Ватаным Татарстан   /№ 163, 09.11.2018/


Авыл тарихы – үзе бер могҗиза

 

15-16 ноябрь көннәрендә Казанда татар төбәк тарихын өйрәнү­че­ләренең зур гыйльми-гамәли җыелышы булачак. Шул уңайдан тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев белән әлеге эшнең зарурлыгы, кыенлыклары турында сөйләштек. Аңа мөрәҗәгать итүебез юкка гына түгел. Ул – архивларда казынып, берничә авылның тарихын язган галим.

6-1

– Фәйзелхак абый, сөйлә­шү­не узган айның утызында Пермь краеның Октябрь районындагы Янапай-Сазавыл мәдәният йортында уздырылган “Сөлил-Ирен татарлары тарихы“ дигән кон­ференциядән башлыйк әле. Күреп тордым: Сезнең өчен бу сәфәр икеләтә шатлыклы булды, чөнки гыйльми җыелыш туып үскән районыгызда, югары сыйныфларда белем алган Сазавылда үткәрелде. Конференция максатына ирештеме? Сөлил-Ирен татарлары тарихының ни­кадәр өйрәнелгәне күрендеме?

 
– Чыннан да, минем өчен Янапайга бару, бу конференциядә катнашу – үзенә күрә зур бәйрәм. Мин илле биш ел элек шушы авыл мәктәбен тәмамлап, олы юлга чыктым. Туган авылым Уразмәт – моннан егерме генә чакрымда. Чара яхшы гына оештырылган иде. Пермь татарларының төбәк тарихын өйрәнү буенча икенче конференция бу. Беренчесе Пермь татар­ларының иң борынгы авылла­рының берсендә – Орда белән Күңгер районнары чигендәге Искеавыл (аның икенче исеме Карево) дигән җирендә бер ел элек булган иде. Мин анысында да катнаштым. Минемчә, конференция өлеш­чә үз максатына иреште. Район башлыгы белән край администра­циясенең бүлек башлыгы катнашуы һәм чыгыш ясавы да күңелле. Моны Пермь крае татарларының тарихын өйрәнүгә бер фатиха бирү дип карыйм. Билгеле, Пермь краендагы татар тарихының ничек өйрәнелүен бәяләү кыенрак. Төрле чорлар төрлечә өйрәнелгән. Әй­тик, борынгы тарих әйбәт өйрә­нел­гән дип әйтеп булмый. Өйрәнелгән булса да, Пермь төбәгендә борынгы татар эзләрен тапмыйлар. Анда күбрәк угро-фин халыкларына ишарә ясыйлар.

 
– Ни кызганыч, Сез телгә алган зур кунаклар конференцияне ачып чыгыш ясады да китте. “Октябрь районының 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапта тарих бик үк дөрес язылмаган, хантлар, мордвалар төп халык дип аталган, бу исемлектә татарлар телгә алынмаган, югыйсә бабаларыбыз биредә борынгы заманнардан бирле яши“, – дигән тәнкыйть сүзегез­не ишетмәде. Миңа калса, район җирлегендә, гомумән, крайда татар авыллары күп булуы борынгылыгыбызны яхшы раслый. Октябрь районында бер хант, мордва авылы да юк бит.


– Дөрес әйтәсез. Урыс телендә дөнья күргән, краебызга кагылышлы беренче тарихи документларны, урыс елъязмаларын алсак та, әүвәл татарлар телгә алына. Әйтик, Сөлил (Сильва) һәм Ирен елгасы буйларында татарлар яшәгәне теркәлеп калдырылган. Кызганыч, безнең якларда татар атамаларын, урысчага яраклаштырып, шул ка­дәр бозганнар: күбесенең нигезен ачыклау бик кыен. Әйтик, Сөлил. Аны Сильва дип әйтәләр дә, коми-пермякларның “ва“, ягъни “су“ сүзенә бәйләп куялар. Минемчә, “Сөлил“ сүзе әүвәл “Сөнил“ дип әй­телгән булырга, “Сөн иле“ннән үзгәртелергә мөмкин. Һуннарны сөн дип тә йөрткәннәр. Алар арасында төрки халыклар булуы яхшы билгеле. Кыскасы, безнең тамырлар бик тирәндә ята. Себер елъязмаларында 1570 елда Сөлил буйлары, анда яшәгән халыклар телгә алына. Тоз чыгаручы байлар, Строгановлар шул вакытта Сөлил буенда урыс авылына нигез сала. Әле Русия дәүләте Пермь төбәгенә кил­мәгән. Болар, алдан килеп, татар җирләрендә беренче булып, үз авылларын корган. Әлеге авыл урысча “острожок“ (крепость сыман корылма) дип атала. “Бу авыл Сөлил һәм Ирен буендагы татарларга каршы тору өчен корылды“, – дип, елъязмаларда турыдан-туры язылган.


Безнең якларда халык санын беренче тапкыр 1622 – 1624 елларда алганнар. Бу да борынгы документлардан санала. Халык санын язып алганда безнең як кешеләрен татарлар һәм остяклар дип атаганнар. Остякларны хантлар дип укый­лар да, “борынгы заманнарда биредә хантларның бабалары яшә­гән“ дип язалар. Район тарихында да шулай. Югыйсә элекке заманнарда безнең кайбер бабаларны “истәкләр“ дип тә йөрткәннәр. “Ис­тәк“ белән “остяк“ сүзләре бер-бер­сенә охшаш, билгеле. Әмма мин хант тамгаларын һәм үзебезнең якта очрый торган тамгаларны чагыштырып карадым. Алар – бик кызыклы һәм үзенчәлекле чыганак. Кешенең нинди кабилә-ыруга каравын күрсәтә һәм үзгәрми торган билге ул. Хант тамгалары рәсем­нән гыйбарәт. Әйтик, болан башы, балык, торна... Ә безнең бабайлар­ның тамгалары – алар инде абстрак­ция­гә әйләнгән сурәтләр. Ул гади генә бер, ике, өч сызык та булырга мөмкин.


Район тарихын язган чакта җибәрелгән ялгышлыклар – миңа калса, Россия тарихында булган күренешнең бер чагылышы гына ул. Россия тарихында татарга әллә ни урын бирелмәве сер түгел инде. Күрсәтсәләр дә, яхшы яктан түгел. Һәрхәлдә, безне бу җирнең борынгы хуҗалары дип күрсәтергә һич тә ашыкмыйлар. Райондагы иң уң­дырышлы җирләрнең татарлар кулында булганлыгы безнең борынгылыгыбыз хакында сөйли. Бу тарафларга урыслар күпләп килә башлагач, татарларны кысрыклап, башка җирләргә күчеп утырырга мәҗбүр иткәннәр. Дөрес, башта монастырьлар төзү өчен җирләрне татарлардан сатып алганнар. Тора-бара сорап та тормаганнар. 1704 елны, халык саны алганнан соң, Күңгер өязен Себергә тапшырганнар. Шушы хәлләрдән соң, 1705 – 1711 елларда безнең якларда урыс­ларга каршы баш күтәргәннәр, аларның алты авылын, алты чир­кәвен яндырганнар. Мондый хәл кабатланмагае дип, якын-тирәдәге татар авылларын урыннарыннан куганнар. Хәзер Октябрь районы халкының кырык проценты – татар. Калганнары – урыслар. Хәер, бер мари авылы бар. Краебызда удмурт авыллары байтак. Шунысы кызык: егерменче гасыр башында удмуртларда татарлашу һәм ислам диненә күчү процессы бик куәтле булган. Моңа юл куймас өчен, аларны татарлардан аерырга тырышканнар. Архивларда шундый документларга тап булдым.


– Пермь ягы татарлары, әйтик, туган авылыгыз тарихы турында китап чыгармадыгызмы әле? Татарстанның кайсы авыллары тарихын өйрәндегез?


– Башта китаплардан башлыйк. Татарстанның ике авылы тарихын китап итеп чыгардым. Беренчесе – Азнакай районының Күктәкә авылы тарихы. Икенчесе – Чирмешән районының Урман асты Үтәмеш авылы тарихы. Хәзер тагын бер авыл тарихы белән шөгыльләнәм. Үзебезнең Пермь төбәгендәге иң зур татар авылларыннан берсе булган Чәйкә авылы тарихын яздым. Аллага шөкер, 2004 елда ук китап булып чыкты.


Үзебезнең яктагы авылларның тарихына кагылышлы байтак кына язмаларым район газеталарында басылды. Уразмәт турында да ма­териаллар җыям. Кызганыч, әле вакыты җитмәде. Алла боерса, әзрәк бушасам, күбрәк өйдә утыра башласам, авылыбыз тарихын да язармын дип йөрим.


– Сезнең докторлык диссертациясе татарларны чукындыру тарихына багышланган. Язу бик кыен булмадымы? Әнә Фәүзия Бәйрәмова, монастырьлар архивында Идел-Урал буйлары, Себер халыкларын чукындыруга кагылышлы бик күп документ саклана, тик боларны кулга тө­шерү бик читен, дип яза. Сезгә монастырь архивларында эш­ләргә туры килмәдеме?


– Чынлап та, керәшеннәр мәсь­ә­ләсе диссертациямнең төп темасы иде. Мин аны, Аллага шөкер, ерып чыктым. Докторлыгым, фән телендә әйткәндә, “Россия дәүлә­те­нең дини сәясәте һәм аны Идел-Урал төбә­гендә тормышка ашыру“ дип атала. Башта ул, Идел-Урал төбәгендә ислам һәм православ, дип исемләнгән иде. Яклау җиңел булды дип әйтә алмыйм. Миңа Индус Ризак улы Таһиров бик нык ярдәм итте. Әгәр дә ул башта ук теманы хупламаса һәм ашыктырып тормаса, мин аны ерып чыга алмаган булыр идем. Фәүзия дөрес әйтә. Тик минем монас­тырь архивларында утырганым булмады. Чөнки минем диссертация өчен материаллар башка архивларда саклана. Иң зур әйбер – әлбәттә, чукындыру конторының архивы. Бу архив Петербургта сак­лана. Свияжскида чукындыру өчен махсус “Новокрещенская контора“ дигән оешма булдыралар. 1731 елдан алып 1764 елга кадәр эшли ул. Дөресен генә әйткәндә, ул Россия империясенең урыс булмаган ха­лык­ларны чукындыру өчен төзел­гән махсус министрлыгы була. Аның статусы бик зур. Бу эшкә сенат, пат­шабикә җитәк­челек итә. Мөселман­нарга каршы иң күп начарлыкны Петр патшаның кызы Елизавета кыла. Егерме ел тәхеттә утыра ул. Шушы егерме ел эчендә ислам дөнья­сын юкка чыгару өчен көрәшә. Анда ел саен статистика алып барылган, кайсы халыктан күпме кеше христиан дине кабул иткәне күрсәтелгән. Барыбер татар халкы бирешмәгән. Әлеге утыз өч елда никадәр мәҗбүр итәргә тырышсалар да, 12 мең татар гына христиан диненә күчкән. Сер түгел, безнең Пермь якларында да кайбер байлар милкен арттыру, ташламалар алу өчен христианлыкны кабул иткән. Тик бездә та­тар-керәшен авыллары юк. Димәк, бездә басым ул кадәр нык булмаган.


– Тарихчыларыбызның иң зур кимчелеге нәрсәдән гый­барәт?


– Минемчә, бер-берсе белән талашуы. Тарих шулкадәр киң һәм катлаулы. Анда берничә мең татар галиме өчен генә түгел, бөтен дөнья галимнәре җиң сызганып тотынса да, эш җитәрлек. Бер-берең белән конфликтка кермичә, фәнни дискуссияләр аша гына тарихи мәсьәләләрне чишәргә өйрәнергә кирәк иде. Гаиләдә дә төрле хәл була, күршеңә кереп сөйләмисең.


– Сер түгел, төбәк, авыл тарихларын язуга өстәнрәк карап, фән докторлары андый эш бе­лән шөгыльләнми инде, дигән караш яшәп килә.


– Чынлап та, авыл тарихларын язучылар арасында фән докторлары очраса да, тарих фәне докторлары юк. Чөнки алар моңа вак мәсьәлә итеп карый. Бер яктан караганда, дөрестән дә, шулай. Икенче яктан караганда, авыл тарихын өйрәнү миңа шулкадәрле кызык­лы материаллар бирә. Анда шул­хәтле кызыклы кешеләр табасың. Алар – тарихта билгеле булмаган, әмма билгеле булырлык кешеләр. Алар­ның язмышы, авыл тарихы – үзенә җәлеп итә, тарта, җибәрми, мавыктыра торган могҗиза. Һө­нәри тарихчылар авыл тарихын язса, зыяны тимәс иде. Дөрес, ул – вак эш, бик күп көчне, вакытны ала.