Ватаным Татарстан   /№ 81, 08.06.2018/


“Кара батыр” тамыры

 

Андый кешеләр бик аз калып бара инде. Чөнки бүгенге сәясәт, бүгенге тормыш, бүгенге түрәләр андыйларны бетерү өчен бар көченә эшли. Ләкин Илшат Габидуллин кебек тамырдан нык булганнары бирешми бу басымга. Алардагы ныклык запасына шаклар катарлык.

4-1
Имән кебек төптән таза, шаяр­тып-көлеп кенә торган бу татар абзыеның кемлеген бер күрүдә үк аңлыйсың. Андыйлардан син зарлану да ишетмәссең, мактану галәмәтен дә таба алмассың. Со­раганыңа икеләнмәслек итеп туры җавабын берер, ихласлыгы белән үзенә җәлеп итәр. Тәвәк­кәллеге, көч-дәрте йөзенә чыккан мондый кешеләр дөньяга җир җимертеп эшләр өчен генә түгел, ә үз артларыннан башкаларны да ияртеп бару өчен яратыладыр.


Аның бабасы салган бу авылга нигезне. Халкы күп, җире аз булган Казан арты төбәгеннән кубарылып, Идел буйлап иркенлек эз­ләп чыгып китәр өчен дә тәвәк­кәллек белән тән hәм рух ныклыгы кирәклеген яхшы аңлыйсың. Ил­шатның бабасы да, авылда ком­бедларның икмәкне талап җыю­ларыннан, аннары 1921-1922 еллардагы коточкыч ачлык елларыннан соң, хөкүмәтнең НЭП (яңа икътисади сәясәт) планына өмет­ләнеп, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят җиргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Бүгенге Спас районындагы куылган алпавыт биләмәсеннән күрсәтәләр аларга тору җирен. Бер сугуда кеше үтерерлек көчле, халык теленә “кара батыр” дип кергән ярау Кә­лимулланы үзе белән бәхет эзләп килгән якташлары 1930 елда яңа оешкан “Тукай” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлый. Игенчелек белән бергә мал-туар, җәнлекләр, кош-корт та тотып, матур гына яшәп китә Арча hәм Биектау төбәгеннән килеп урнашкан тырыш крестьяннар.


Авылларына да, үзләре кү­че­неп килгән туган якны искә төшереп торсын диптер инде, Тукай дигән исем куйганнар. Билгеле инде, илдәге хәлләрнең берсе дә Тукайны әйләнеп үтмәгән. Әм­ма ничек кенә булмасын, үз көнен үзе күрергә өйрәнгән яңа авыл халкы җитәкчелек дилбегәсен эшне тиешенчә алып барырлык кешеләренә бирү ягын караган. Әйткәнемчә, беренче колхоз рәисе итеп көрәшче Кәлимулла Габидуллинны сайлаганнар, аннары аны үзе кебек үк гаярь улы Шәймулла алыштыра. Хуҗа­лык­ның тырыш хезмәтенә совет хөкүмәте тиешле бәясен дә бирә – Шәймулла Габидуллин башта Ленин ордены, аннары Октябрь Революциясе ордены белән бү­ләк­ләнә. Аннары чират минем әң­гәмәдәшем Илшатка җитә. Әтисен улы алыштыра.


Каннан килгән булдыклылыгын югары белем белән ныгыткан егетне 28 яшендә үзләреннән 51 чакрымдагы Чәчәклегә рәис итеп куялар. Исеме матур яңгыраса да, андагы хәлләр бер дә мактанырлык булмый шул – хуҗалыкның ул чактагы акча белән 8 миллион сумга җиткән бурычы җыелган. Бу урында шунысын да әйтергә кирәктер: советлар шундый зур бурычлы хуҗалыкны да бүгенгечә җиңел генә банкротлыкка чыгармаган, бар булганын шалкан бәя­сенә талаттырмаган, ә булдыклы җитәкчеләрне куеп, эшне җайлый белгән. Илшат моңарчы гектарыннан барлы-юклы ун центнер ашлык җыеп алган басуларның уңдырышлылыгын өч мәртәбә арттыруга ирешә. “Аның сере бер генә инде, – ди Чәчәкле авылын алдынгылар рәтенә тартып чыгарган Илшат, – ашлыкның бары тик сортлысын гына чәчтек, ашламаны гектарына яртышар тонна кертә идек”. “Кара батыр” оныгын Чәчәкледә туксанынчы елларда беренче­ләрдән булып мәчет салганы өчен генә түгел, ә башка бик күп игелекле эшләре өчен дә сагынып сөйлиләрдер дип уйларга кирәк. Бу авыл Илшатның үзе өчен дә хатыны Илhамия белән кавышып, балалары тәпи киткән җир буларак шулай ук кадерле.


...Бүген Илшат үз чиратында дилбегәне улы Илназга бирергә җыена. Хәер, андый эшне бер утыруда гына башкарып чыгып була димени?! Илназ да яшьтәш­ләре кебек үк Казанга укырга китә, шунда эшкә урнаша. Ләкин, әтисе Илшат әйтмешли, күңеле ятмый алагаем зур кала тормышына. Ипләп-җайлап кына әти кеше улын Тукайга кайтаруга ире­шә. Бүген аларның фермер хуҗа­лыгында 326 гектар җирләре, 14 баш сыерлары бар. Шуларга өстәп, “Беларусь” белән ике “ДТ“ тракторы. Булган комбайннар искергәнлектән, Илшат уракка заманча техникалы егетләрне яллый. Шулай отышлырак, ди. Хатыны Илhамия барлык язу-сызу, санау эшләрен үз өстенә алган.


Тукайдагы башка йортлардан әллә ни аерылып тормаган өйдән тиз генә чыгып китәсе килмәде. Өй эчендәге җылылык, ихласлык кына түгел иде моның сәбәпчесе. Теләсә кем белән үз итеп, якын итеп аралаша белү сәләтен җуймаган Илшатның да тиз генә җибәрәсе килмәде безне. Әле ул безне үзе пешергән аштан (хатыны эш белән чыгып киткән икән) авыз итәргә кыстады, әле кулына гармунын алып, күңелне җил­ке­терлек көй уйнап күрсәтте. Менә шундый кешеләр тота бүген төрле яклап кыерсытылучы татар авылын. Андыйларга аяк чалудан туктап, үзләре дигәнчә эшләрлек шартлар да тудырсак...