Ватаным Татарстан   /№ 168, 14.11.2017/


Сары сагыш шом сала


Кара болыттай каралып, башларын аска игән көнбагышлар, сары сагышка күмелеп утыручы кукуруз кырлары күңелгә ниндидер шом сала. Югыйсә урып-җыю эш­ләрен тиешенчә оештыра белгән хуҗалыкларда куку­рузның – 85, көнбагыш уңы­шының 60 проценты күптән инде җыеп алынган. Кукуруз гектарыннан уртача – 37,5 центнер, көнбагыш  13,9 центнер уңыш биргән.

1-2
Кызганыч, көз дә үтә, кыш та җитә, тик кайбер хуҗалыклар урып-җыюны быел да вакытында тәмам­лый алмады. Акланырлык сәбәпләр табарга була анысы. Октябрь ахырында, ноябрь аеның беренче ункөн­леген­дә, әледән-әле яңгыр­лар явып китү сәбәпле, комбайннар кырга керә алмады. Ягулык-майлау материаллары җитешмәү дә тез астына суга килде. Тик төп сәбәп барыбер дә эшне тиешенчә оештыра белмәү­гә кайтып кала бугай.


Терлекчелектә нәтиҗә­ле эшләүне бүген кукуруздан башка күз алдына да китереп булмый. Шуны исәпкә алып, күп хуҗалыклар әлеге культураны быел башка елларга караганда да күбрәк чәчте. Бөртеккә дә, силос салыр өчен дә җитәрлек. Әлки районы хуҗалыкла­рында аның мәйданы 12700 гектар тәшкил итә. Арча районы хуҗалыкларында – 10300, Мамадышта 10200 гектарга җитә.
Нәтиҗәләргә килгәндә, кукуруз бөртеге кушып әзерләнгән катнаш азык кулланучы хуҗалыклар сөт­не мулрак җитештерә.


Сөрү җирләре буенча иң кечкенә районнарның берсе булган Әтнә хуҗа­лыклары кукурузны 5400 гектар чәчкән. Югары сыйфатлы катнаш азык кулланып, әтнәлеләр сөт җитеш­терүдә республикада беренче урында бара. Бүген район буенча уртача савым күләме 23 килограмм тәш­кил итә. Кукурузны күпләп игүче Саба, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Актаныш, Әлки һәм башка кайбер районнарда да сөтне мулдан җитеште­рәләр.


Көнбагышка килгәндә, хәлләр аеруча катлаулы. 130756 гектарның  нибары 74614 гектарында гына уңыш җыеп алынган. Чә­челгәннең яртысы бүген комбайн көтә.


Шул ук вакытта бөтен бер районга 500 гектар белән генә чикләнеп калучы Менделеевск яки  2800 гектар кукуруз белән озын кышны каршы алучы Әлмәт районы хуҗалыкларында мул сөт булыр дигән ышаныч юк шул инде.
Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы көн саен кайсы районда күпме сөт җи­тештерелүе турында мәгъ­лүмат биреп бара. Саннардан күренгәнчә, кукуруз бөртеген күпләп җитеш­терүче районнар белән бу төр терлек азыгына игътибар җитешмәгән хуҗалык­ларда сөт җитештерүдә аер­ма зур. Әйтик, кукуруз бөртегеннән иң югары – гектарыннан 71 центнер уңыш алучы Балтач районы терлекчеләренең ни өчен мул сөт җитештерүе яхшы аңлашыла. Әлеге культураны 9200 гектарда игүче Кукмара районы ху­җалыкла­рында да  кукуруз бөртеге кушып әзерләнгән катнаш азыкның сөт кү­ләменә уңай тәэсире турында һәр ху­җалыкта яхшы беләләр.    

   
Соңгы елларда белгеч­ләр дә, галимнәр дә, кукуруз белән көнбагышка салкын­нарның зыяны юк, дигән фикерне алга сөрә. Янәсе, уңышын кыш көне дә, язын  җыйсаң да зыян юк. Миңа калса, кышкы әче салкыннар көнбагышка да, кукуруз бөртегенең сыйфатына да зыян салмый калмыйдыр. Өшеп-туңып, кү­шек­кән бөр­текнең сыйфаты да кайтышрак, уңыш күләме дә кимрәктер дип беләм. Бел­геч-агроном­нар­ның да: ”Кукуруз белән көнба­гыш уңы­шын кышкы әче салкыннарга калдырмый, ир­тә­рәк җыеп алсаң яхшырак”, – ди­гәннәрен ишеткә­нем бар. Шуңа да кырларда 35600 гектар кукуруз мәй­данының бүгенгә кадәр комбайн көтеп тилмерүе кү­ңелгә тия.


Әле бит кышның ничек киләсен, карның кайчан һәм күпме явасын да алдан чамалавы кыен. Язгы һава торышының ничек буласын да фаразлап булмый. Калын кар катламы яки тоташ яңгыр астында мәлҗерәгән кырга комбайннар керә алмаса, нәрсә эшләргә?