Ватаным Татарстан   /№ 102, 15.07.2017/


Төнлә йөрү хәерлегә түгел


Балаларның икенче сменадан кайтыр көннәре җиткәндә генә ялтырап кояш чыкты. Атналар буе яуган яңгыр җәйге ялның тәмен бозмадымы икән? Кайбер әти-әниләр арасында газизләрен өйлә­ренә алып китүче­ләр дә булган. Тик “Дзержинец” лагеренда ял итүче үс­мер­ләрнең күңелсез­ләнергә вакыты булмаган.

2-1
Бабайлар да ял иткән!

Казаннан ерак булмаган, Идел ярында урнашкан әле­ге лагерьда нигездә погонлы хезмәткәрләрнең балалары ял итә. Теләге булган башкаларга да ишекләр ачык. Оешма җитәкчесе Денис Палачев әйтүенчә, сугыш елларында да ял үзәге эш­чәнлеген туктатмаган. Республикада буыннарны тоташтырган, ягъни бабалары, әтиләре, уллары ял иткән бердәнбер лагерь бу. Үс­мер­­ләрдә ватан­пәр­вәр­лек хисе тәрбияләргә тырышалар. Омон, кинолог, кри­ми­на­листлар килеп, егет-кыз­лар­га лекцияләр сөйли. Ве­те­ран­нарны чакырып, “Ба­тырлык сәгате” үт­кәрә­ләр. Тиздән лагерьның 80 еллыгы уңаен­нан музей ачылачак.


Бер читтә юл йөрү ка­гый­дәләренә өйрәтү мәй­данчыгы эшли. Әнә светофор балаларга күзләрен кыса. Юлда сак йөрегез, ди. Янгын сүндерү машинасы тирәсендә ялкын телләрен сүндерергә өйрәтәләр. Мыл­тыктан ату өчен тир да бар. Велосипедта да йөрер­гә мөмкин. Гомумән, ла­герь­ның күңел ачу программасы балаларның куркынычсызлыгына багышланган. Дүртенче сменага юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгеләрдә катнашкан яшь инспекторларны чакырмакчылар.


Спорт яратучылар волейбол, баскетбол, футбол, теннис уйный.
Быел беренче тапкыр иҗади түгәрәкләр ачканнар. Һәр сменада 350шәр бала ял итә.


Монда ял итәргә күнек­кән балаларның яртысы җәй буе биредән кайтмый икән. “Әтием – ЮХИДИ хезмәткәре. Беренче тапкыр 6 яшьтә килгән идем. Башка лагерьларда да булганым бар. Әмма анда бер дә рәхәт булмады. Монда хәтта яңгыр яуганда да боегып утырмадык. Әйдаман­нар күңел ачтыра белә. Төрле белгечләр килеп, дәресләр оештыра, җи­ңү­че­ләргә бүләкләр бирә­ләр. Быел да өч сменада ял итәм. Киләчәктә йә кинолог, йә юлда тәртип саклаучы буласым килә”, – ди 11 яшьлек Рита Бихузина.
Саубуллашу көнендә учак ягарга рөхсәт ителми. Әйдаманнар концерт оештырачак. Кичке якта балалар 350 шарны күккә очырачак.


Җинаятьләр саны кимегән


Бу атнада Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре журналистларны әлеге лагерьда балалар ялының иминлеге, “Үсмер” опера­тив-профилактик чарасы­ның беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Быел республика лагерьларында иминлек мәсьәләсен кайгырту өчен республика казнасыннан 21 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүген сәламәтләндерү һәм ял үзәкләрендә 17 меңгә якын бала ялын файдалы итеп үткәрә. Лагерьларда бер генә җитди кагыйдә бозу очрагы да теркәлмәгән. Полициядә исәптә торган үсмерләрне беренче чиратта урнаштыралар. Июнь аенда шундый 3 мең 676 баланың 2043е ял итәргә өлгергән инде. “Социаль хәле авыр булган мең ярымнан артык гаиләдәге һәр­бер баланы күз уңында тотабыз. Аларның барысын да лагерьга урнаштырдык дип әйтә алмыйм. Гаризаны әти-әни яза бит. Кемнеңдер бергәләп ял итәсе килә. Йорт эшләрендә дә булышырга кирәк”, – ди балалар белән эшләү буенча республика комиссиясенең җа­ваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.


Җәйге ялларын никадәр генә мәшгуль итәргә тырышсалар да, 249 үсмер тәртип бозган. Шуның 201е штрафка тартылган. Июнь аенда әфьюн сату белән шөгыльләнгән Казан, Әлмәт укучылары тоткарланган. Башкаланың бер мәктәбен­дә белем алучы укучылар фатирдан 32 мең сумлык әйбер урлаган. Шулай да соңгы ун елда үсмерләр арасында кылынган җи­наять­ләрнең саны беренче тапкыр 35 процентка ки­мегән.


Республика күләмендә чара уздырылган вакытта 107 үсмер, 73 әти-әни исәпкә куелган. Үз вазыйфаларын үтәмәгән 700гә якын әти-әни штрафка тартылган. Икесенә карата җинаять эше ачылган. Яшел Үзән районында эчү белән мавыккан ана 12 яшьлек баласын гел җәберләгән. Тукай районында да шундый күңелсез хәл булган. Балигъ булмаган балаларга исерткеч эчемлекләр сатуның 17 очрагы фаш ителгән. 25 очрак үсмерләрне эчем­лекләр эчәргә ымсындыруга бәйле. Республикада җәен кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр балаларга үзләренә генә урамда йөрергә ярамый. 238 үс­мерне төнлә тоткарлаганнар.


– Җәй көне якты булгач, нигәдер төне буе йөрергә була дип саныйлар. Күптән түгел бер әби мөрәҗәгать итте. Оныгым бик әйбәт, аны нигә полициягә исәпкә куйдыгыз, ди. Тикшерә башлагач, аның дусты белән төнлә бер чит кешенең машинасын каерып ачуы, исерткеч эчемлекләр кулланганы билгеле булган. Төнлә йөрү хәерлегә түгел: йә үсмер кырын эшләргә тартыла, йә үзе үк корбан була, – ди Татарстан Эчке эш­ләр министрлыгының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова.