Ватаным Татарстан   /№ 168, 14.11.2017/


Әмир абый бакчасына чакыра


“Бакчамдагы җиләк-җимешләрне күрше-тирәдәге сабыйларны сыйлар, күчтәнәчкә бирер өчен үстерәм. Cәламәтлегемә ярамагач, җимешләрдән авыз гына  иткәлим”, – ди Бөгелмә районының Кодаш авылында яшәүче 79 яшьлек Әмир абый Миңнебаев.Өй каршындагы бакчасын ял паркы дип әйтергә мөмкин. Анда ясмин, кәстә­нә, шомырт, зелпе, чиклә­век,  миләш, дүләнә куаклары, каен, имән кебек  агачлар да үсә.

4-3

Барысы – 50ләп төп. Кайбер үсен­те­ләрне Ка­лининградтан алып кайткан. Быел алма, груша, айва, виноград,  төр­ле сортлы җи­ләкләр мул уңыш биргән. Аның каравы чикләвек булмаган. Яз җитсә, әлеге бакча шау чәчәккә күмелә. Анда сыерчыклар, сандугачлар ияләшә. Бакаларга, керпе­ләргә дә урын бар. Кышларын җимлеккә кызылтүш, песнәкләр килә. Һәр ел фасылында – бакчаның үз яме. Дөрес, күршеләре арасында Әмир абыйның зур бакча төзүенә каршы кешеләр дә булган. Янәсе, аларга урамны күрергә комачаулый икән. Әмир абый  теләгән һәр кешегә, бакчасына кереп, ял итәргә  рөхсәт бирә. “Шушы матурлык кемгә комачауларга мөмкин? Кер­сеннәр, матурлыкка сок­лансыннар. Тик эчмәсен, җи­мермәсен, чүпләмә­сен­нәр генә. Балалары белән кереп утыручылар да бар”, – ди аксакал.

 
Әле  бакчасына һәйкәл куярга да исәбе бар. “Петровка дигән авылдан Ленин, Чапайга һәм бала күтәргән анага куелган һәй­кәлләрне вандаллар җи­мергән. Рөхсәт бирсәләр, шуны алып кайтырга җые­нам. Әлегә хуҗасын таба алмыйм”, – дип хыялы белән уртаклаша. 


Чит җирләрдә йөргән Әмир абыйны туган җиренә әтисенең әманәте кайтарган. Нигезне сакла, дип әй­теп калдырган булган ул. Таҗикстанда – министрлыкта, Әлмәттә трест җитәкчесе булып эшләгән. Моннан утыз ел элек авылына кайткан. Яңа йорт  төзеп, чә­чәк­ләр, агачлар утыртып, ху­җалыгын ямь­ләндереп җибәрә. “Минем Миңнебай бабам  Кызыл Чишмә авылына нигез са­лучыларның берсе булган. Күп итеп умарталар тоткан. Бабамны кулак дип сөр­генгә җибәр­мәгәннәр. Аның байлыгына колхоз төзегәннәр. Олы улы Солтан Кызыл Чишмә авы­лының беренче рәисе булган. Колхозны миллионер иткән. Соңын­нан Кодаш колхозына кушканнар. Туган нигеземне таркатсам, әти-бабала­рым­ның  рухлары мине  кичер­мәс иде”, – дип сөйли әң­гәмәдәшем.
 Элеккеге хәрби тыштан кырыс кебек күренсә дә, күңеле өзелергә торган яфракны хәтерләтә. Фаҗигале язмыш кичергән, үз балаларыннан бәхет күрмәгән  ата чит сабыйларны сөенде­рү­дән ямь табып яши.


– Хат ташучы Зөлфиянең оныклары керә. Алар белән сөйләшү бик күңелле. Виноград  белән сыйлыйм.  Бервакыт кунаклар кайткан иде. Шомырт төбендә ял итеп утырабыз. Кечкенә кызчык Лолага учымдагы җиләкне сузам. Ә ул читенсенеп тора. “Бигрәк тәмле! Ой, телем, телем!” – дим. Шулчак сабый: “Әни,  Әмир абый телен йоткан”, – дип елый башлады. Ник куркыттым инде, дип соңыннан үкенеп тә куйдым,  – ди Әмир ага. – Ә икенче көнне  чия төбендәге әрек­мән  астына курчак яшереп куйдым. “Кара, нәрсә шыгырдый соң?” – дим Лолага. Бер­гәләп шуны эзләдек. Аны тапкач, бик сөенде инде. Менә шул сабыйларны сөен­дерергә яратам. Аларда хәйләкәрлек юк. Үзем дә каеннар арасында 15 минут утыр­сам, борчуларымны онытам”.


Җиләк-җимешне мулдан үстереп тә, кулына үлчәү тотып карамаган ул.  Умарта тоткан чакта да балын күч­тәнәчкә өләшкән. Үсенте­ләрне исә теләгән һәр кешегә бирә. Груша, кура җиләк­лә­рең бик эре, синең бакчаңда үсмә­гән­дер, дип  шиклә­нүчеләр дә бар икән. Имән­нәренең киң яфраклары да игътибарны җәлеп итә. “Мин бакчама ашлама керт­мим. Агач төплә­ренә көл чәчәм дә күп итеп су сибәм. Көз көне берничә тапкыр краннан салкын су агызам. Уңышның бөтен хикмәте шунда гына”, – ди бакчачы.