Ватаным Татарстан   /№ 117, 11.08.2017/


Балсыз җәй балландымы?

 

Быелгы яңгырлы җәй авыл кешесен генә түгел, кайбер җан ияләрен дә шактый борчуга салган икән. Төгәлрәге, аларның хуҗаларын. Әйтик, умартачылар июль азагына кадәр нишләргә дә белмәде. Инде бал алудан өметләре өзелеп, кортлар үзләренә җитәрлек бал җыя алсалар ярар иде, дип теләде.

 

1

 

Балтач районының Түбән Ке­нә авылында яшәүче Айдар Сә­мигуллин турында без инде бер­ничә тапкыр яздык. Үз хуҗалы­гында күпләп терлек асрап, ул бер елны “Россиянең иң яхшы 100 хуҗалыгы” дипломына лаек булды. Ул чакта дуң­гызчылык белән шөгыльләнде. Бераздан мөгезле эре терлеккә күчте, сыерлар алып җибәрде. Бу юнәлештә дә шактый танылды. Аннан инде әтисеннән мирас булып калган берничә баш умартаны берничә дистәгә җит­кер­де. Терлекләр үрчетү белән параллель алып барса да, анысын да аксатмады, умартачылыкта да Балтач брендына әйләнгән балы белән республикада, аннан читтә дә танылу алды. Булганнан бар да була, дисәң дә, Айдар үзе, әле дә умартачылыкта барысын да белеп бетермим, дип саный. Юкса бу юнәлеш белән һөнәри шө­гыль­ләнә башлавына да – җи­денче ел. Айдар белән бал корт­ла­рының хәле турында быел җәй буе берничә тапкыр сөй­лә­шергә туры килде. Һава торышы белән бергә аның да кәефе үзгәрә иде.– Менә бүген иртәнге өчтән бирле урамда инде, көн саен шулай, быелгы һава торышы белән йокылар качты, – дигән иде ул берсендә. Кортлар балсыз, маллар печәнсез калырмы инде дип куркыта... Икесен дә бетерәсе булмагае дигән шикле уйлар тынгы бирми...


Ярдәм кирәк булгач

 
“Уңайсызрак вакытта шалтыраттыгыз әле, – диде ул тагын берсендә. – Балтач белән Арча арасында умарта оялары төягән фура ауган дип ишеттем, ярдәм кирәк булса, дип шунда барышым иде”. Тиз генә трубканы куйдым. Үз проблемалары баштан ашкан булса да, башкалар мәшәкатенә битараф калмаган Айдарга чын-чынлап сокланып, “безнекеләр шундый инде!” дип горурланып куйган идем. Икенче көнне очрашкач та, сүзне шуннан башладым.– Бардыгызмы, ярдәм кирәк булдымы? – дим.– Нинди кирәк булмаган! Арчадан да килгәннәр иде, кулларыбыз белән көрәп тутырдык кортларны. Әле бүген дә китә алмаганнар иде. Җәмәгатем Венера, пылау пешереп, ашамлыклар хәзер­ләп бирде дә, иртүк барып, егет­ләрне ашатып кайттым, – ди ул. Баксаң, республика, элекке союз күләмендә бик данлыклы умар­тачыларның кортларын Кировтагы юкәлеккә (һаман да шул балсызлыктан котылу өчен) ил­теш­ләре булган икән. – Безнең андый махсус машинабыз да юк, күчерү турында уйланган да юк, – ди ул, бу хакта сорагач. 

 

Әле вакыт бар

 
– Минем бит әле тәҗрибәм бик аз, өйрәнәм дә, өйрәнәм генә. Бал кортлары алар – шулкадәр серле дөнья, аны без генә түгел, галим­нәр дә тулысынча өйрәнеп бетә алмаган. Рәхмәт, Кенәбаш авылында гомер итүче данлыклы умартачы Дамир абый Һидиятов­ка, ул бу эштә шактый киңәшләрен бирде. Юкса, без кечкенә чакта ук әти умарта тота иде, дөрес, күп түгел, әмма бу эшнең нечкә­лекләрен күреп, аңлап үсәр өчен бик әйбәт булды. Быелга кадәр мондый авырлыклар белән очрашкан булмады. Яздан бирле бал кортлары өчен һава торышы бик начар иде. Ачлыктан оя-оя кортлары үлеп беткән кешеләр бар. Ни тал, ни тузганак чәчәк атканда оча алмадылар... Башка умартачылар белән дә сөйләшеп торабыз, аларда да шул ук хәл. Җәй башыннан бирле 800 килограмм запас балны ашап бетер­деләр. 14 июльгә кадәр бер грамм бал җыя алмадылар. Минем бер оя үлчәү өстендә утыра, карап, күзәтеп кенә торабыз. Җәй буена бер көнне 4 килограмм, бер көн­не 3 килограмм 200 грамм чамасы бал җыйдылар. Ә бит һава шартлары уңай килгән елларда көненә 7-8, хәтта 12 шәр килограмм бал җыйган чаклары булды.Берничә көн үтүгә, Айдар үзе шалтырата: “Берничә көн булса да, юкәгә оча алдылар. Менә ике көн инде кортлар шәп эшли, кичә уникене куа яздылар бит!”

 

Әле менә шушы көннәрдә генә, газетага язма хәзерләгәндә, кабат Айдарга шалтыратам: “Хәл үзгәрмәдеме? Балсыз калдыгызмы инде?”– Юк, барысы да әйбәт. Аяз торган көннәрдә берничә көн юкәгә очып калдылар дигән идем бит. Аннан соң билчән, тигәнәк чәчәк атты, урманда нинди чәчәк бар – барысыннан да җыйдылар. Безнең якларда мелисса, тау битләрендә шалфей бик күп, аларга да, тукранбашка да очтылар. Берничә көн­нән чәчәкләр бөтенләй бетә инде, икенче кат люцерна чәчәк ата башлады, уракка керешеп, аны бераз тоткарласалар гына инде. Быел бал алу турында уйламаган да идек инде, бал кортларын аңлап бетереп булмый шул аларны, санаулы көн эчендә бик күп эш­ләде­ләр. Үзләренә җитәрлекне дә җый­дылар, шөкер, безгә дә булды. Башка умартачылар да шулай ди, инде кемнәрдер суыртырга өл­гергән. Мин егермеләрен көтәм әле...

 
Бал да сатам, төнәтмә дә

 
Суырткан бал да, кәрәзлесе дә сатарлык булыр дип ышана Айдар. Үлчәүдәге оя “сөйләгән­нәр­дән” чыгып фаразлый әлегә. Бал гына түгел, бал икмәге (перга), балавыз да, аңардан мазь һәм төнәт­мә дә ясап сатам, башка төрле төнәтмәләребез дә бар, аларны балга караганда да күбрәк сорыйлар, чөнки һәркайсы – бик күп чирләргә дәва, – ди Айдар.– Шулай да, бал алганда нәр­сәгә игътибар итәргә, ялган балны чыныннан ничек аерырга? – дип сорыйм.– Дөресен әйткәндә, мин бит – гомер буе үзебезнең чын балны гына күргән, ашаган кеше. Кемдер, тәм буенча аерабыз, ди... Әй, хәзер бер нәрсәгә дә аптырыйсы, кемнәндер киңәш сорыйсы юк бит, интернетта барысы да бар, – дип көлә Айдар. Менә бит, һава торышы да үзгәрде, бал да булды, умартачыларга да юмор хисе кайтты... Эшләгән эшеңнең нәти­җәсе булса гына рәхәт шул ул.