Ватаным Татарстан   /№ 168, 10.11.2017/


Французлар татарча өйрәнә

 

Чирек гасыр эчендә Татарстан дөньяның 150дән артык дәүләте белән сәүдә-сәнәгать мөнәсәбәтләренә кергән. Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов бу вакыйганы үзенең дә юбилее дип исәпли. Чөнки аның дип­ломатик эшчәнлегенә дә – 25 ел. Заманында Татарстан Республикасының РФдәге даими вәкиле буларак эшкә керешкән тәҗрибәле дипломат белән әңгәмә кордык.

5-1
– Узган атнада Татарс­танның тышкы мөнәсәбәт­ләренә багышлап оештырылган конфе­рен­циягә йомгак ясаганда, парламентыбыз җи­тәкчесе Фәрит Мө­хәммәтшин, уенын-чынын кушып: “Быел Парижда Сабан туе уздыруыбыз әйбәт булды. Тик анда халык азрак килгән иде”, – дип, Сезнең бакчага таш атты...


– Халык аз түгел иде. Әле бит шунысы да бар: парижлар Сабан туе дигән бәйрәм булуын белми диярлек. Эйфель манарасы янында шундый бәйрәм оештыра алу үзе генә мактауга лаек, минемчә. Миңа калса, тамаша кылучылар ун-унбиш меңнән дә ким булмагандыр. Мондый бәй­рәмнәр уздыру бик чыгымлы. Татарстанны, татар халкын, борынгы мәдәниятебезне таныту өчен, республикабыз, башкалабыз ме­нә быел алынды. Тәгаен генә әйткәндә, Казан мэриясе белән Париж мэриясе арасында туризмны үстерү турындагы ки­лешүне тормышка ашыру булды бу. Париж мэры Анн Идальго үзе дә Казанга килде, Татарстан Президенты, башкалабыз җитәкчесе белән очрашты. Мәдәни чараларга килгәндә, нәкъ бер ел элек диярлек, 2016 елның ноябрендә Татарстан Президенты Парижга кил­гәндә Россиянең Франция­дәге илчелеге мәйданчыгында республикабыз сәнгать оста­ла­рының зур концерты булган иде. Ул да бик зур уңыш казанды, рес­пуб­ликабызның фәненә, мәдә­ния­тенә, икътисадый мөм­кин­лек­ләренә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.


– Ике дистә елдан артык Парижда яшисез. Икътисадый багланышлар үсәме, әллә һаман бер дәрәҗәдәме?


– Шактый зур үсеш сизелә. “Тоталь” ширкәте белән бер­гәлектә эшләүче беренче уртак Татарстан – Франция ширкәтен “Татнефть” берләшмәсе корган иде. “Томсон” ширкәте Казанда Идел буе федераль округындагы һава хәрәкәт­ләрен күзәтеп тору җиһазларын урнаштырып-көй­ләп бирде. Соңгы елларда КФУ­ның Франциядәге дистәдән артык югары уку йорты белән баг­ланышлар урнаштыруы да – куанычлы хәл, әлбәттә. “Алабуга” махсус икътисадый зонасында бүген өч француз ширкәте эшен җәелдерде. Бу елларда Та­тар­станның сәүдә челтәренә “Леруа Мерлен”, “Ашан”, “Декатлон” ки­бетләре керде. Дөнья брендлары саналучы әлеге кибетләр сатуга үзебезнең пред­прия­тие­ләрдә җи­теш­терелүче тауарларны да чыгара. Мондый сәүдә үзәкләре – һәрберсе йөзләп эш урыны дигән сүз дә. Әле Франция – Сингапур кебек, белгеч­ләребезне әзерләү, квали­фи­кацияләрен күтәрү урыны да. Дөрес, тауар әйләнеше елына карап үзгәреп тора. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда быел ул өч мәртәбә диярлек артты. Ел азагында бу күрсәткеч 400 миллион евро тәшкил итәр дип торам. Бу күрсәткечнең 500-600 миллионга җиткән вакытлары да бар иде.


– Франциядә, Парижда татарлар күпме? Татар яшьләре клубы дип әйтимме, Татар мә­дәнияте учагы дип аталучымы җәмгыять бармы?


– Вәкиллек каршында “Фран­ция – Татарстан йорты” ди­гән бер­ләшмә эшләп килә. Мине аның рәисе итеп сайлап куйдылар. Франциядә татарлар күп түгел. Җиде йөзләп кеше бардыр... Һәр­хәлдә бер меңнән артык җыел­мас. Әмма алар бик таркау. Илнең төрле-төрле шә­һәр­ләрендә яши. Бергәләп җыелып булмый диярлек.


– Корбан, Рамазан бәйрәм­нәрендә булса да җыел­мый­сызмы?


– Әйтәм бит: безнекеләрне җыю бик кыен. Менә Парижда, шушы берләшмә кысасында си­рәк-мирәк җыелгалыйбыз. Би­редәге безнең татар диаспорасы шактый чуар. Башка оешма-диас­поралар белән чагыштырганда, без бик яшь. Болар – гадәттә кияү­гә чыгып кил­гән яшь ханымнарыбыз, студентлар. Асылда үз тормышы белән яшәүче сәнгать кешеләре, әйтик, рәссамнар. Һәр­кем үз казанында кайный. Аларның күбесе өчен болай гына очрашып сөйләшеп утыру вакыт әрәм итү сыман. Татарлар элек-электән анда яшәсә, бәлкем мондый таркаулык кү­зәтелмәс тә иде. Шуңа күрә безнең диаспора Австралия, Ам­ерика, Болгария, Польша, Фин­ляндиядәге татарлардан шактый нык аерыла. Дө­рес, Сабан туена даими җые­ла­быз. Зурлап булмаса да, аны ел да уздырырга тырышабыз. Әй­тик, былтыр бәйрәмгә йөзләп кеше җыелган идек. Ул гадәттә шунда килүче татар­ларның үз акчасына оештырыла. Әгәр акча аз җыела икән, Сабан туе булмаска да мөмкин. Бездә бәйрәм чыгымнарын күтәрерлек бер эшкуар да юк. Менә былтыр Германиядә бу бәйрәмебезне бик күркәм оештырганнар иде. Аларга “Татнефть” берләшмәсе ярдәм итте. Тик безнең андый иганә­челә­ре­без юк.


– Киләчәктә нәрсәдер үз­гәрер дип уйлыйсызмы?


– Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә татар мәдә­ниятен, татар телен киңрәк җәел­дерергә уйлыйбыз. “Ана теле” онлайн мәк­тәбе моңа бик нык булыша. Сез әле, бәлкем, белмисездер дә: Парижда, Көнчыгыш телләр институтында татар теле укытыла. Ләйлә Садовинова ди­гән мөгаллимәбез анда француз студентларына туган телебезне укыта. Бәлкем Европадагы бер­дәнбер уку йортыдыр әле бу. Әлеге студентлар соңгы елларда Казанда үткәрелә башлаган татар теле олимпиадасында приз­лы урыннар яулап кайта. Татар диаспорасы соңгы елларда гына барлыкка килгән Франция бит бу. Ләйләнең бу эшчән­леген төр­лечә хуплап, ярдәм итеп торам.

 
– Сүзебезнең ахырында әлеге конференциядән алган тәэсирләрегез белән дә уртак­лашыгыз әле.


– Болай җыелышып тәҗрибә уртаклашырга күптән вакыт иде инде. Яңа дәүләтчелегебез узган егерме биш елда, табигый, шактый зур тәҗрибә тупланды. Әл­бәттә, Россиянең башка төбәк­ләренә дә бу тәҗрибәне белү файдалы булыр. Тышкы икътисадый багланышлар урнаштыру барча төбәк­ләргә дә кызыклы. Төбәкләрнең социаль-икъ­ти­садый мөмкинлек­ләрен арттыру – көн кадагындагы бурыч. Җыел­ган тәҗрибәне законнар яссылыгында да көн күр­мешебезгә кер­тәсе бар.

 
 – Үзегез турында бераз мәгълүмат биреп китсәгез иде.


– Мин 1954 елгы, Казанда туып үстем. Черек күл буендагы Дзержинский урамында тордык. Әнием Гөләндәм Ибраһим кызы балалар поликлиникасының баш табибы иде. Әтием Усман Бәдри улы – Татарстанның, Россиянең атказанган энергетигы. Ул Идел буе электр челтәрләре директоры булып шактый еллар хезмәт куйды. Мин КДУның физфагын тәмамладым. Ленин стипендиаты булдым. Мәскәүдә, космик тикшеренүләр институты аспирантурасында укыдым, Роальд Сәгъдиевнең шәкерте идем. Тышкы эшләр министрлыгында эшләгәндә, 1991 елда Минтимер Шәймиев чакырып алды да  яңа эш тәкъдим итте. Үземне Та­тарстанның беренче дипломаты дип әйтә алам. Хатыным Ольга – Мәскәү кызы. Дүрт балабыз бар. Быел кечесе унынчы класста укый.