Ватаным Татарстан   /№ 134, 09.09.2017/


Үчнең соңгы тамчысымы?


Мәктәп бүген укучылар өчен  куркыныч урынга әйләнеп килә. Мәскәү өлкәсендәге фаҗигадән соң укытучылар, мәктәпкә каскадан, бронежилеттан  килер вакыт җитте, дип куркып калган. Әти-әниләр балаларының мәктәптә ниләр майтарасын, хәтта өеннән мылтык тотып киткәнен дә белми. Укучыларга ничек акыл кертергә дә мәктәпне ничек имин итәргә?

1-1
Соңгы елларда белем йортларындагы аяныч хәл­ләр ешаеп китте. Бер­ничә ел элек Мәскәүнең Отрадное районы мәктәпләренең берсендә белем алучы 10 сыйныф укучысы укытучысын  атып үтергән иде. Анда бер полиция хезмәткәре­нең гомере өзелсә, икенчесе яраланды. “5ле”гә укыган үсмер укытучысының гео­графиядән “4ле” куюын кабул итә алмаган. Бу арада Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка мәктәбе бөтен илгә танылып өлгерде. 15 яшьлек үсмер укытучысына кухняда ит кисә торган балта белән һөҗүм итә, пневматик коралдан ата, петарда шартлата. Аягына берцы киеп, пневматик коралын озын кара плащына яшереп килгән ул. Шундый кыяфәте, өстәвенә соңга калганы өчен укытучысы аңа кисәтү ясарга мәҗбүр була. Үсмер шуның өчен һөҗүмгә күчә. Дәрестә булган укучылар куркып, тәрәзәгә йөгерешә. Өчесе шуннан сикеререп, имгәнүләр алса, укыту­чының баш мие җәрәхә­т­ләнә. Матбугаттагы мәгъ­лү­матларга караганда, чукмар атышка берничә ай буе  әзерләнгән. Ул социаль челтәрдәге битенә корал рәсемнәрен куйган,  масс­а­күләм җинаятьләр башкарган кешеләргә соклануын язган. Хулиганлык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Әллә кая ерак китәсе юк. Безнең укучылар да хатадан хали түгел. Түбән Камадагы мәктәптә 9 нчы сыйныф укучысы сыйныфта­шының күзенә аткан иде. Үлем белән көрәшкән үс­мер хастаханәдә җан бирде. Кан койган укучы мылтыгын корылмаган дип уйлаган. Шунысы гаҗәп: биш ел буе дуслашып йөргән үсмерләр арасында бернинди бәхәс тә булмаган, диләр.


Бер елны Казанда 16 яшьлек үсмер фатир тәрәзә­сеннән  мәктәп ишегалдындагы 12 яшьлек балага пневматик коралдан аткан иде. Пуля аның бавырына эләгә. Табиблар малайның гомерен саклап калды. Кулына корал алган үсмер компьютер уеннары уйнарга яраткан. Хәрби  кораллар, аларның макетлары белән кызыксынган.  Социаль челтәрдә үзен “хөрәсән” дип  атаган. Мондый очрак­лар гадәти хәлгә әйлән­мәсен өчен нишләргә?


Мәскәү өлкәсендәге  беренче фаҗигадән соң мәк­тәпләрдә иминлек мәсьәлә­сен кайгырткан булганнар. Шуңа күрә үсмер сак хез­мәте яныннан корал белән ничек итеп үтә алган икән дип аптырыйлар. Мәскәү өлкәсенең  бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ксения Мишонова сакчыда шик тудырган балаларны мәктәпкә тикшереп кертергә тәкъдим итә. Бүген мәктәпләрдә иминлекне  хосусый сак хезмәте оешмалары хезмәткәрләре тәэмин итә. Тик аларга  балаларны тикшерү хокукы бирелмәгән. Ивантеевка шә­һәре мэры Елена Ковалева бу хәлдән соң укучылар­ның социаль челтәрдәге бит­ләре тикшерелергә мөм­­кин булуын әйтә.


– Безнең балаларның кесәсен дә,  букчасын да, телефонын да тикшерергә хакыбыз юк. Әти-әниләр барысын тикшереп, хәтта чеметеп тә җибәрә ала. Кызганыч, балаларга аларның игътибары җитми. “Эштән арып кайтабыз”, – диләр. Бала да мәктәптән “эш”ләп кайта, өстәвенә өй эше әзерли. Әти-әниләр газиз­ләре белән  күбрәк аралашсын иде, – ди Казан шә­һәрендәге бер мәктәпнең директоры.


Түбән Кама шәһәрендә иминлек мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар итәләр?
– Берсүзсез, шәһәребез өчен фаҗига булды. Бер укучыбызны югалттык. Әле­ге вакыйга белем бирү учреждениесендә генә тү­гел, педагоглар җәмәгат­ь­че­легендә, әти-әниләр җые­лышында анализланды. Укучылар белән әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелде. Мондый очракларны булдырмас өчен гаиләләр бе­лән тыгыз эш алып бару ки­рәк, – ди Түбән Кама шәһәре мәгариф идарәсе җитәк­чесе Вадим Матюшин.


Психологлар мондый очракларны укытучыга үч түгел, бала күңелендә җые­лып килгән ачуының соңгы тамчысы дип саный. Шуңа күрә әти-әниләргә балала­рының күңелендә ниләр майтырылганын ачыкларга, югары таләпләр куймас­ка киңәш итә. “Баланың  холкын өйрәнергә кирәк. Әгәр ул тиз кыза, вакчыллана,  тиз  үпкәли икән – психолог, психиатр янына бармыйча ярамый. Интернетта ниләр белән мавыгуын күзәтегез. Хәзер зоопарк­лар күп. Анда да сабый­ларның хайваннарга мө­нәсәбәтен белергә мөмкин. Аны башта сыйпап, аннан йолкый башласа, күңелендә ниндидер ачу, үпкә бар дигән сүз. Укучылар күп вакытын мәктәптә уздыра. Шуңа күрә укытучылар да игътибарлырак булсын иде”, – ди башкалабызның  “Үсмер” үзәге психологы Гүзәл Фатыйхова.


– Мәктәпләр куркынычка әйләнде дип әйтү дөрес түгел. Мондый очраклар сирәк була. Фаҗигаләрне булдырмас өчен проблемалы балалар белән алдан ук эш­ләргә кирәк. Баланы нәрсә борчый? Ни өчен песи­ләрне җәберли? Төрле сорауларга җавап табу мөһим. Мәктәпләрдә хосусый оешмалар белән киле­шү­ләр төзелә. Бел­геч­ләребез ата-аналар җыелыш­ла­рында иминлек мәсьәләсе турында сөйли. Мәктәп­ләргә балаларны тикшереп кертеп булмый. Шуңа күрә Мәскәү өлкәсе омбудсме­нының фикерен ишеткәч, аптырап калдым. Ул очракта  укучыларны аэропорттагы кебек ике сәгать алдан чакырырга туры киләчәк, – ди Татарстан Эчке эшләр ми­ни­стрлыгының  балигъ булмаган балалар белән эш­ләү бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова.


Белем көнендә башкалабызда югалган 1 нче сый­ныф укучысын эзлә­деләр. Бала әнисен мәк­тәп­тә көт­мичә өенә кайтыр­га чыккан. Бер­ни­чә сәгатьтән соң гына табышканнар. Ә 2 сентябрь көнне  Дәрвишләр бистә­сендә 8 яшьлек  малай  коега батып үлде. Дус малае белән  шунда төзелә торган йорт тирәсендә уйнаганнар. Кое өстендәге тактага басып, аягы таеп, малай суга төшкән. Нинди генә фаҗига килеп чыкса да, белгечләр бер үк сүзне әй­тә: “Балаларны күз уңын­нан ычкындырмагыз!”