Ватаным Татарстан   /№ 103, 15.07.2017/


Хыяллар – ак җилкән

 

Күптән түгел мәктәпләр­дә чыгарылыш кичәләре булып узды. Шул исәптән Теләче районындагы Олы Ныр­сы урта мәктәбенең ун укучысы өчен дә. Бу ун бөр­текне уникаль сыйныф дияр­гә мөмкин. Мәк­тәпкә, районга гына түгел, республика “ко­пил­ка”сына да иң күп очколар китергән сыйныф ул.

5-2
Унау гына булсалар да, алар берсеннән-берсе сә­ләт­ле, белемле һәм кабатланмас, спортны да яраталар. 2014 елда аларның сигезе район һәм республика турларында уңышлы чыгыш ясап, Анапада узган Бөтенроссия Президент ярышларында кат­нашу хокукын яулады. Сентябрьдә узган ярышларда 53 төбәктән килгән яшь спортчылар көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча без­нең егетләр, кызлар – уналтынчы, теория өлешен­дә – өченче, иҗади бәйгедә унберенче урынга лаек булдылар. Бү­ген имтиханнарын уңышлы тәмамлап, Казан медицина көллиятенә, спорт һәм туризм акаде­миясенә, сәүдә техникумына, энергетика көл­лиятенә һәм универ­си­теты­на, юридик институтка, аграр университетка һәм авиация институтына укырга керергә ниятлиләр.

 
“Соңгы кыңгырау” бәй­рәмен­дә аларның һәркай­сы­на мәк­тәп җитәкчеле­ге­нең, район­ның өстәмә белем һәм тәр­бия бирү үзә­генең Мактау кәгазь­ләре, Рәхмәт хатлары тапшырылган. Ә ике ел рәт­тән физкультура буенча республика олимпиадасында призер булган һәм Бөтен­рос­сия олимпиадаларында уңыш­лы чыгыш ясаган, физика буенча республика призеры Рәдиф Галәветдинов Те­ләче районы башлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Май азагында исә Рәдифне һәм физкультура укытучысы Марат Гаязовны Казанда ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәт­тахов котлады. Алар Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләк­ләнде. Рәдиф Г­аләвет­динов, Динар Шәйхет­динов һәм Гөлдания Закировалар – уку алдынгылары.

 

Динар быел район күләмендә Россия тарихы, рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда, татар те­лен­нән Халыкара олимпиадада призлы урынга лаек булган. Ә Айсылу Касыймова – физкультура буенча республика призеры. 7 нче сыйныфта укыган чакта кул көрәше буенча республика чемпионы булып танылган иде. Узган ел Олы Нырсы урта мәктәбе ГТО нормативларын тапшыру буенча югары нә­тиҗәләргә иреш­кәне өчен Кубокка лаек булган иде. Бу уңышка ирешүдә әлеге сыйныф укучылары­ның да өлеше аз кермәгән. Моннан тыш, әлеге сыйныф егет-кызлары волейбол буенча район җыел­ма командасын тәшкил итте. Анастасия Меньшованы исә без Субаш авылы мә­дә­ният йорты каршында эш­ләп килүче “Сү­рәкә” фольклор ансамб­ле­нең актив әгъзасы буларак беләбез. Яшьләре­без­нең спортта, гомумән, мәк­тәпнең иҗтимагый тормышында ирешкән уңыш­лары турында кечкенә генә язмада бәян итеп бетерү мөмкин түгел. Бу хакта рә­сем­дә укучылар тотып төшкән Кубоклар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да сөйли. Әлегедәй нәтиҗәләргә алар физкультура укытучылары Марат Гаязов, сыйныф җитәк­челәре Рим Фадеев һәм мәктәп директоры Петр Чернов җи­тәкләгән укытучылар коллективы җитәк­челе­гендә иреш­теләр.

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

Коры кашык авыз ерта

 

Җырчы, композитор һәм педагог Мәсгут Има­шевның тормышы һәм иҗа­ты турында ишетмәгән-бел­мәгән та­тар-башкорт кешесе юк. Г.Камал исемендәге академия театрында әлеге олуг затның тууына 85 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе булып узган иде. Мин дә улым белән әлеге юбилейны тамаша кылу бәхетенә иреш­тем. Мәсгут ага белән берничә тапкыр якыннан аралашырга, сөй­ләшеп утырырга туры килү дә онытылмый, күңе­лемне һаман җы­лытып тора.

 
Юбилярны котларга Казанда яшәүче бардалылар, Мәсгут абыйны һәм аның иҗатын хөрмәт итүче күп­ләр килгән иде. Юбилей көннә­рендә Мәсгут Имашев турында бик күп җылы сүзләр ишетергә-укырга туры килде. Менә интернет сәхифә­ләрнең берсендә Ди­нара язган: “Мин – Мәс­гут абыйның якташы. Аның белән бик горурланабыз. Без аңа сокланабыз, яратабыз үзен, хөрмәт итәбез. Шундый зур дәрә­җәләргә ирешеп тә, гади, кешелекле булып кала белгән бөек кеше ул. Танылган композитор, җырчы гына түгел, чын Кеше“.

 
Мәсгут Имашевның үз хатирәләреннән өзек:

 
– Мин ятимгә үләргә ирек бирмәделәр. Аллага шөкер, йөри торгач, 85 яшемне дә тутырганмын икән. Кайчандыр үзем директор булып эшләгән Казан театр училищесында вокал дәресләре дә укытам әле. Бу дөньяда яшисем килеп яшим. Бөтен хикмәт шунда! Яшәүдән, тормыштан туйган булсам, әллә кайчан бөкрәеп беткән булыр идем. Яшьләр арасында булгач, үземне гел аларча тотарга тырышам. Ыңгыра­шып йөрсәм, аларга да тиешле белем биреп булмый ич. Гел үзем булып каласым килә.

 
Юбиляр тарафыннан татар театрларында барган 50дән артык спектакльгә көй язылган. Аерым җыр­лары йөзгә якын. Әле дә яза. Оныгы Айрат Имашевта үзенең яшь чагын күрә...

 
Янәшәбездә гаҗәеп ке­­ше­ләр яши. Кем әйт­меш­ли, үзләренең тормышка карата чиксез мәхәббәт­ләре белән алар башкаларга да үрнәк булып тора. Минем юбилей кичәсеннән алган тәэсирлә­рем һич кенә дә сүрелми. Соклануым белән әрнүем дә бер дәрәҗәдә.

 
Юбилейда яңгыраган мак­тау сүзләре иксез-чик­сез булды. Коры кашык авыз ерта, дигәндәй, мак­тау­ларга өстәп бер машина ачкычы тоттырырдай кеше генә табылмады. Чөнки мон­дый рухи байлыкның бәясен халык аңласа да, түрәләр аңламый, ахры. Камал театрындагы тәмамлан­маган кичәнең икенче бү­легенә дәшкәндәй, ахырда юбиляр үзе дә, сезне яңадан биш елдан шушы залда көтеп калам, диде. Тиешле бәясен алганчы яшәсен иде әле Мәсгут агабыз! Аны алгач та яшәсен...

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ

 

Үзенчәлекле язмалары сирәк-мирәк кенә газетабызда да күренгән язучы Локман Закировның “Гиперболоид капитана Саблина” дигән яңа китабы дөнья күрде. Китапта, утопик коммунизм төзүнең мәгънәсезлеген  аңлап,  ик­сез-чиксез табигый байлык­ларга ия булуына карамас­тан, гаять зур илнең хәер­челегенә һәм дөнья цивили­зациясеннән ярты гасырга артта калуына гарьләнеп, 1975 елның октябрендә Балтыйк диңгезе флотының “Сторожевой” хәрби корабында совет режимына каршы фетнә оештырган өчен атып үтерелгән кораб замполиты, өченче  ранг капитаны Валерий Саблин турында документаль повесть, шулай ук авторның балачагы, Сталин заманында колхозчыларның коточкыч авыр тормышы, бөек шәхесләр – Сталин, Хрущев, Горбачев турында  уйланулары урын алган. Газета укучыларыбызга китапка кергән повестьтан өзек тәкъдим итәбез.

Бөек Октябрь бәйрәме

“Алдагы тормышка барлык өметләр өзелеп, үткән­дәге хатирәләр күңелне генә болгата башласа, яшәү белән үлем арасында аерма калмый”. Соңыннан хикмәтле сүзләр китабыма кертелгән бу фикерем бервакыт төнлә Совет кешеләре өчен тыелган “Би-Би-Си” дошман радиосыннан Балтыйк флоты корабларының берсендә моңарчы күрелмәгән фетнә кубу турында ишеткәч башыма килде.

 

Чөнки ул елларда, бездә фетнә турында уйларга да куркыныч булган бер мәлдә, фәкать яшәеш белән үлем чигендә торган кеше генә әнә шундый адымга бара ала иде. Ул чагында безнең коммунистлар серләрен ачкан дошманнарыбыз радиосы аша сөйләгәннәрне 11 метрлы радио ешлыгында, барлык кеше йоклап беткәч, бик төнлә генә, КГБның радио ешлыгын “томалаучылары”, уяулыкларын киметеп, йокымсырап киткәндә генә тыңлап булды. Дошманнар “тавышын” тыңлаган өчен партиядән чыгардылар, эш­тән кудылар.

 
1975 ел. Галәмгә юл ачкан, атом-төш коралына ия булган хәерче ил халкы, талонга алынган очсызлы “Доктор” колбасасын рәхәтләнеп кабымлык итеп кулланып, Бөек Октябрь революция­сенең  58 нче еллыгын  шау­лап-гөрләп бәйрәм иткән көннәр. Предприятиеләр һәм оешмалар рестораннарда иртәнге 3кә кадәр социалистик ярышта җиңүчеләр­нең уңышларын “юып” кәеф-сафа корды, Бөтенсоюз телевидениесе һәм радиосының барлык каналлары дөнья йөзендәге тәүге социалистик дәүләтнең кеше ышанмаслык галәмәт зур уңышлары турында бертуктаусыз сөй­ләп-күрсәтеп торды, ә инде генсек Л.И. Брежнев сүзләр белән генә түгел, куллары белән дә ишарәләп, совет халкын коммунизмның җи­ңүе хакына алга барырга өндәде.  Тик менә хәрби корабтагы фетнә турында гына хәтта безнең коммуналь фатирның көнозын кешедән өзелеп тормаган зур гына кухнясында да ләм-мим бер сүз катучы булмады.

 

Шуңа күрә төнлә ишетелгән тавыш­ларның, әйбәт кенә кәеф­ләнеп алуымның нәтиҗәсе генә түгелме икән, дип тә шикләнеп куярга туры килде. Баш миемнең “тиешенчә” эшләвен тикшереп карау өчен көндез радио кабызып карыйсы иттем: “Би-Би-Си”, “Свобода”, “Немецкая волна”, “Голос Америки” ешлык­ларында  – тоташ гөрелте. Башыма зыян килмәүне шул төндә янә дошманнар радиосын кабызып, генсек Брежнев, СССР оборона министры маршал Гречко һәм Хәрби-диңгез флоты башкомандующие адмирал Горшковны кертеп, ил башында торучылар арасында бик зур ыгы-зыгы купканлыгын ишеткәч кенә аңладым. Чит ил радиолары зур генераллар һәм адмиралларның фетнәче капитан Саблин белән  кайбер сөйләшүләрен “тотып” алган.  Баксаң, Совет командованиесе, Швеция суларына чыгып китмәсен өчен, фетнәчеләр корабын юкка чыгару турында карар кабул иткән.

 

Шушы максаттан, пиратлар турындагы фильмнарда кебек, корабны диңгез буйлап куа башлаганнар, һавага, башка ыбыр-чыбырдан тыш, стратегик ракетоносецларга ка­дәр күтәргәннәр. Шулай итеп, Советлар Союзында тиздән коммунизм җитәсенә чын күңелдән ышанып яшәгән 380 миллион совет халкы берни аңламый-белмичә рә­хәтләнеп күңел ачкан бер мәлдә, илнең партия башында торучылар, бөтен дөнья алдында адәм рисваена әй­ләнмәс өчен,  һәр бина тү­бә­сендә кеше буе хәтле хә­рефләр белән язылган “Партия и народ едины” дигән коммунистик лозунг­ның чеп-чи ялган булуын гүя ирек­сездән раслап, инде менә ничәмә-ничә сәгатьләр буе фетнәчене тота алмый азап­ланган булып чыккан.

 
Локман Закиров

 

Әкиятче Минһаҗ

 

Гасырлар буе наданлыкта, караңгылыкта яшәгән гади бер татар авылында ир бала дөньяга килә. Әтисе ярлы булса да, олы фикерле кеше улын Минһаҗ дип, бәхетнең олы юлы мәгънә­сендә атый. 1879 елда Максабаш авылы элекке Казан губернасы, Лаеш өязе Те­ләче волостена кергән. Нә­ни Минһаҗның туган йорты – өч тәрәзәле салам түбәле кечкенә өй Макса яры кырыенда ук була. Өй түрен­нән үк бормаланып агып ятучы мул сулы елгага малай көннәр буе диярлек тәрәзәдән карап утыра.

 
 Һәрвакыт табигать кочагында булгангамы, әллә сәләтле булып тугангамы, Минһаҗ кечке­нә­дән үк үзенең уен, әйтәсе килгән фикерләрен такмак-ши­гырь белән әйтеп бирә торган була. Ул бик иртә укыр­га-язарга өйрәнә. Алар­ның өйләрендә һәрва­кыт китап була. Казандагы таныш-бе­лешләреннән дә китаплар алып кайтып укыйлар. Ул Кол Галинең “Йосыф илә Зөләйха” кыйссасын аеруча ярата, соңрак татар халкы­ның сөекле шагыйре Габдулла Тукай иҗа­ты белән дуслаша, аны яттан белә. Борынгы әкият­ләрне, бәет­ләр­не йотлыгып укый, халык иҗатының эчендә кайный башлый. Кыс­касы, Минһаҗ үскән өйдә китап иң кадерле әйбер саналган, аңа игътибар бик зур булган. Алар тузган китапларны ямыйлар, тегеп, укырлык хәлгә ките­рәләр. Алгарак китеп шуны әйтәм, Минһаҗ үзендә беренче тапкыр иҗат дәрте уянуны халык әкиятләре тәэсирен­дә икәнлеге турында сөйли торган була.

 

Минһаҗ бик иртә үзен­нән олырак малайлар белән сабакка йөри башлый. Сабагын яхшы белгән кечкенә Минһаҗ, ялкаурак, дәрес өйрәнми торган малайларга төбәп такмак чыгара. Моның өчен аның үзенә малайлардан да, хәлфәдән дә шактый эләгә.

 
Минһаҗның шулай шигырь чыгара белүе турындагы даны авылга тарала. Гыйшык утында янучы егет­ләр, кызлар яшертен генә аннан сөйгәннәренә шигъри юллар белән хат яздырып алалар. Сер тота белгән ул, бу вазыйфаларын аеруча төгәллек белән, җиренә җиткереп башкарган.

 
Түгәрәк йөзле, саргылт чәчле, сөйкемле, таза гәү­дәле Минһаҗ башыннан төр­ле фаҗигаләр кичергән. Ул Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында башыннан алып ахырынача катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы вакытында ул инде җи­денче дистәне куа. Го­мер-гомергә иген игеп көн күрә, үз заманы өчен шактый укымышлы кеше була.

 
Тора-бара ул әкиятләр дә иҗат итә башлый. Советлар иленең башка халыклары кебек, безнең татар халкы да әкиятләр ярата, аларны сөйләргә һәвәс була.

 
Минһаҗ язган әкиятлә­рен каравыл өендә, җыен­нарда укып, халыкның кү­ңелен ача торган була. Михаил Шолоховның “Күтә­рел­гән чирәм” романындагы Щукарь бабайны тыңла­ган кебек, кешеләр аның чыгышларын бик яратканнар. Тик әкиятләрен китап итеп бастыру турында ул уйламаган да.

 
Безнең авыл кешеләре гомер гомергә Яңа Сала (Арча районына керә) авылы халкы белән йөрешә, аларны бары тик урман гына аерып тора. Бу авыл­ларның кеше­лә­ре бер-бе­р­сенә кыз бир­гәннәр, ашка-суга чакырышып, туганлашып яшәгән­нәр. Бәхеткә, туган авылы Яңа Салага кайткан язучы Гомәр ага Бәширов, Минһаҗ турында ишетеп, Максабашка килеп чыга һәм аның үз авызыннан әкиятләрен язып ала. Ул аны СССР Фәннәр ака­демия­сенең Казан филиалы Галим­җан Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып кайтып тапшыра. Моннан соң да ул Минһаҗ янына берничә тапкыр кайтып, аның әкиятлә­рен язып кит­кән. “Татар халык иҗаты” дигән өч китаптан торган җыентыкта аның 11 әкияте дөнья күрә. Беренче китапта “Дутан батыр”, “Яхшылыкка явызлык”, “Балыкчы карт”, “Батыр егет”, икенче­сендә “Сыер булган”, “Батыр солдат”, “Тире Такыя”, өченче китапта “Борча”, “Хәйләкәр мылтыкчы”, “Тап­кыр кыз”, “Зирәк ма­лай” дигән әкиятләре басыла.


Минһаҗ революциягә кадәр үк илдә чуалышлар белән яңалыкны мактап, бәетләр, такмаклар чыгара башлый. Тора-бара аның тагын бер сәләте ачыла – ул гипнозчы да икән әле, шу­ның өстенә бик оста тегүче дә була.


Сүземнән бераз читкә тайпылып, шуны әйтү кирәк булыр. Максабаш авылы хал­кы элек-электән күп төр­ле һөнәрләр белгән, бигрәк тә тегүчелек һөнәрен үз иткән. Көзге эшләр тәмам­лануга, якташыбыз Фатих Хөснинең “Җәяүле кеше сукмагы”ндагыча, кечкенә чана тартып һәр йорттан диярлек ирләр тегү эшенә чыгып киткәннәр. Яшүсмер малайларны да иярткәннәр, аларның шунда тамагы үткән, һө­нәргә дә өйрәнгән­нәр. Мин­һаҗ Оренбург далаларын үз иткән. Тегүчелек өстенә аның биредә башка сәләте дә ярап куя. Байлар күңел ачу өчен бик еш кына җыр әйтешү ярышлары оештыра торган булалар.

 

Уртага, ярышта җиңүче кешегә бүләк тә куела. Монда инде, билгеле, иң зи­рәкләр, тапкырлар көч сынаша. Табигый сәләте Мин­һаҗны бу ярышларда һәр­чак җиңүче итә, бүләк тә аңа бирелә. Ул эшләгән акчасына сбруйлары белән ике-өч ат сатып алып кайта. Аларны очсыз гына бәягә авылның ярлы кешеләренә сата торган була. (Оренбург якларында атлар болай да арзанрак булган.) Аның искиткеч кешелеклелеге, киң күңел­лелеге турында авылда әле дә сөйлиләр. Бер ятим малайны үзенә уллыкка алып, кечкенәдән тәр­бияләп үс­терә. Ул егетнең Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булуын Минһаҗ бик авыр кичерә, шул уңайдан улы Гыйлемханга багышлап бәет чыгара (ул бәет әле дә аның кызында саклана).


Минһаҗ хөр күңелле, тапкыр кеше була. Сабантуйлар аның такмазаларыннан башка үтми. Авыл хуҗалыгы эшләрендә алдынгыларны мактап, ялкауларны көйде­реп ала торган җырлар, такмаклар иҗат итә. Минһаҗ­ның кырдан иртә кайтучыларны гаепләп әйткән: “Алты бөртек яңгыр төшкән, алтмыш хатын кырдан кайткан” дигән шигъри юллары әле дә халык телендә йөри. Әкиятләре басылып чыга башлагач, Казаннан бер кеше килеп, Минһаҗны ниндидер бер халык иҗатчылары җыелы­шында катнашу өчен Мәс­кәүгә алып китә.

 

Рухланып, күтәренке күңел белән кайта ул башкаладан. Сүзгә оста, юморга бай кеше булуы Минһаҗның һәр әкия­тендә сизелеп тора. Мәсә­лән, “Борча” әкиятен ул түбәндәге юллар белән тәмамлый: “Әүвәле без тугыз идек, үлә-үлә ун булдык. Бер бәхетең артса, кызык була икән, тотып тоярга да түгел: тамак тук – карын ач, өс бөтен – шыр ялангач, килеп тора, китеп тора, урынына тагы чыгып тора. Көн­нән-көн бәхет алга бара, әтәч­ләр шаулатып кычкырып тора, тавыклар кү­кәй сала”.


Гомеренең соңгы елларында аның колагы бөтен­ләй чукраклана, сугышларда алган яралары торган саен ныграк сызлый. 1946 елның апрелендә 67 яшен­дә Минһаҗ Хәмидул­лин каты авырудан соң вафат була.


Ул еллардан соң күпме гомер узган, күп сулар аккан. Авыл кешеләре, Мин­һаҗны якыннан белүчеләр халык арасыннан чыккан бу талантны әле дә хөрмәтләп искә алалар, әкиятләрен кабат-кабат яратып укыйлар, такмазалары да телдән төшми.

Тәнзилә Шәрәфиева.
Теләче районы, Максабаш авылы

 

Рәхмәт ишетү рәхәт

 

Еш кына каршылыклы хәлләр, сыйфатсыз көнкүреш хезмәтләре турында ишетергә туры килә. Әмма барысын да бер калыпка гына салып булмый. Миңа Яр Чаллы шәһәренең яшеллеккә кү­мелгән “Жемчужина” (“Энҗе бөр­теге”) санаториенда ял итәргә, сәламәт­лекне ныгытырга туры килде. Һәм беренче тапкыр гына түгел. Тагын бер тапкыр шаккатып, оҗмахта булгандай хис иттем үземне.


Биредә эшләүче коллектив бер­дәм, тырыш, актив. “Кайда тәртип, төгәллек – шунда уңышлы нәтиҗә” ди­гән девиз астында эшлиләр, кү­рәсең. Тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташлары үз эшләренең нечкәлек­ләрен белеп, чын күңелдән, ачык йөз белән эшли. Һәрбер дәваланучыга игътибар бик көчле.
Үз скважинасыннан чыккан шифалы суны эчеп хозурланасың, дәва аласың. Сәламәтлекне ныгыту өчен бик күп чаралар оештырылган: минераль ванналар, душ, ләм, массаж, төрле аппаратлар, лазеротерапия, парафин, аромотерапия, фито-чәй, сауна, тренажер һәм башкалар. Шулай ук күп төрле түләүле хезмәтләр каралган. Тәмле, төрледән-төрле ризык белән сыйлыйлар.

 

Күңел ачуга килгәндә, концертлар, түгәрәкләр, уеннар, танцы, шахмат ярышлары, экскурсияләр оештырылган, китап­ханә эшләп тора. Рәхмәт.
Аеруча зур рәхмәтемне безне дәвалаучы Фәһимә Хәкимулла кызы Дәүләтшинага белдерәсем килә. Ул югары категорияле табибә, игътибарлы, авыруларны җентекләп тик­шерә, үзе сабыр.


Шәфкать туташлары, башка хез­мәткәрләр – барысы да елмаеп, тырышып, чын күңел белән эшлиләр. Зур рәхмәт аларга! Барысына да иминлек, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, эшләрендә уңыш­лар теләп калам.


Сүз азагында “бер кашык дегет” өстәп куям әле. Санаторийга беренче тапкыр машина белән киләсе булсаң, бераз аптырашта каласың. Зур юлдан килгәндә кайда борылыш икәнен белеп булмый. Ук белән күрсәтеп элмә такта куйсалар, бик яхшы булыр иде. Анысы да эшләнер, шәт.

Фәния Гыйльфанова.
Азнакай

Әлфия апаны юксынабыз


Буа драма театрында эшләүче, Та­тарстанның атказанган артисты Фә­ниябезнең җыр­ла­вын Әлфия апа Авзаловага охшаталар. Ул үзе дә мәш­һүр җырчыбыз репертуарындагы җырлар­ны сайлый һәм бик яратып башкара. Заманында Фәниягә Әлфия апа үзе дә: “Син – минем дәвамчым”, – дип әйтә тор­ган булган. Әлфия апабызны сагынабыз, юксынабыз. Шул хисләрне Фәния Исхакова шигъри юлларга да салды.


Раил Садриев
***
Сандугачсыз калган кебек булды
Урман, күлләр, куе тирәкләр.
Кошлар төрле була, бар да сайрый,
Синең моңың үтә үзәккә.

Бала чактан авырлыкка түзгән,
Син күрмәгән берни калмаган.
Ялгызлыктан, тормыш ачысыннан,
Моң чишмәләреңдер саклаган.

Зур шәхес дип бер дә масаймадың,
Чын күңелдән сөйдең тормышны.
Миңа авыр диеп зарланмадың,
Дөрес кабул иттең язмышны.

Язмышыбыз охшаш синең белән,
Тавышлар да охшаш бик,  диләр.
Дәвамчым дип юкка атамадың –
Минем йөрәктә дә моң-көйләр.

Мин дә озак дәвам итә алмам, –
Сандугачлар озак сайрамый.
Сәхнәләрне маймыл, карга басты,
Алар телен халык аңламый.
 
Дуслык күпере

 
ТР Халыклар дуслыгы йортында “Татарстан – Төркия” дуслык җәмгыя­тенең 25 еллыгына багышлап тантаналы чара узды.


Тантанада “Татарстан – Төркия”  дуслыгы җәмгыятенең идарә рәисе урынбасары Эрхан бей Озйилдырым, Татарстан халыклары ассамблея­сының башкарма комитет советы җитәкчесе Николай Владимиров чыгыш ясады.
Бахадыр Зурнажы җи­тәкчелеген­дәге “ТуркуАз” төрек инструменталь ансамбле концерт программасы әзер­ләгән иде.


Яшь җырчылар – Екатеринбург егете Рамис Идрисов, Фәйрүзә Сәфәрга­лиева, Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар, “Риваять” фольклор ансамбле (җитәк­чесе – Руслан Габитов), “Сәйдәш” бию театры (җитәкчесе – Таһир Лотфуллин), ТР Халыклар дуслыгының “Алтын” балалар бию студиясе (җитәкчесе – Гөлнара Гыймаева) чыгышлары якты хатирә калдырды.
 
Равилә Мөбарәкшина