Ватаным Татарстан   /№ 21, 09.02.2018/


Яхшы табибка авылда да эш күп

 

Район җирендә теге яки бу өлкә буенча табиблар җи­теш­мәве сер түгел. Бигрәк тә тар белгечлек буенча кеше табуы кыен. Читтән чакырам дисә, аларга шартлар кирәк. Соңгы елларда бу уңайдан Саба районында шактый зур эш башкарылган. Миллион сумлык федераль программа нигезендә, авыл җиренә дә табиблар кайта башлаган. Биредә бүген шундый 15 белгеч эшли. Моннан тыш, әле районга нарколог-психиатр, рентгенолог, неонтолог, функциональ-диагностика табибы кирәк икән.

s1
Җирле хастаханәдәге бу үз­гәрешләрне баш табиб Марат Йосыповның эшкә килүе белән дә бәйләүчеләр бар. Үзе тумышы белән Саба кешесе булса да, туган якларына 30 ел үткәч кенә кайту насыйп була аңа. Аңарчы дистә елдан артык Аксубай һәм Нурлатта баш табиб булып эшли. Белгечлеге буенча ул –  уролог. 1988 елда Республика клиник хастаха­нә­сендә башлаган эшен баш табиб вазыйфасында да дәвам итә. Сабага кайткач, үз янына 14 ел республика онкология диспансерында эшләгән табиб-уролог Рәшит Гыйләҗевне чакырып ала. Бүген икәүләшеп зур эшләр башкарырга алынганнар. Биредә республикада беренче булып җенес бизенә лазер ярдәмендә операция ясый башлаганнар. Алар үз тәҗрибәләрен башкалар белән дә уртаклашалар. Бүген бирегә республиканың төрле районнарыннан килеп операция ясатучылар арткан. Күбесе шушы яңа­лыкны ишетеп килгән.

 
– Ирләр авырулары арасыннан җенес бизе (аденома простаты) – иң еш була торган авырулар­ның берсе. Аны өлкән ир-атларның барысында да очратырга була. Урология өлкәсе буенча махсуслашкач, эшемнең нигезе итеп шушы проблеманы алдым. Дөньядагы күп кенә яңа ысулларны өйрәндек. Башта Рос­товка бардык. Аннан Германиягә барып укып кайттык. Бер атна Мюнстер шәһәренең медицина клиникасында практик дәрес­ләрдә укып өйрәндек, профессор Армен Сэккердан тәҗрибә тупладык. Мәскәү докторы, профессор Николай Иванович Сорокин да ярдәм итте. Ул Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче медицина университетында онко­логия-урология бүлеге мөдире булып эшли. Өч-дүрт айга Сабага кайтып, шул вакыт аралыгында башкарган эшләребезне тикшерә, пациентларыбызны кабат карый. Бер­гәләп операцияләр үткәрә­без. Әнә шулай бер ел тыгыз хезмәт­тәшлек алып барабыз. Заманча җиһазлар булмаса, нәти­җәгә ирешә алмас идек. Алары район хакимияте башлыгы яр­дәме белән алынды, – дип сөйли Марат Рафаэль улы. – Беренче операцияләр 2017 елның июнь аенда ясалды. 25 кешегә ярдәм иттек. Эндоскопик лазер белән операция ясау организмны зур җәрәхәтләр ясаудан саклап кала. Авыруны 5-10 көн күзәткәннән соң, өенә кайтарып җибәрәбез. Авыру 3 ай, 6 ай, 1 елдан соң да тикшеренергә килә. Әлмәт, Яңа Чишмә, Азнакай якларыннан операция ясатырга килү­челәр күп булды.


Районның Шәмәрдән бистә­сендә урнашкан районара гемодиализ үзәгендә дә зур төзеклән­дерү эшләре алып барыла. “Элек монда кысан бүлмәләр булса, хәзер уңайлыклар тудырылды. Креслолары белән бергә сигез яңа аппарат алып, искеләрен алыштырдык. Анда бүген 57 авыру дәвалана. Теләче, Саба, Кукмара, Балтач, Арчадан килгән кешеләр дә бар. Бу районнар безнең үзәккә беркетелгән, алардан тыш Киров өлкәсенең Малмыж ягын да үзебезгә кабул итәбез. Алар өчен барысын да эш­ләргә тырышабыз. Элек авырулар өчен махсус телевизор бар иде. Тик берсенең кино карыйсы килә, икенчесенең концерт тың­лыйсы килә дигәндәй. Ятып торган ке­ше­гә 3-4 сәгать шактый озак ул. Шуңа да район башлыгы Рәис Миңне­ханов тәкъ­диме бе­лән дәвалану­чыларга план­шет алып бирелде. Хәзер яткан килеш язышырга, социаль челтәр­ләрдә утырырга була”, – дип сөйли баш табиб.


Озакламый Казанга йөрмичә генә, Сабада инсульт авыруыннан дәваланырга мөмкин булачак. Биредә баш мие кан әйләнеше бозылуга бәйле кан тамырларын дәвалау үзәге ачарга җыеналар. “Бу безнең хыял иде. Киләчәктә ике этажлы корпусны аерым җирдә төзеячәкбез. Проект эш­ләре алып барыла, – ди табиб. – Сабага инсульт кичергән кешеләрне алып килү мөмкинлеге туачак. Баш мие эшчәнлегенең бозылуына бәйле булган авыруларны дә­валарга алыначакбыз. Аны 12 урынлы булыр дип исәпләп торабыз. Ул безнең районара үзәк булачак”.

 

Җенес бизе авыруыннан саклану өчен ирләр табибына даими күренеп торырга кирәк, бигрәк тә 50 яшьтән соң организмдагы үзгәрешләргә игътибар итү зарур. Авыруның килеп чыгу сәбәпләрен табиблар сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, организмдагы гормональ үзгәрешләр һәм утырып эшләүгә бәйләп карыйлар. Җенес бизе авыруларын булдырмас өчен дөрес тукланырга, физик активлыкны арттырырга, салкын тидермәскә кирәк.