Ватаным Татарстан   /№ 134, 13.09.2017/


Пенсияләр кимерме?


Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы фаразларыннан күрен­гәнчә, алдагы өч елда пенсияләр күләме кимея­чәк. Моны Хөкүмәтнең эшләмәүче пенсионер­ларның пенсиясен индексацияләүдән туктавы белән аңлаталар. Узган ел Министрлар Кабинеты шулай хәл иткән иде, ягъни кеше лаеклы ялга чыкканнан соң эшләвен дәвам итсә, аның пенсиясе индексацияләнми.

5-2

Ул елларда артырга тиешле акча аңа эшләүдән туктагач кына кайтарылачак, дип өмет­ләндерәләр. Россиянең статистика комитеты мәгъ­лү­матлары буенча, бу кате­гориягә илдәге 10 миллионга якын пенсионер керә. Пенсияләр суммасы кимүгә инфляциянең дә йогынтысы булачак диләр. Аның күләме киләсе елда 2017 ел белән чагыштырганда зуррак булыр дип фаразлана. Экспертлар фикеренчә, 2018 елда шулар йогынтысында пенсияләрнең күлә­ме – 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка азаячак. Болар хакында Финанс һәм Хезмәт министрлыклары аңлатма биргән. Әлеге проектны атна башында бюджетны проектлау буенча Хөкүмәт комиссиясе каравына тапшырганнар. Җи­тәкчелек бу җә­һәттән соңгы сүзне әйт­мәгән әле.

 
Быел май аенда Премьер-министр Дмитрий Медведев җаваплы министрлыкларга киләсе елларда индексацияләрне кире кайтару мөмкинлеген эзләргә чакырган иде. Ләкин ни генә булса да, ул яңалыклар 2018-2020 еллар бюджетларында чагылыш тапмый. Экспертлар белдергәнчә, барлык пенсионерларның да пенсиясендә бертөрле үзгәрешләр көтелми. Эшлә­мәүчеләрне аерым, эшләү­челәрне аерым карарга кирәк. Эшләүчеләрне ике күрсәткеч буенча карарга кирәк: алар пенсия түлә­веннән тыш, эшләгән өчен хезмәт хакы да ала. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакы ел саен берникадәр арта. Пенсияләре индекса­ция­ләнмәсә дә, эш стажыннан чыгып балларны яңа­дан исәпләгәндә барыбер бераз арту күзәтеләчәк. Экспертлар арасында, бу яңалыклар – түрәләрнең уйлап бетерелмәгән адымы, үзгәрешләр моның бе­лән генә тукталмаячак, тагын булачак әле, дип әйтүчеләр дә бар.


Россиядә ул үзгәреш­ләр­нең Президент сайлауларыннан соң ук кертелүе ихтимал, диләр. Шәхси пенсия капиталы системасына күчеп куярга да мөмкиннәр. Аның механизмын Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы эшләгән, әмма бу хакта әле төгәл бәян ит­миләр. Күрәселәр бар әле.