Ватаным Татарстан   /№ 169, 14.11.2017/


Ворошиловка хат яздым...


“Ватаным Татарстан“ газетасында эшли башлавым булды,  хезмәттәшләрем мине, әллә инде ышаныч күрсәтеп, әллә бетмәс-төкәнмәс вак-төяктән котылу  йөзеннәнме,  Журналистлар берлегенең башлангыч оешмасына рәис итеп сайлап куйдылар. Әле ни белән шөгыльләнергә кирәклеген абайларга да өлгермәгән идем, берлектән шалтыраттылар. Рәис урынбасары,  җаваплы сәркатип Юрий  Ханжин булып чыкты ул.

3-1
Кай арада ишетеп  өл­гергән, киңәш-табыш корырга үз янына чакыра. Шундый ярдәм итүче булганда  дип, тиз генә   Тельман урамына юл тоттым. Күңел­дә иң истә калганы шул булды:  якын кунагыдай каршы алды ул. Килеп керүе­мә, чәй кайнарлатып җи­бәрде, сый-хөрмәт күрсәтеп, җәһәт кенә өстәл әзерләде. Юрий Мин­һаҗе­вич яныннан кит­кәндә мин инде яңа идеяләр белән туп-тулы булып, үзем­дә тау-таш актарырлык көч сизә идем.  Ә бит, бер уйлап ка­ра­саң,  остазыбызның  эш­ләү дә­ве­рендә минем кебек­ләр күп­ме булган!

Ташкын булып агылды

Журналистлар музее җи­тәкчесе Ралия Фәтхетдинова оештырган “Журналистика – язмыш ул” дип аталган  искә алу кичәсенә дә нәкъ менә   Юрий Минһаҗевичның яр­дәмен, акыллы киңәшләрен  тоеп  һәм кулланып яшәгән журналистлар җыелган иде. Аның бакыйлыкка күчүенә биш ел вакыт узган. Исән булса, 80 яшь тулыр иде. Ә безнең өчен ул һәрвакыт исән кебек. Шуңа да истә­лекләр ташкын булып агылды.


– Мондый кичәләр бүген бигрәк тә әһәмиятле, чөнки без  берлекнең  100 еллык юбилеена әзерләнә башладык.  Ә Юрий Ханжинның  47 ел гомере  турыдан-туры шушы оешмага бәй­ләнгән.  25 ел буена идарәнең актив әгъзасы булса, шулар­ның 15- ендә президиумда эшләде, – дип  сүз башлады Ралия Ша­һит кызы. –  Хә­тер­лисездер: туксанынчы ел­лар­ның урталарында без­нең оешма бик авыр хәлдә калды. Ул шулвакыт аны саклап калу, торгызу эшлә­рендә башлап йөрүче­ләрнең  берсе булды. “Бәллүр каләм” бәйгесен оештыруда да башлап йөрде. 2003 елдан  аны илебездә журналистлар өчен иң төп саналган   “Бөтен Россия” бәйгесен бәяләр өчен  жюри әгъзасы итеп тә сайлыйлар.  2010 елда ул, инде каты авыруына карамас­тан, Журналистлар йортын саклап калу өчен  бөтен ветераннарны аякка бастыра... Бу җәһәттән, чыннан да,  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар бер­­леге рәисе Римма Рат­никованың: “Безнең берлекне Юрий Мин­­һаҗе­вич­ның абруе, хезмәт сөючән­леге, үз һө­нәренә бирел­гәнлеге яшә­тә”, – дип әйткән сүзләрен  еш ишеткәнем бар.


Ралия ханым кичәне әзер­­­ләү барышында   шактый гына архив язмаларына да юлыккан.  Шулар белән танышкач,  кичәгә килгән журналистлар остазлары  турында тагын да күбрәк белделәр. Мәсәлән, аның  ничек итеп   китап укырга  һәвәсләнеп ки­түе хакында.

Тормышың үтә кызыклы булыр

“...Яшерен-батырын тү­гел, без  Казанда, бик ярлы гаиләдә  дүрт бала туып үс­тек.  Әниемнең белеме юк иде, әтием ниндидер бер сәүдә фирмасында менеджер булып эшләде.  Сугыш алды елларында яшәүләре бик авыр булды.  Шулвакыт Нократ Аланыннан әнием­нең апасы килеп чыкты. “Маруся, сиңа болай да авыр, әйдә  Юраны үзебезгә алып китим”, – диде. Мин 8 яшькә кадәр әбием янында яшәдем.  Иң истә калганы шул булды: әбиемнең сараенда  тау кебек китаплар өелгән иде. Ул аларны төргәк-төргәк базарга ташыды.  Мин дә кызыксына башладым. Әбием миңа: “Улым,  бу – дөньяда иң кыйм­мәтле  әйбер.  Әгәр син укырга өйрәнсәң, тормышың үтә кызыклы булыр”, – диде. Шул көннән башлап, мин әбием­­не дә, апамны да: “Мин зур үстемме инде? Укырга өйрәнә аламмы инде?” – дип йөдәтә башладым. Ахыр чик­тә апам түзмәде, хәреф­ләр өйрәтә башлады.  Бик тиздән инде мин балык тотарга да, иптәшләрем белән ат кө­түе­нә  дә кулыма китап тотмыйча бармый идем...”


“12 яшьлек чагымда хә­реф тә танымый торган әнием­нән ике китапханәгә язылуын сорадым. Һәм аның исеменнән китаплар алып укыдым...”
“Гаделлек эзләп, беренче тапкыр журналист тикшерүе үткәрү  минем киләчәгемә ачыклык кертте. Эш болай булды.  Бервакыт шулай авылга кайткач, мин җирле  хакимиятнең  апамны эзәр­лекләүләрен һәм җәберләү­ләрен белдем.  Ул тимер юлда эшләгән, ә колхозда ке­шеләр җитешмәгән.  Йорты колхоз биләмәсендә булгач, шунда кайтып эшләвен таләп иткәннәр.  Ул вакытта миңа 16 яшь тулып, паспорт алган гына идем. Шул ук көнне Ленин китапханәсенә барып язылдым һәм бер атна эчен­дә  авыл хуҗалыгына кагылышлы бөтен законнарны өйрәнеп чыктым. Озак уйлап тормадым, барысын да аң­латып,  Ворошиловның үзе­нә хат яздым.  Киров өл­кәсеннән 16 кешелек комиссия килеп төште. Әбиемә законсыз салынган салымнарны кайтарып бирделәр, бер елга терлек азыгы, ашлама  белән тәэмин иттеләр. Кыс­касы, шушы юл белән минем бик күп кешеләргә файдам тиде”.

Партия журналисты

Юрий Ханжин истәлек­ләрендә үзе турында “Мин партия журналисты идем” дип яза. Бу, әлбәттә инде,  партия кая кушса, шунда эшләдем дигәнне аңлата.
“Беренче  язмаларым тех­никумда укыганда, “Крас­ная Татария” газетасында басыла башлады. Армиядә хез­мәт иткәндә  Идел буе хәрби округы газетасы белән хез­мәттәшлек иттем.  Аннан Үзбәкстандагы  махсус гас­кәр­ләргә эләккәч,  Төркестан  хәрби округы басмасында хәрби коррес­пондент булып эшләдем. Әмма минем бик тә Казанга кайтасым килде...”


“Советская Татария” газетасына Ханжин бер кочак язма алып килә. Ул вакыттагы редактор Колодин бер аналитик язмасын шул көн­не үк газета битләренә урнаштыра. Фельетон бүле­генә штат­тан тыш хәбәрче итеп эшкә дә алалар. Аннан, “Прав­да” һәм “Советская Рос­сия” газеталарының штат­тан тыш хәбәрчесе буларак,  Чистайга чакыру ки­лә. Эшли башларга да өл­герми, шәһәр комитетына чакырып, рус һәм татар телләрендә чыгучы шәһәр газетасына баш мөхәррир вазыйфасын тәкъдим итә­ләр.  Партия өлкә комитеты  аны Югары  партия мәк­тә­бенең журналистика бүле­генә укырга  җибәрә.  Нәкъ шул елларда  Зәйдә КамАЗ өчен авыл хуҗалыгы зонасы төзү турында карар чыга.  Ул вакытта инде монда бөтен Европада иң эре­ләрдән саналган ГРЭС та, шикәр заводы да гөрләп эшли торган була. Менә шул төбәктә нә­шер ите­ләсе газетага Юрий Мин­һа­җе­вичны  мөхәррир  итеп бил­гелиләр. Монда инде барысын да өр-яңадан башлыйсы... Башта газетаны төннәр буе Түбән Кама шә­һә­рендә чыгарырга туры килә, чөн­ки көндез­ләрен үзләре эш­лиләр. Тора-бара бар да җайга салына.


Сигез ел үткәч, тагын өлкә комитетына чакырып, аңа “Вечерняя Казань“ газетасын чыгарырга җыену­ла­ры турында хәбәр итәләр һәм  икътисад бүлеген җи­тәк­ләргә кушалар. Аннан ул партия бүлегенә күчә һәм партия секретаре вазыйфасын да алып бара...


Гөмбәләре ашап туймаслык

Бүгенге кичәгә бигрәк тә әнә шул кайчандыр Юрий Ханжин йөргән эзләрдән җыелган иде журналистлар. Кызык, кайдан гына килсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, остазлары турында аларның фикерләре бер төрлерәк бул­ды.  “Ул гомер буена гел янәшәдә булып, хәзер дә гүя безнең белән.  Менә хәзер Тельман урамындагы Журналистлар йортына килеп керербез дә, Юрий Мин­һа­җевич, салмак кына урыныннан кузгалып, чәйнеген куеп җибәрер... Чәй өстәле янында бәхәсләшә-бә­хәс­ләшә гаделлек эзли башларбыз...


Ул-кызлары аны әйбәт гаилә башлыгы буларак искә алды. “Әти безгә бик тәм­ле ризыклар әзерли иде.  Өч­почмакларны менә дигән итеп пешерә иде.  Тозлаган гөмбәләре ашап туймаслык иде...”


Гөмбә дигәннән,   аны бик күпләр  яхшы балыкчы, аучы, гөмбәче буларак та  искә алды.  Остазлары белән табигать кочагында да  бик кү­ңелле булган журналистларга.  Вакытларын да файда­лы үткәргәннәр. Шул җә­һәт­тән бер вакыйганы да искә тө­шерделәр.


Зәй газетасына мөхәр­рир итеп билгеләү йөзеннән өлкә комитетына чакыргач: “Сиңа нәрсә кирәк булачак?” – дип сорау биргәннәр. Әл­бәттә инде, түрәләр, фатир, балаларга бакчада, мәктәптә урын­нар, дип әйтүен көт­кәннәрдер. Ә Ханжин, барысын да шаккатырып: “Су бар­мы анда?” – дип сораган. Аңа: “Бардыр инде. Кешеләр яши бит. Су эчәләр”, – дип аптырап җавап биргәннәр. “Юк, мин балык тотарлык зур су турында сорыйм”, – ди­гәч,  барысы да гаҗәпкә калган. Шулай да тиз генә картаны ачып салып, янә­шәдә генә елгалар барлыгын ачыклаганнар.  Менә шун­дый үтә гади, әмма кай­бе­рәү­ләр аң­ламаслык дәрә­җәдә катлаулы да иде безнең остазыбыз.  Ничек кенә булмасын, аның һәр гамәлендә  кешелеклелек дигән сыйфат ятты. Әнә шуңа күрә дә йөзләрчә, меңнәрчә журналистка ярдәм кулы сузарга көч тапкандыр ул.