Ватаным Татарстан   /№ 117, 11.08.2017/


Шатлык озакка бармады

 

“Ак барс” Данис Зарипов белән килешүне өзгән. Танылган хоккейчының җанатарлары кичә шундый күңелсез хәбәр алды. Көтелмәгән хәл дип әйтеп булмый, билгеле. Тик легендар хоккейчы исеменең шул рәвешле таплануына күнеп тә булмый. Әле кайчан гына Данис Зариповның “Ак барс”ка кайтуы зур бәйрәм кебек кабул ителгән иде. Июль башында команда белән легендар хоккейчы арасында ике еллык килешү төзелде. Тик шатлык дигәнең озакка бармады.

 

15

 

Берничә атнадан “Ак барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов допинг белән эләккән дигән хәбәр килеп иреште. Баштарак имеш-мимеш буларак кына кабул ителгән бу сүзләрнең хаклыгын озакламый Халыкара хоккей федерациясенең рәсми хәбәре раслады. Данис тапшырган анализда псевдоэфедрин һәм гидрохлортиазид исемле тыелган мат­дәләр табылган. Беренчесе башны яхшырак эшләтә һәм игътибарны арттырырга ярдәм итә. Икенчесе исә тыелган матдәне юкка чыгарырга булыша. Нәти­җәдә ул 2019 елның 22 маена кадәр уеннардан читләштерел­де. Зарипов әлеге карар белән килешмичә, бу уңайдан шикаять бирергә җыенган иде. “Ак барс” та “Металлург” командасы белән бергәләп мәсьәләне уенчы файдасына хәл итмәкче иде. Кичә исә “Ак барс”ның Зарипов белән килешүне өзүе мәгълүм булды.  Моны кичә журналистлар бе­лән очрашуда клуб директоры Шамил Хөснетдинов хәбәр итте.

 

“Халыкара хоккей федерациясе Зариповны дисквалификацияләгән шарт­ларда без Данис белән утырып сөйләштек тә шундый карарга килдек. Миңа калса, ике як ризалыгы белән килешүне өзү бу очракта иң дөрес карар иде. Кабатлап әйтәм, бу – Данисның үтенече иде. Аны алда нәрсә көтәме? Монысын инде Зариповның үзеннән сорарга кирәк. Күп нәрсә аның үзеннән тора”, – диде Хөснетдинов. Өч тапкыр дөнья чемпионы булып танылган һәм Россия хоккейчылары арасында дүрт мәртәбә Гагарин Кубогын откан бердәнбер спорт­чының ике елдан кабат бозга кайтачагын әлегә фаразлавы да, күз алдына китерүе дә кыен, билгеле. Тик җанатарлар өмет өзми. Кичә журналистлар белән очрашуда “Ак барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та: “Зарипов милли хоккей лигасында уйный алса, бик шат булачакмын. Аңа ниндидер киңәш бирергә җөрьәт итмим. Бар да аның үзеннән тора. Ничек кенә булса да, Даниска уңышлар телим”, – диде ул. Уңыш дигәнең Зариповка хәзер, дөрестән дә, бик кирәк.