Ватаным Татарстан   /№ 40, 17.03.2017/


Җыр язу – кәсеп түгел

 

Татар эстрадасында Габдразак Минвәлиев җырларын башкармаган җырчы калмагандыр да, шәт. Балык Бистәсе районында яшәп иҗат иткән профессиональ композитор ул. Аның белән авыл – шәһәр, үзешчән­лек һәм профессиональлек, фестивальләр арасындагы аерма хакында сөйләштек.

18-1
– Иң беренче язган җы­ры­гызны хәтерлисезме?


– Хәтерлим, әлбәттә. “Мә­хәб­бәтең алда әле, алда әле” дип атала иде ул.  Мине әле беркем белми, ә җырны гавамга чыгарасы килә. Җырла әле дип, театр училищесында укып йөргән кызга тапшырдым. Җыр танылды, әмма авторы дип мин түгел, Рөстәм Вәлиев саналды. Дөрес, ул азмы-күпме төзә­телгән иде. Моңа охшаш хәл тагын да булды әле. “Кыр казлары” дигән җыр иде ул. Анысын да бер композитор үзгәртеп, үзенеке итеп танытты. Мондый хәлләр тәмам алҗыт­кач, берзаман “Барс Медиа” ширкәте белән килешү төзедем. Бу адымымнан миңа караганда алар отты бугай. Хәзер ирекле композитор, бернинди ширкәткә дә карамыйм.

 
– Сезнең җырларны кем­нәр башкара?


– Берсендә иллеләп җырчыны санадым. Салават Фәт­хетдинов та, Резедә Шәрәфиева да, Рөстәм Закиров, Закир Шаһ­бан, Зөлфия-Җә­вит Шакировлар – җыеп әйт­кәндә, татар эстрада­сының танылган җыр­­чылары минем иҗатымны урап узмый.


– Җыр язып, тормышны алып барып буламы?


– Җыр язуны кәсепкә әй­лән­дерергә ярамый. Акчага язып булмый ул – күңелнең бер халәте. Алдан үземнең көй язып йөр­гәнемне аңламадым да мин. Күрәм бер кү­ренеш, яки укыйм – күңелдә музыка ярала. Кайчак төштә ишетәм. Берзаман төштә тулы бер концерт карадым. Карале, нинди матур җыр­лар, дип сокланам икән. Уянып киткәч, байтак вакыт үткәч кенә, үз җырларымны тыңлап ятканымны аңладым. Андый чакта онытылганчы кәгазьгә төшерергә тырышам. Күрәсең, иҗат – күкләр­дән килә торган олы бер бүләк­тер ул. Хәтта иҗат кешеләрен арадашчылар дип тә уйлап куям. Тормышны исә умартачылык белән алып барам. Бу өлкәдә стажым ике дистә елга җыела. Уртача алганда сезон саен икешәр тонна бал алам. Шул табышка яшибез, төзелеш эшлә­рен алып барабыз.


– Үзегезгә аеруча якын җыр бармы?


– Минем өчен иң якыны, иң әйбәте иң соңгы язылган җыр була. Ул миңа шундый ошый, аннан да яхшырак яза алмамын кебек тоела. Әлеге җырны иң яхшы артистка бирәсе килә башлый. Бервакыт тагын бер җыр туа. Инде теге җыр түгел, бусы әйбәт кебек тоела.


– Иҗат кешесенә каладан читтә яшәү комачаулыймы?


– Хәзер бит ара проблема тү­гел. Телефон, интернет бар. Те­лә­гән кеше үзенә җайлы юл белән элемтәгә чыга ала. Иҗат кешесенә исә таш түшәлгән юл, таш йортларга караганда иркенлек, авыл һавасы, табигать файдалырак. Тумышым белән Балык Бистәсенең Олы Елга авылыннан мин. Яшәвем –  Масловка авылында. Чөнки монда музыка мәктәбе бар иде. Үземне музыкадан башка күз алдына да китермәдем. Дөрес, композитор булырга хыялланмадым. Кечке­нәдән баянда уйнарга кызыктым. Тугыз балалы ишле гаиләдә бөте­несенең дә теләген, сәләтен үсте­рергә мөмкинлек булмый. Олуг җырчыбыз Илһам абый Шакиров әйтмешли, безгә моң әнә шул игътибар аз булудан, тормыш кысынкылыгыннан килгән инде ул. Алт­мышынчы елда табында ипие, бәрәңгесе булса да, кинога барырга биш тиен акчасы юк иде. Шушындый мизгелләр авыр тәэсир иткән, безне басынкы иткәндер, мөгаен. Хәзер, Аллага шөкер, җитеш тормышта яшибез.


– Дүрт йөздән артык җыр иҗат иткәнсез икән. Ләкин алар туплап чыгарылмаган. Бу эштә дә елдамнар бар, Сез нигәдер ашыкмыйсыз.


– Иҗат итә һәм үзен, эшен күрсәтә белә торган кешеләр бар. Ә мин менә яза гына беләм, эшемне күрсәтә белмим. Артист, җы­рымны алып, тамашачыга мин теләгәнчә җиткерә алса, күңелем була. Ә җырларны тупларга вакыт җитте шул. Алар­ның мәгънәсе, тирән фәлсәфәсе бар. Үземә якын темаларга музыка туа бит. Әйтик, бер ялгыз әбинең картлык көнен­дәге уйланулары. Йә булмаса ташландык авыл йорты. Бәгыре таш булмаган бөтен кешене кузгата торган темалар бит бу. Җыр аша кешене югарыга күтәреп тә була, йә булмаса адаштырырга, яр­сытыр­га да була. Нинди җыр тың­ла­вына карап, кешегә бәя биреп тә бу­ла. Җырны мин кешенең эчке дөньясының чагылышы дип саныйм.


– Музыка язганда үзегез өчен аерым кагыйдәләр бармы?


– Әлбәттә, анда безнең милли моңнар яңгырарга тиеш. Минем бер гадәтем бар: җыр тугач та аны башка милләт кешеләренә тыңла­тып карыйм. Әгәр алар да шаккатып тыңлый икән, димәк, аны дөнья­га чыгарырга була. Бу фикер алтмышынчы елларда узган татар сәнгате декадасы нәтиҗәләреннән соң күңелгә кереп калган иде. Җырчы Илһам Шакиров чыгышын тыңлаганнан соң, танылган виолончелист, Россиянең халык ар­тис­ты Мстислав Ростропович, ме­нә бит татарда нинди җырчы бар, ә җырлары нинди, үзәкне өзә, дигән. Безгә менә шундый дәрәҗәгә омтылырга кирәк. Хәзер Мәскәүгә тәкъ­дим иткән концертларны күз алдыгызга китерегез. Боларны тың­­лаганнан соң Ростропович ни дияр иде икән? Җырчы да, композитор белән шагыйрь дә җыр бе­лән башкаларга милләтне күр­сәтә. Бу – бик зур җаваплылык. Ә без шуны аңлап җиткермибез кебек.


– Бу җәһәттән Сез иҗат иткән җыр төрки дөньяга танылды. Алинә Шәрипҗанова “Үпкәлә­мим” җыры белән “Төреквиде­ние” эстрада фестивалендә уңыш яулады.


– Бу җырның шигыре – Балык Бистәсе районы газетасының баш мөхәррире Вазыйх Фатыйховныкы. Ул хәтта шигырь дә түгел, кү­ләмле поэма иде. Укыдым да шаккаттым, шулкадәр тирән мәгънәле иде. Шуннан өч күплетын сайлап алып, көй яздым. Сүзләре битараф калдырмый, фикере тетрәндерә икән, бу җырга тамашачы да битараф була алмый инде.


– Музыка өлкәсендәге хәл­ләрне күзәтәсездер, шәт. Хәзер нота грамотасы булмаса да, җыр язып була. Үзең шагыйрь дә, композитор да, башкаручы да булып була.


– Бу күренешләр борчуга сала. Мин музыкаль белем кирәк дип саныйм. Белем ул – дөнья сәнгате белән танышу, музыкадагы агымнарны аңлау, классик әсәрләрне белү дә. Болар булмаса, өстән-өстән генә язу була. Мин аны иҗатка саный алмыйм. “Композитор” дигән сүзнең мәгънәсен карагыз сез. Композит безнеңчәгә әй­ләндергәндә “кабатлау” дигәнне аң­лата. Иҗат кешесе җыйган белем­нәрен үзе аша үткәреп кәгазьгә төшерә дигән сүз бу. Ә белем булмаса, нәрсәне кабатлап була? Шунысы да бар: кабатлау ул әле күчерү дигән сүз түгел. Болар – капма-каршы фикерләр. Кайбер әсәрләргә карата бу татарча түгел дигән  сүзне дә ишетергә туры килә. Мондый бәягә бик сак карарга кирәк. Ахыр чиктә, пентатоникага хилафлык китермим дип, үзеңне биш нота белән генә чикләргә дә ярамый. Европа алымнарын өй­рәнү­гә бер дә каршы түгел мин.


– Җырчылар ясаган иң еш хата, Сезнеңчә, нинди?


– Җыр авторларын санламау. Җыр бит ул шагыйрьнең, ком­по­зиторның кичереш­ләреннән гый­барәт. Моны күрмәмешкә салышу күңелгә тими дип ялганлый алмыйм, тия. Әхлак законнары гамәл­дә булган җирләрдә мондый башбаштаклык юк. Анда авторларны санга сукмасалар, судка биреп, үз хокукларын яклый алалар. Бездә әлегә хәлләр мактанырлык түгел.


– Эстрадада тәртип урнаштыру башланды да кебек. “Үз­гәреш җиле” фестивале, мә­сә­лән, шул җәһәттән оештырылды булса кирәк.


– Быел “Татар җыры”, “Татар моңы”, “Үзгәреш җиле” фести­валь­ләрен тамаша кылдык. Болар арасында минем өчен иң түбәне “Татар җыры” булды. Чөнки башка­ру­чыларның күбесе үзешчән дәрә­җәсендә, махсус белемнәре юк. Алар арасында җыр язып, автор-баш­каручы булып чыкканнары да бар. Чыктылар, ә тавышлары җит­мәде. Җыр сүзләре турында әйтә­се дә юк. Икенчедән, әгәр фестиваль “Татар җыры” дигән зур исем  алган икән, нигә анда татарны дөнья­га таныткан җырчылар, әйтик, Динә Гарипова, Эльмира Кәли­мулли­налар юк? Чөнки алар янәшәсенә ротация белән халык миен агулаучыларны янәшә куеп булмый. “Татар моңы” – яшьләргә танылу өчен әй­бәт проект. Монда репертуар җә­һәтеннән дә таләп зур. “Үзгәреш җиле”нә килгәндә, мин аны халыкка ияреп сүгү ягында түгел. Оркестрга сөен­дем. Кызганыч, үзебез­не­ке түгел, Мәскәүнеке икән. Үзе­без­нең оркестрны шушы формат өчен әзерлисе иде. Татарстанның да шәп коллективлары бар бит. “Үз­гәреш...”тән үрнәк алып, Татарстанда үткәрелә торган  концертларның өчтән берен генә булса да оркестр белән оештырсак, нинди омтылыш булыр иде!  Дөрес, башта мин бу фестивальне “Голос” проекты кебек булыр дип өметләнгән идем, алай ук барып чыкмады. Классик җыр­ларны үзгәртүгә килгәндә, монда сакчыллык җитмәгән. Шулай да, җырның фәлсәфәсенә  хилафлык китермәгән чыгышлар да булды. Болар инде дөньяга чыгарырга әзер чыгышлар иде. Шундыйлардан Илнар Миранов белән Алинә Шәрипҗанова башкаруында “Олы юлның тузаны” җырын әйтеп була.


– Дөньякүләм фестиваль­ләр турында сүз чыкса, бездә яхшы җыр юк, дигән фикерне ише­тергә туры килә.


– Бөтен фаҗига дә шунда, талантларны үҗәтләр каплап китә. Әйтик, Балык Бистәсендә бер дигән мәдәният йорты салып куйдылар. Казан артистлары концертлар белән бирегә еш килә башлады. Шунда, ни хикмәт, юк кына җырчыга халык өерелеп килә, ә чын профессионалы тамашачы җыя алмый. Арзанлы җырлар бе­лән халык зәвыгын бозып бетер­гәнбез. Ак белән караны аермый башладылар. Димәк, фестиваль­ләрне әзер­ләүчеләргә дә күрә караулык чире йоккан. Шуңа күрә мин музыка мәктәбендә иң беренче чиратта зәвыклы тамашачы әзер­ләү бурычы куела дип уйлыйм. Ә чын талант ул әллә нигә бер генә була.