Ватаным Татарстан   /№ 119, 09.08.2017/


Базар белән базар арасы

 

Газета укучылар хәтерли торгандыр: июль аенда “Ватаным“да “Икмәгең кыйммәтме, авыл?“ дигән язма чыкты. Язма халыкта да, җитәкчеләрдә дә кызыксыну уятты, автор белән элемтәгә чыгучы җитәкчеләр дә булды. Без менә шундый реак­циягә өметләнгән идек тә инде. Язманың газета төпләмәсе эчендә онытылып калуы бу очракта бик үк яхшы фал булмас иде. Икмәк бәяләренә газета күзәтүе чыгып озак та үтмәде, бер позитив үзгәреш булды: “Дарницкий“ сортлы икмәккә рекордлы бәя куйган Арча һәм Тукай районнарында август аенда бәяләр берникадәр төште.

 

1

 

Без күзә­тергә мөмкин булган офык эчендә моңарчы бәя­ләрнең гел күтәрелеп кенә торуын һәм бу районнарда бәя тө­шүнең республикадагы уртача бәяләр үсеше фонында булуын без сөенечле һәм уңай күренеш буларак бәя­ләп үтә­без. Газета хәбәрчесе ки­бет-­кә барып ипиләр үлчәтеп, бәяләрен исәпләтеп карап та ышанды: икмәк бәясе тормозга басып, аз гына артка чик­кән. Автор белән сөй­ләшүчеләрне бер нәрсә кызыксындыра: бәя­ләр каян алынып, газета битләренә сикереп менәләр?

 

Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясе дигән оешма бар, социаль әһә­мияткә ия булган то­вар­лар­ның бәясенә мониторингны шул үткәрә, без исә шуның рәсми мәгълү­мат­ларыннан гына файдаланабыз. Дәүләт алкоголь инспекциясе атна саен базарлардагы бәяне дә тикшереп, мәгъ­лүмат игълан итеп тора. Бу өл­кәдә хә­бәр­дарлык булуы бик яхшы, билгеле, ләкин урын­дагы хаки­миятләр дә базар хәле белән кызыксынып, кирәк булганда аңа йогынты да ясасыннар иде, чөнки район белән район арасында бәя­ләрнең бер­мә-бер аермасы бик үк нормаль күренеш түгел. Кыйм­мәт­че­лектән интегүче районнар хал­кы кемнәр тарафыннан булса да якланырга тиештер бит инде. Базар ирек­ле булса да, алыпсатарлар бәй­сез­леген башбаштаклык дә­рә­җәсенә кадәр үк үсте­рергә ярамый.

 

Искә төшерик әле: 2013 елда йомырка “сикереше“ һәм карабодай “биюе“ башлангач, илдә нинди хә­вефләнү пәйда булды? Бәя­ләрне йөгәнләү өчен хәтта прокуратураны  дә җәлеп иттеләр. Карабодай бәясенең 45-70 сумга кадәр үсеше җәм­гыятьтә шок китереп чыгарган ул чакта, без моны илдә бөек кризис өлгереп килүенең билгесе дип фаразладык. Аннан соңгы еллар тезмәсе безнең ул фаразның хак булуын исбатлады. Базар ул – кри­зисның төп көзгесе, шуңа күрә базар хәленә игътибарлы булу киләчәктә икътисад тәнендә сызлавыклар килеп чыкмавы һәм социаль тет­рәнүләрдән имин булу өчен мөһим.  Алкоголь инс­пекци­ясе­нең 2 августта базарларны тикшереп игълан иткән саннары исә базар белән базар арасының шактый ерак булуын, кайбер районнарда ха­лыкның югары бәяләрдән аеруча нык интегүен су­рәтли. Әйтик, туңдырылган балык­ның бер килосы Әлки районы базарларында уртача 87 сумга тиң. Әгерҗе хакы исә 110 сумга җитә. Азнакай сатучылары аны 140 сумга си­керт­кәннәр. Апас һәм Сарман базарлары 160 сумда тоталар. Әлкилеләр көнбагыш маен да пүчтәк бәядән сату әмәлен тапканнар, бәясе литр­га 52 сум 20 тиен. Кайбыч базарында бер шешә майны (аермасын сизә­сез­ме?) уртача 99 сумнан бие­тә­ләр.

 

Тавык йомыркасы белән дә хәл шундыйрак. Әлки иң түбән бәяне үзенеке дип игълан итә: йомырканың анда дис­тәсе 35 сум гына бәяләнә. Әлмәттә бу диетик азыкны ике тапкыр югары сикер­тү­дән бер дә курыкмыйлар: 70 сумнан җибә­рәләр. Аның каравы Югары Ослан базарлары шикәр комын килосын 39 сумнан гына да сатып табыш ала беләләр. Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарында да шикәр комы шул ук бәядән рәхәтләнеп табыш бирә. Ә менә Кукмара алыпсатарлары республиканың бөтен тәм­ле тамагы үзләрендә җы­елган дип исәпли һәм ши­кәр комын килосын 65 сумнан сатып кинәнә. Бодай оны бәя­ләренең диапазоны да таң калырлык. Әлки районы базарында аның килосы 19 сум 30 тиеннән дә табышлы. Автор белеште: Ташкичү кибе­тендә бодай онының килосы 24 сум тора. Азнакай һәм Бөгелмә районы базарлары сатучы­ларының аппетиты исә онны 36 сумнан сатып та басылмый. Дүрт ел элек җәм­гыятьне социаль тет­рәнү чи­ге­нә китереп тери язган карабодай ярмасы бәясе исә Әлки районында 36 сум 80 тиен тора. Бу товар буенча Биектау базары беренчелекне тота: бер кило карабодай ярма­сының бәя­сен 75 сумга кадәр күтә­реп тәм таба. 2013 елда сату нокталарына рейдка чыккан про­куратура хез­мәт­кәр­лә­ренә, йокыдан уянып, тагын бер тапкыр Биектау базарын йөреп чыгу ки­рәк­тер, кү­рәсең.

 

Ул чакта алыпсатарларга басым ясап булган икән, хәзер ник булмасын? Законнар шул уктыр бит? Ташкичү кибетләрендә карабодай бәясе исә болайрак: 750 граммы бер кибеттә – 49 сум, икенчесендә – 46 сум. Ки­лога күчергәч, минем каль­­­­кулятор беренчесендә – 65 сум 30 тиенне, икенче­сен­дә 61 сум 33 тиенне күрсәтә. Дөге, вермишель, кара чәй һәм хәтта тоз бәяләренең диапазоннары да гаҗәп­ләнер­лек. Бөтендөнья базарла­ры­ның үзара нык якынайган чорында яшибез, бер ил бәясе белән икенче ил бәясе арасында аерма күп түгел хәзер. Пыяла муенса биреп кораб төяп товар алып китү заманнары ерак тарихта калды. Шул ук вакытта ызандаш районнарда базар белән базар арасының барып җитә алмаслык ерак булуы шаккаттыра.

 

Минем үземә, мәсәлән, Әтнә базары Арчаныкына караганда якынрак, әмма без инер­ция буенча Арчага йө­рибез. Шул ук вакытта кайбер товарларны Әтнә сатучылары арзангарак озата. Дө­рес, Арча базары отышлырак булган позицияләр дә байтак. Без тагын бер тапкыр җирле хакимиятләрне базар бәяләренә йогынты ясарга чакырыр идек. Эшмә­кәр­ләр­гә йогынты ясауның законлы ысуллары бардыр дип уйлыйк. Мөмкин булганда үгет­ләп, үгет үтмәсә, көн­дәшләр тудырып яисә прокуратура ба­сымын  кулланып бәя­ләр­не уртача бер яссылыкка кү­че­рәсе иде, чөнки товарны бер­­мә-бер арзан бәядән саткан базарларда да җи­тәрлек табыш алалар бит. Шә­һәр хал­кын ярмин­кә­ләрдә ар­зан­лы азык-төлек белән тәэ­мин итүгә зур игътибар бир­гән Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы да үзе­нең төп субъекты булган авыл халкын социаль яклауга әһә­мият бирә башласын иде, дигән теләк тә бел­де­рә­без. Итен-сөтен, ашлыгын арзанга озаткан авыл “алтын чыккан җирдә кыйммәт“ дип кыйбатка алып ашаудан туктасын иде. Казан базарында 45 сум торган карабодайның Биектауда – 75, Арчада 72 сумнан сатылуы белән күңелнең бер дә килешәсе килми бит.