калмады. Үзләренә таяну ноктасы таба алмыйча алҗы­ган­нар саны артты. Бу шартларда ке­шеләрнең әхлакый дәрәҗәсен дин вә фән бергәлегендә генә күтәреп була. Бу мәсьәлә яңалык түгел. Әгәр бик ерак тарихка күз салсак, күп аллалык вакытларында ук халыкны бер Алла тирәсенә җыярга тырышканнар. Безнең эрага кадәр яшәгән галим Аристотель, галәм сукыр бер очрак, могҗиза көче яисә күп Аллалар тарафыннан ида­рә ителми, ә Югары көчнең рациональ законнарына буйсына, дип әйтеп калдырган. Үтте заман, га­сырлар алмашынды, гарәп дөнья­сы зур алгарыш кичерде. Җә­дитчеләр динне фән белән аң­лата башлады. Харизми, Рушди, Әбугалисиналар дин белән фән­нең бергәлегенә хезмәт итте. Бу бергәлек минем аңыма кечке­нә­дән әтием Гыйбадулла улы Салих­җан тарафыннан сеңде­рел­де. Балтач районының Чутай авылында ул гыйлемле, алдынгы карашлы кеше санала иде. Шуның өчен күп кыйналды, җәберләнде дә. Мәк­тәптә укып кайтканнан соң, әти, нинди дәрес үттегез, дип сорый. Пушкин дисәң, аның Коръән турындагы шигырен укып күрсәтә, Тукай дисәң, Тукай иҗатында дини тема яктыртылышы хакында сөйли иде. Минем беренче фәнни эшем дә Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын өйрә­нүгә багышланды. Ул вакытта шагыйрь атеист итеп сурәтләнә, дини шигырьләре дөнья күрмәгән иде. Тукайның “күктәге пар йолдыз кебек дин белән фән тора” дигән юллары хезмәтемнең төп принцибы булды. Татар фикере белән аң­лат­канда, дин ул – вөҗдан, фән ул – аң. Аларның икесе тигез булганда гына тәрәккыяткә ирешеп була. Тукай шушы тәрәккыят өчен көрәш­че булган.

 
– Тукайның яшеренгән ши­гырьләрен табып өйрәнә башладым, дидегез. Яшеренгән бул­гач, аларны ничек таптыгыз соң?


– Яшерү ул әле юкка чыгару дигән сүз түгел. Яшеренгәнне эзләгән кеше таба ала. Ул вакытта эшем буенча вакытым алай тыгыз түгел, җинаятьләр дә аз иде, мин китапханәләрдә эзләнәм, буш арада укыдым. Кая эшләгән дип кызыксынасыз инде сез. Мәскәүдә, НКВДның җаваплы кизү торучысы ярдәмчесе идем. Бу эшкә сугыштан соң барып кердем.


– Сугышта мине үлемнән Аллага ышану коткарды, дидегез. Ул ничек булды?


– 1942 елда әти сугыштан бер кулын югалтып кайтты. Әле дә шаккатам: ул сыңар кул белән ничек атларны җиккән дә, ничек фронтка икмәк озаткан икән? Аның турында бер генә дә яман сүз ишеткәнем булмады, гарәпчә, латинча, русча яза белә, колхозчыларга бу мәсьәләләрдә ярдәмче иде. 1944 елда миңа повестка килде. Ул вакытта Арча педагогия учили­щесының икенче курсында укып йөрим. Сугышка колхоз рәисе малае Сәйфетдин белән озатылдык. Юлда райондаш Сәгъ­дулла Мө­хәрләмов белән таныштык. Шушы Сәгъдулла белән НКВД отрядында элемтәчеләр булдык. Сугышка киткәндә әти белән намаз укыдык, авыл башына җитә­рәк, ул читкәрәк чакырып алып: “Улым, бу зиратта әбиең белән бабаң ята, аларның исемнәренә, нәселебезгә тап төшермә, командир приказларын үтә. Аллага ышан, улым, безнең бу сугышта җиңәсебезгә ышан”, – дип озатып калды.


Дин белән бәйле бер эпизод сөйлим әле. 1945 ел, Австрия, Дунай елгасы. Безгә күпер аша элемтә чыбыгы сузарга кирәк иде. Без аны эшләдек, ләкин төнлә немецлар күперне шартлаткан, элем­тә өзелгән. Безгә чыбыкны ялгарга дигән приказ булды. Унбишләп егет командирның тимер балка буйлап шуышып барырга кемне сайлаганын көтәбез. Ватанны ярату да көчле, исән каласы да килә, күпергә карасаң, баштагы бүрек очып төшә, биеклеге бер 40 метрлап булгандыр. Өскә күтәрел­сәң, немецларның атып үтерәсе көн кебек ачык. Иманым камил, барыбыз да эчтән мине сайламаса ярар иде дип теләп басып торабыз. Командир, бу эшкә үз теләге белән алынучылар бармы, дип сорады. Сәгъдулла стройдан чыкмасынмы! Бу эшне коммунистлар башкарырга тиеш, ди. Ә арабызда бары тик командир гына коммунист. Син бит коммунист түгел ди­гәч, күңелем белән коммунист мин, диде бу. Аннары үземә яр­дәмгә Харисны чакырам дип әйт­те. Ниш­ләп аны сайладың, дип кызыксына командир. Чөнки ул Аллага ышана, ди Сәгъдулла. Мин күпергә менәм, ул аста, чыбык төргәген сүтеп тора һәм Алладан исән калуымны ялвара, ди бу. Шулай эшлә­дек тә. Сәгъдулла пуля яңгыры астында чыбыкны ялгады. Аның ничек хәрәкәт итүен күрсә­гез: ерткыч җәнлек инде менә! Барыбыз да иркен сулыш алдык. Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады.


– Ул  бит атеизм колач җәй­гән вакыт, командир каршында Аллага ышану турында сөйлә­шер­гә ярый идемени?


– Әти, озатканда, Алла сүзен әйтмә, дип кисәтеп калды. Үлем белән күзгә-күз очрашканда командирлар ул хакта уйланмагандыр дип тә фараз кыла идек. Алар да бит бездән, булса, бер-ике яшькә генә олы. Ул вакытта без Сталинның фронтта динне тый­мас­ка дигән карар чыгарганлыгы турында белми идек әле. Исән калу теләге шулкадәр көчле, озакламый минем артка басып намаз укучылар күбәйде. Башта куаклар артына посып укый идек. Аннары командир белеп алгач, яшеренмичә укый башладык. Дингә тартылучылар елга аша кичү кичкәндә исән калгач, бигрәк тә күбәйде. Өченче Украина фронты сугышчылары бер елганы алырга әзерләнә иде. Әзерлек каты барды, чөнки сугыш тәмамлану алдында, Гитлерның махсус әзерләнгән СС сугышчылары соңгы көченә сугыша. Болар коточкыч башкисәрләр, чеп-чи фашистлар инде. Кичү башланды. Авыз белән генә суларга рөхсәт бар, борын аша сулыш алсаң, ишетеп алырга мөмкиннәр икән. Бер көймәдә 18 солдат. Моннан тыш элемтә чыбыклары, радиостанция, корал да бар. Безнең бурыч – фронт командующиена идарә штабын кору иде. Елганың яртысына җитәрәк, ут көлтәсе яктыртып җибәрде дә, фашистлар безне күреп алды. Китте безне утка тоту. Һәм ни гаҗәп: миналар йә көй­мә­без­не үтеп китеп шартлый, йә җит­мичә ярылалар. Инде дис­тәләгән көймә шартлады, ә безгә ярга җитәргә 30-40 метр гына калды. Шулвакыт безне дә бәла куып җитте, көймәбезгә мина тиеп, без дә капландык. Ике солдат һәлак булып су төбенә китте, уналты кеше калдык. Көймәнең сыртына ябышып барабыз. Ул шундый шома, менә ычкынып китәм, менә ычкынып китәм дип йөзәбез. Ул дул­кыннарның зурлыгы! Бер күтәреп ата, бер аска очабыз. Ярга якынлашкан саен хәл хөртиләнә: безне немецлар да, үзебезнекеләр дә утка тота. Китте паника, елаш, төп­кә китүләр, нибары сигез кеше калдык. Тынычландырырга кирәк, сүзне ишетмиләр, паника соңгы чигенә җитте. Мин – командир, ләкин тыңлата алмыйм. Сәгъдулла, боларны җиңәргә хәлем юк, дим. Ул ике уйлап тормады, әче итеп сүгенеп бер малайның муен тамырына китереп тә бирде, шым булдылар. Миңа, укы, дип кычкыра. Хәлем юк, шулай да “Әлхәм”, “Ихлас” сүрәләрен кычкырып укый башладым. Шуннан күңелгә бер аять килеп төште. Татарчасы болай: “И, мөэминнәр! Мин сезнең өммәтегезнең хәлен үзегез үзгәрт­кәнчегә кадәр үзгәртмәмен”. Кулым үзеннән-үзе каешка тиеп китте. Ашыгып сала башладым, Сәгъ­дуллага, каешыңны бир, дип кычкырам, башкаларга да каешларын салырга кушам. Без шулай, каешларны муеннарыбызга урап кап­ма-каршы яктан бер-беребезне тоташтырдык. Муенның көче кулга караганда күбрәк. Аннан йөзү җайланды, паника кимеде. Ярга сигезебез исән-сау йөзеп чыктык. Безне чехлар коткарды. Бу хәлне соңрак парторгларга да сөйләдек. Безне тиргәүче дә, дисциплинар эшкә тартучы да булмады.

 
– Сәгъдулла белән сугыштан соң очрашканыгыз булдымы?


– Ул – яшьлегемнең аерылгысыз бер өлеше иде. Дунай күпе­рендә чыбыкларны ялгагач, күп­ме фашистның борынын сөрткә­нен аңлады һәм мин-минлеге үсеп китте, ахры. Аның даны, кыюлыгы, батырлыгы, башбирмәс­леге хакында юллар аерылгач та шактый ишеттем. Югары бүләккә тәкъдим ителүен дә белдем. Ләкин юлда­шымның матур даны янына озак­ламый начары өстәлә башлады. Бандитларны тоткарлаганда вазыйфаларны арттырып үтәгән һәм башкалар... Сәгъдулла кысага сыеша алмый, системага каршы бара, кагыйдәләрне яратмый торган зат иде шул. Тора-бара начар даны яхшылыкларын, күпме кешене ут эченнән исән-имин чыгаруларын күмеп китте. Аңа югары бүләк тә бирелми калды.


Сугыштан соң милициядә күп­тән эшли идем инде. Эш сәгате бетәр алдыннан кизү торучы шалтырата. Берәүне вак хули­ганлык өчен тоткарлаган идек, минем иң якын дустым – милиция начальнигы, ди, сезнең фамилияне атый, ди. Барып карасам, КПЗда Сәгъдулла утыра! Мине таптырып котылырга уйлаган, күрәсең. Күзләренә туры карап, төнгә калдырыгыз, тынычлансын, дидем. Сәгъдинең грамотасы аз, дөньяны хис-тойгылар дәрәҗәсендә генә аңлый, әмма тоемлавы шаккаткыч иде. Хәзер ул гүр иясе инде, авыр туфрагы җиңел, җаны тыныч булсын.

 
– Сәхнәдән үзегезгә туксан яшь тулуын әйткән идегез. Бу яшьтә шушылай җитез, җиңел булуның сере нидә?


– Биш мәртәбә үлемнән калган кеше мин. Шуңа күрә сәламәт­ле­гемне сакладым дип әйтә алмыйм. Сугыш беткәннән соң да әле изе­лергә, кыйналырга туры килде. Украинада бандерачылардан кыйналдык. Милициядә эш­ләгәндә атаклы бандитны тоткарлаганда, шофер белән икебез дүрт кеше камалышында калып, чак исән калдык. Бу группаны тоткарлагач, мине Кызыл Йолдыз орденына тәкъ­дим иттеләр. Туксан яшькә кадәр җитүнең сере хәрәкәттәдер, мө­гаен. Хәрәкәт итәргә, эзләнергә яратам.


– Мәскәүдә эш вакытында Коръән аятьләрен ятлаганны тасмага яздырганнар, шуңа кү­рә сезгә 24 сәгать эчендә каладан чыгып китәргә кушканнар. Ә Казанда дин белән шөгыль­ләнгәнегезне беләләр идеме?


– Беләләр иде. ТАССРның эчке эшләр министры Салих Япеев ничә тапкыр чакырып кисәтү дә ясады. Ә бер тапкыр безгә күзгә-күз очрашырга туры килде. Ул торган йортта чыгышы белән Чутай авылыннан булган подполковник Хәбибрахман абый да яши. Берзаман абзый авырып киткән дә, хатыны Рәшидә абыс­тай мине ясин чыгарга чакырды. Генерал эштә чакта килеп укып кит әле, ди. Ничек тыңла­мыйсың инде, бардым, кочаклашып, елашып күрештек тә, Коръ­ән укыдым. Җитәкчең кайтырга вакыт бар, әйдә, чәй эчәбез, ди абыс­тай. Бәладән баш-аяк дип китәргә кузгалдым. Ләкин ишек катында барыбер Япеев белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Строевой шаг белән узып кит­мәк­че идем, туктарга кушты. Бер-бе­ребезгә дәшми тик карашып торабыз. Шуннан соң ул, теге дөнья­да безгә дә ташлама ясар­сың, дип китәргә боерды. Соңын­нан гына белдем, генерал гаҗәеп гыйлемле, зыялы, гарәпчә яхшы белә торган кеше булган икән.


– Ничек уйлыйсыз, Тукай премиясен алуыгызны кабул итмәүчеләр бармы?


– Кабатлап әйтәм, мин китап­ларымны премиягә тәкъдим итәм дип язмадым. Алар тормыш тәҗ­рибәм, ышануым нәтиҗә­сендә барлыкка килде. “Дин вә фән” китабына мәгълүмат 15 ел дәвамын­да җыелды. Ул Харун хәзрәт Яхъяның “Коръән могҗи­залары” китабы, шулай ук дөнья­ви диннәр апостолларының Изге язмаларына таянып әзерләнде. Бик күп галимнәр белән элемтә урнаштырылды. Улым – танылган физик, Америкада яши. Аның ярдәме белән Америкада да эзләнүләр алып барырга насыйп булды. Бу хезмәттә баланы, ата-ананы дини һәм дөньяви мәдә­ниятләр ниге­зендә тәрбия кылу ысулы тәкъдим ителә. Китапка оеткыны балачактан әти сеңдер­гәнгә, хезмәтемне аңа багышладым. Эшемне тарихчы Рафаэль Хәкимов, Энгель һәм Индус Та­һи­ровлар, Әнвәр Хуҗи­әх­мәтов бәя­ләде, Айдар Хәлим аны нурлы китап дип атады. Миңа калса, китап буенча сораулар булмагандыр. Тукай премиясен бирү – дин бе­лән фән бергәлеген тану ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 66, 05.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр