Ватаным Татарстан   /№ 102, 15.07.2017/


Планнар корасызмы?

 

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге иртәгә ни була дип башын катырмый. Халыкның 60 проценты бүгенге белән яши. Респондентларның 29 проценты киләчәкне кайгырта, сораштыруда катнашкан 8 проценты үткән тормышын искә алып, сагынып яши. Киләчәккә планнар төземичә генә яшәүчеләр дә шактый – 30 процент. Якын киләчәккә максатлар куючылар саны – 45 процент. Ерак киләчәкне кайгыртучылар – 5 процент. Планлаштырып яшәргә күнеккәннәрнең гадәттә алдан билгеләнгән максатлары тормышка аша. Ә сез тормышыгызны алдан планлаштырасызмы?

2-3

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА, Камал театры артист:

 
– Мин кечкенәдән үк төгәллек яратам, үземне хәтерләгәннән бирле көн­дәлек алып барам. Планнарым чәлпәрәмә килсә, авыр кичерәм. Театрда, гадәттә, ярты елга спектакльләр, тамашалар графигы төзелә, аңа яраклашып, үземнең кая барачагы, ниләр эш­ләячәгемне бер айга язып куям. Кызымны да шуңа өйрәтәм. Аның белән бәйле графигым да бар, “Рубин” матчлары да язылып куелган. Бу – бик уңайлы. Син күп җиргә өлгерәсең, төрле эшләрне башкарырга вакыт табасың. Алдан белеп торсам, күңелемә тыныч. Әлбәттә, без планлаштырган белән Аллаһы Тәгалә билгеләгәне туры килмәскә дә мөмкин. Анысын кабул итәм. Әмма күп очракта алдан әзер план белән эш иткәндә яхшырак.

Турхан ДИЛМАЧ, Төркиянең Казандагы баш консулы:


– Дипломатларның гомере алдан планлаштырылган. Гомеребезнең билгеле бер өлеше билгеле илләрдә эшләп уза. Шуңа күрә ниндидер өстәмә планнар корып яшәргә теләмим. Планлаштыру урынына эшләгән һәм яшәгән илдә тормы­шым­ның тәмен тоеп яшәргә тырышам. Шәхси тормышта, гаиләдә шулай алдан планлаштырып булмый, бер-беребезнең кадерен белеп тыныч кына гомер кичерәбез.

Марсель ӘХМӘДУЛЛИН, хәләл мәҗлесләр алып баручы:


– Психологлар, менеджерлар тормышны алдан планлаштырырга кирәк дип өйрәтә. Матур сөйли­ләр, сүзләрендә хаклык та бар. Әмма тырышып карадым – булмый! Үткән белән яшәмим, киләчәктә яхшырак булыр әле дип тә тормышны иртәгәгә калдырмыйм. Бүгенге ха­ләтем белән ризамын, шө­кер итеп яшим. Аллаһы Тәгалә ризык биргән икән, шуңа рәхмәт­лемен. Мин фәлсәфи карыйм моңа. Ахирәт өчен бүген үләм, соңгы көнем дип, ә дөнья өчен мең ел гомерем бар дип яшәгез дип өйрәтәләр. Миңа бу шигарь якынрак. Элек бишьеллыклар булган. Кешеләр корбаннар аша, ни генә булмасын, максатка ирешкәннәр. Илнең икътисадына бу яхшы булгандыр, әмма шәхес өчен авыр. Татарстан да һәр елны аерым бер темага багышлый һәм зур эшләр башкарып куя. Парк һәм скверлар елы диде­ләр, авылларда да парклар тәртипкә килде!

Зөлфия МИФТАХОВА, фермер:


– Планлаштырмыйча яшәп кара! Без теплицаларда яшелчә үстерәбез. Эш гыйнварда ук башлана. Карлар ерып полиэтилен тарттырабыз, аннары үсенте­ләрне көне-төне карыйбыз, сулар сибеп, утап мәш киләбез. Алдан планлаштырмасак, мартта кыяр ашап булмый. Сатуга чыгарга соңга калабыз дигән сүз. Авылда тормыш көйләнгән, башта иртән торып мал карыйсың, сыерны сава­сың, аларны көтүгә озата­сың. Аннары йорт хуҗа­лыгында эшләрне башка­расың, көне буе тыз-быз йөрисең.