Ватаным Татарстан   /№ 169, 10.11.2017/


Бала башында ниләр бар?

 

Әле кайчан гына психологка мөрәҗәгать итү көчсезлегеңне тану, алай гына да түгел юләрлек билгесе булып саналса, бүген әлеге белгечләргә ихтыяҗ артканнан-арта. Ил күләмендә үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсендә әти-әниләрнең 85 проценты мәктәп һәм балалар бакчасында психолог булырга тиеш, дип белдергән. Болай фикер йөртүчеләрне ишеткәннәр, күрәсең. Илдә психологик хезмәтне үстерү концепциясен тормышка ашыра башламакчылар. Сезгә ярдәм кирәкме?

g1
Күршем Гөлназ биш яшьлек кызын психологка йөртә. “Дәринә –бик тыныч бала. Әнә балалар бакчасында тавышы да чыкмый. Тәр­биячесе зарланмый, әлбәттә. Ул ник сүз әйтсен ди? Тыныч баланың бернинди проблемасы да юк бит. Тик бу кызымның үзе өчен начар. Мин аның башкалар артыннан сөйрәлеп йөрүен түгел, ә иптәш­ләрен үз артыннан ияр­түен телим”, – ди әни. Белгечкә аена алты тапкыр баралар. Туксан минутлык бер дәрес 900 сум тора. Психологны танышлары аша эзләп тапканнар. Хәер бүген белгеч эзләп ерак йөрисе дә юк. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе башкаладагы психологик ярдәм үзә­генә шалтыратты. 152 бел­гечтән торган исемлек тәкъдим иттеләр. Күңелеңә ошаганын сайлап кына ал! Психологларга кытлык юк, димәк. Бәя­ләре төрле, бер сәгатьлек әңгәмә өчен 7 мең сум акча сораучылар да бар. Үзәк администраторы сүз­ләренә караганда, бел­гечләргә күбрәк гаилә һәм балаларга бәйле проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Өлкәннәрне, мәсәлән, ма­лай-кызларның телефон, планшетка бәйлелеге, үз-үзен агрессив тотуы борчый.


Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, әти-әниләрнең 85 проценты мондый белгеч балалар бакчалары һәм мәктәп­ләр­дә дә булырга тиеш дигән фи­кердә. Чөнки бала күп вакытын нәкъ менә белем бирү йортында үткәрә. Ә кич эштән соң өл­кәннәрнең бала белән сөйләшеп утырырга вакыты калмый. Шуңа күрә әти-әни, әби-бабай баланың башында ниләр булганын бел­мичә дә калырга мөмкин, дигән­нәр. Бу җаваплылыкны үз өстең­нән төшерергә маташу түгелме? Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген ил күләмендә мәктәп­ләрнең яртысында, балалар бак­чаларының өчтән берендә генә психологлар бар.


“Безгә психолог айга берничә тапкыр гына килә, – ди башкаладагы бакчаларның берсендә эш­ләүче Алсу Вәлиева. – Ел башында әти-әниләрдән балаларын психологка күрсәтергә рөхсәт сорап, гариза җыябыз. Белгеч психологик яктан тайпылышлары булган сабыйларны сайлап ала. Алар белән аерым эшли”. Тик вәзгыять якын арада тамырдан үзгәрмәгәе. Илнең Мәгариф министрлыгы 2025 елга кадәр исәпләнгән психологик хезмәтне үстерү концепциясен әзерләве турында хәбәр иткән. Аның нигезендә, һәр балалар бакчасы һәм мәктәптә педагог-психолог каралган. Документны ел ахырына кадәр үк имзаламакчылар. Белгечләр, иң беренче чиратта, балалар арасында интернет бәйлелеккә каршы көрәшәчәк, дип фаразлана. Әти-әниләр белән дә җиң сызганып эшли башламакчылар. Министрлык вәкилләре аңлатуынча, бүген алар белем бирү йортын психолог ялларга мәҗбүр итә алмый. Бу – законга каршы килә. Өстәвенә бакча һәм мәктәпләрне финанслау мәсьәләсе – төбәкләр карамагында.


Психолог Лилия Бормусова әйтүенчә, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә психологлар булырга тиеш. “Әмма бер еллык әзерлек курслары узган укытучылар түгел, нәкъ менә белгечләр. Әхлак кануннарын үтәү дә мөһим. Югыйсә еш кына мәктәптә теге яки бу баланың психологка сөй­ләгән проблемасы турында соң­рак бөтен мәктәп белүе ачыклана. Тик бүген тәҗрибәле белгеч­ләр мә­к­тәпкә барырга ашкынып тормый. Чөнки хезмәт хакы бик түбән. Мәсьәләне чишү юлы буларак, мәктәпләр һәм психологик үзәк­ләр үзара хезмәттәшлек итә алыр иде. Әлеге дә баягы, хезмәт өчен түләү ягын хәл итсәләр, әлбәттә”, – ди белгеч. Ярдәм кыйм­­мәтле булгангамы, интернетта әлеге яңалык уңаеннан, пси­­холог өчен әти-әниләргә өстә­мә акча түли башларга туры килмәгәе, дип фикер йөртүчеләр дә бар.