Ватаным Татарстан   /№ 27, 23.02.2018/


Төзүчегә тылмач кирәкми

 

Урысча укысаң гына кеше буласың. Узган гасырда ук барлыкка килгән әлеге фикер соңгы елларда янә баш калкытты. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында исә моны кире кагарга тырышалар. Техник белем бирүче бу вузда инде егерме җиде ел буе татарча укыталар. Ә башкаларга нәрсә комачаулый?

 15-2
Ияләшкәч, җиңелрәк...

“Татарча уку мөмкинлеген тәкъдим иткәч, “Унбер ел буе татарча укыдык бит инде, мыскыл итмәгез”, – дип үпкәләүчеләр дә очрый. Гаризаны 4-5әр кәгазьне боза-боза урысча язса язалар, тик фикерләреннән кире кайтмыйлар. Татарча укымыйм дип, түләүле вузга китүчеләр дә булгалый, – ди  КДАТУ галиме Фәрит Хуҗин. – Бәхеткә, татарча укырга атлыгып торган яшьләр дә бар. Андыйлар шәһәр балалары арасында да очрый.


Данияр Әхтәмов Лаеш районы­ның Державино мәктәбендә татарча белем алган. Вузда татарча белем алу мөмкинлеге бирелүгә сөе­нүен яшерми. “Шәһәрдә яшәгәч, урыс телен белмичә калмабыз анысы. Һәр вузда татарча белем бирә торган факультетлар булырга тиеш дип саныйм. Без бит Татарстанда яшибез”, – ди беренче курс студенты.

“Терминнарны ике телдә аңлатам”

Уку йорты җитәкчелеге ел саен  татар төркеменә 15 бюджет урыны бүлеп бирә. Элегрәк ике төркем җыйганнар. Уку йорты белгечләре район мәктәпләренә барып, татарча белем алу мөмкинлеге турында сөйли. Ректор Рәшит Низамов әй­түенчә, татар телендә белем бирү­не кысрыкларга тырышсалар да, уку йорты татарча укытуга туг­ры калачак. “Бездә студентлар ике ел татарча, ике ел урысча укый. Татарстанда яшәү, эшләү өчен яшьләргә ныклы нигез булдырабыз”, – ди ул.


“Теләсә кайсы вузда татарча укытып була. Бары теләк кенә кирәк, – ди КДАТУның механика кафедрасы доценты, татар телендә укыту буенча методик кабинет мө­дире Рәшит Шакир­җанов. – Элек татар төркеменә  туган телдә әңгәмә уздырып кабул итә идек. Хәзер Мәскәү барлык абитуриентларга да бертөрле  шартлар тудырырга куша. Соңын­нан  абитуриентлар, татар телендә укыйсым килә, дип гариза яза. Урысча  укыганнар да бер-ике лекциядән соң татарчага бик тиз ияләшә. Ике елдан соң татар төркемнәрендәге студентлар урыс телендә укуга күчә. Мин үз фәнем буенча өченче курста да укытам әле. Татарча укытып, имтихан алам. Терминнарны ике телдә дә аң­латам. Татар төр­кемнәрендәге студентлар аеруча тырыш һәм белемнәре дә югарырак. Соңгы ике елда  алар арасында фәнни эш белән кызыксынучылар да артты. Магистратурага керүче­ләр дә бар. Укып бетергәч, күбесе  шәһәрдә калырга тырыша. Чөнки авылда эш юк”.

Дәреслекләр басыла тора

Татарча укыту өчен дәреслеге дә, мөгаллиме дә кирәк. Бүген  КДАТУда 17 укытучы төрле фәннән татарча белем бирә. Аларга ректор тарафыннан да ярдәм бар. Рейтинг­ларына карап, өстәмә баллар би­релә. Элек ике телне белгән мө­галлимнәргә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү дә булган. Яхшырак хезмәт хакы алу өчен телне өйрәнергә этәргеч булган бу. Укытучылар фикеренчә, бу алымны кире кайтарырга кирәк. Физика, химия, математика кебек фәннәрдән белгечләр җитә. Ә менә махсус фәннәрдән  мөгаллимнәргә кытлык сизелә.


Күптән түгел вузда татарча физика дәреслеген тәкъдим иттеләр. Анда 500дән артык мәсьәлә, терминнар, механика, атом физикасы, молекуляр физика һәм башка темаларга урын бирелгән. Аңа кадәр политехник урысча-татарча сүзлек чыгарганнар иде. Сүзлекләр татарча укытырга бик нык ярдәм итә икән. Соңгысын Рәшит Шакир­җа­нов ике ел әзерләгән. Информатика дәрес­леген дә язарга җыеналар. Вузда барлыгы 170тән артык татарча  басма нәшер ителгән. Шуның 11е – дәреслек.


– Моңа кадәр КАИ галимнәре тарафыннан эшләнгән физика дәреслеге буенча укыттык. Әмма бакалаврлар әзерли башлагач, яңа программа язу ихтыяҗы туды. Төзелеш университеты, бакалавр­лар­ны укыту үзенчәлеген  исәпкә алып,  яңа физика дәресе әзер­ләде, – ди галим.

Татарча уку  файдалы

Рәшит Шакирҗанов фике­рен­чә, татарча уку баланың фикерләү дәрәҗәсен арттыра. Техник фән­нәрне туган телдә укыту бик тә   отышлы. Моны фәнни тикше­ре­нүләр дә күрсәтә, ди. “Милли университет булдыру зарур. Ул бөтен татар халкы өчен белгечләр әзер­ли торган университет булырга тиеш. Шул­кадәр кимсетелдек ки,  кеше саны буенча Рос­сиядә икенче урында торган татар халкы – университетсыз, – ди Рәшит Әгъ­лә улы. – Дингә игътибар бирелә, фәнгә – юк. Зурдан кубып, югары дәрәҗәле дини уку йорты – Болгар ислам академиясе ачабыз, ә халкыбыз өчен мәгариф һәм фән өлкәсендә белгечләр әзерли торган югары уку йортыбыз һаман да юк. Милли университет та киң колачлы Евразия күлә­мендә, аның статусы халыкара фәнни-тикше­ренү юнәле­шендә булырга, аны ачарга Федераль үзәк тә булышырга тиеш. Мәга­риф турындагы федераль закон нигезендә милли университет ачарга тулы хокукыбыз бар. Татар милли университетын аерым бер вуз итеп кенә күз алдына китереп булмый. Башлангыч чорда уни­верситетның базасы төрле университетларда булырга мөмкин. Әйтик, медицина вузында – медицина,  төзелеш вузында – төзелеш юнәлеше. Башлангыч курсларда уку татар телендә алып барылса, югарырак курсларда, белгечлеккә карап, татарча, урысча, инглизчә һәм башка телләрдә, дистанцион рәвештә дә булырга мөмкин”.