Ватаным Татарстан   /№ 81, 08.06.2018/


Күпме акчаң калды, авыл?

 

Балачактан хәтергә кереп калган халык авыз иҗатының бер җыры искә төште: “Гыйнвар, февраль, март, майлар – акча бетергән айлар”. Аңлашыла инде: борынгы татар көзге уңышын җыеп сатып бетергән дә, кыш буе расхудлана торгач, язга акчасыз чыгып моңайган. Бу – авыл кешесенең җыры. Шәһәргә китеп төпләнгән һөнәрче, сәүдәгәр болай җырламаган.

4-2
Яз исә авыл кешесенең чыгымлы чоры: булганыңны кырып-себереп чәчәргә кирәк, җәй буе яңа уңышны көтәргә. Хәзерге авыл яңа уңышка да бик әллә ни өмет тота алмый, чөнки сатып алу бәяләре бәрәңгесенә дә, ашлыгына да үз­кыйммәттән түбән. Инде сөтне дә юынтык судан да түбәнрәк бәяли башлагач, авыл тагын да хәлсезлә­нергә тиеш. Ягулык бәяләре тү­шәмгә сикергәндә, аяктан егылмаган авылга рәхмәт әйтеп, башыннан сыйпап кына торырга кирәк. Шундый кырыс шартларда Татарстан авылы кышны ничек чыкты, көзгә кадәр чыдарлык җае бармы, күзәтеп карыйк әйдә.


Авылның акчалата керем­нәре объектив рәвештә ки­мер­гә тиеш. Моңа шик юк, чөнки таланганда мантып бул­мый инде ул. Быелның беренче кварталында Татарстан авыллары барысы бергә 19 миллиард 135 миллион сумнан аз гына артыграк акча эшләгән. Бу – үткән елгының 95 проценты. Бер гектар җиргә туры килә торган акча – 5 мең 900 сум, бер эшләүчегә туры килгәне – 349 мең. Бәяләрнең бик түбән торуын исәпкә алсак, авыл начар эш­ләмәгән. Үткән ел бу вакытта бер гектар җиргә туры килә торган акча 6 мең 200 сум булган. Чирмешән районы әнә бер дә “оттырмаган”: үткән ел бер гектарга 400 сум акча эшләгән, быел да шулкадәр үк. Әмма, күрәсең, гектарлар санын киметкән, чөнки гомуми акча күләме үткән елның 94 проценты гына. 44 районның 33е бер гектарга эшләгән акча күләме буенча республиканың уртача күрсәтке­ченнән түбәнрәк нәтиҗә­ләргә ирешкән.


Шундый кырыс шартларда да, товар сатып, күбрәк акча керткән районнар бар. Кайбыч районы сату күләмен үткән елгының 160 проценты дәрәҗәсенә җиткергән, Бө­гелмә районы – 158 процентка.


Үзкыйммәттән түбән бәягә продукция сату үз эшен эшләгән: рентабельлек күрсәткечләре түбәнгә сикергән. Республика буенча чи­генү зур түгел-түгелен: үткән ел рентабельлек 7,9 процент булса, быел – 7,3. Тик карагыз: 2016 елда бу күрсәткеч 10,4 процент булган, 2015тә – 10,8. Дөрес, 2014 елда авыл 2 процентлы рентабельлек белән дә яшәгән, үлмәгән. Әмма рентабельлек 17-18 процентлар да булмаса, тулы канлы тормыш һәм үсеш юк, монысы – икъти­садның бер аксиомасы. Кама Тамагы районы әнә бөтенләй минуска эшләгән: беренче кварталның рентабельлеге – минус 16,6 процент. Рентабельлеге тискәре сан белән бәяләнгән 10 район бар республикада. Тагын ике районның күрсәт­кече 0,4 процент кына. Рентабельлеге уңай сан белән бәяләнгән күпчелек районнар да үткән елгыдан күпкә түбәнрәк уңышка иреш­кән. Әтнә, Балтач кебек уңышлы эш­ләүче районнарда да бу күрсәт­кеч бераз кимегән. Иң югары рентабельлек Ютазы районында – 23,8 процент, тик бу күрсәткеч тә узган елгыдан 5 процентка түбән.


Төшкән күрсәткечләрне кредит ярдәмендә күтәрергә азапланучылар да бар. Республика буенча әҗәтләр үткән елгының 109 процентына җиткән. Хәер, кредит алуны хуҗалыклар бары тик 2015 елда гына киметкән булганнар, чөнки ул чакта процентлар котчыкмалы иде. Әтнә районы үткән елгының 228 проценты күләмен­дә әҗәт җыйган. Кечкенә генә бу районның бирәчәге миллиард сумнан ашып киткән. Мөслим районы да әҗәткә үсүне яхшы дип тапкан: алар әҗәтләрен үткән елгының 245 процентына кадәр җиткереп рекорд куйганнар. Иң күп кредитны Тукай (10 миллиард 763 миллион 787 мең сум) һәм Әлки (10 миллиард 459 миллион 775 мең сум) районнары җыйган. Чагыштырыгыз: Баулы районы­ның бирәчәге 131 миллион 736 мең сум гына. Менделеев районында да әҗәт­кә яшәргә яратмыйлар: бирә­чәкләре – 37 миллион 688 мең сум. Бер кварталга 711 миллион сум тирәсе товар сата алган, рентабельлеге 2,7 процент кына булган әл­киләр 10 миллиардтан ашкан процентлы әҗәтлә­рен кайчан һәм ничек түләп бетерерләр, монысы зур сорау астында. Кайбыч районы кредитларын киметеп, үткән ел­гының 54 процентына гына калдырган. Районда рентабельлек тә 16,8 процентка җиткән, үткән елгыдан 15,3 процентка югарырак. Тик районда уртача хезмәт хакы түбән, 14 мең 582 сум гына. Бу рес­публика күрсәткеченнән 5 мең 911 сумга түбәнрәк. Димәк, кай­быч­лар финанс кыенлыкларыннан билне кысып буып чыгарга ниятләгән.


Җыеп нәтиҗә ясасак, шуны әйтә алабыз: авыл үткән ел күбрәк җитештерде, азрак акчалы булды, югалтуларны әҗәткә алып капларга тырышты. Россиядә авыл хуҗа­лыгы сәясәте өметле түгел: пальма мае сатып алу беренче кварталда тагын рекордлы күләмгә җиткән. Димәк, төп продукциянең сатып алу бәяләре тиз генә күтәрелер дип көтәргә ярамый. Кредитларны исә кайчан булса да бер түләргә туры киләчәк.