Ватаным Татарстан   /№ 53, 14.04.2018/


Туйдырмый торган дүрт сорау


Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән әти-әниләр өчен узачак имтиханда  катнашырга җыена. Билгеле булганча, урыс теленнән сынауны яхшы баллга тапшырган иде. “Татар теле нәтиҗәләре  бераз начаррак булыр дип уйлыйм. Әмма бу миңа аны яхшырак белү өчен этәргеч булачак”, – диде ул кичә әти-әниләрнең интернет җыелышында. Анда БДИга әзерләнү турында сөйләштеләр.

2-3
– Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белән очрашкач, миңа  БДИ тапшырырга тәкъдим итте. Барып кайткач, тагын бер тапкыр сөйләшербез, диде. Сынауга кадәр БДИ турында фикерем бөтенләй башкача иде. Кызым  әзер­ләнгәндә кызык­сын­ганым булды. Ул чакта  тестларда бер үк төр­ле җа­ваплар кабатлана иде. Бүген аның эчтәлеге үзгәр­де. БДИда нәр­сә майтарылганын үз күз­ләрем белән күрәсем килде. Би­грәк тә психологик ягы кызыксындырды. Февраль аенда урыс те­лен­нән имтиханда катнаштым, – дип сөй­ләде Рафис Бор­һанов. – Металл кыса аша үткәндә барлык әй­бер­ләрне калдырып керә­сең. Миңа бланклар тутыру бик озак кебек тоелды. Шактый сабырлык кирәк. Бак­саң,   укучылар моны ике-өч минутта тутыра икән. Ышан­маган идем, үзлә­реннән сорадым. Имтиханда  вакытны дөрес билгеләргә кирәк. Шпаргалка алып керү турында бөтенләй уйламагыз! Ул  –  автомат рәвештә икенче елга калу  дигән сүз.  Ба­ланың башында кесәдәге язуны тартып чыгару уе гына булачак.  Башы эшләми башлый. “2ле”­не төзәтергә дә  була әле. Ә менә шпаргалка, кесә телефоны белән тотылганнар сынауны икен­че елга гына бирә алачак. Футболчы кырга  ка­гый­дә­ләрне өй­рә­неп чыга бит. Сынауда да бел­гәнеңне күрсә­тергә ки­рәк.


Күпме тукып торсаң да,  хәйләкәр адымга барырга теләүчеләр табыла тора. Быел да имтиханны алдан бирү этабында металл кыса аша үткәндә унлап укучыга  кесә телефонын калдырырга туры килгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф өлкәсенә кү­зәт­че­лек итү департаменты  рәисе урынбасары  Рә­мис Мө­җи­пов әйтте. “Әгәр имтиханда тотылган булсалар, ахыры хәерле булмаган булыр иде. Металл “капка”, видеокү­зә­түләрнең фай­­дасы бар. Ки­бетләрдә күзәтү җай­лан­маларына бе­­рәүнең дә исе китми, аны тәнкыйть­лә­миләр бит. БДИ да шулай булырга тиеш”, – диде ул.


Психологлар да үз ки­ңәшләрен бирергә тырышты. Казанның “Росток” психологы Инна Идрисова әти-әни­ләргә балаларда ышаныч  тудырырга, яхшы әй­бер­ләр турында гына сөйләргә куша. Уңышсызлыкларны искә тө­шерергә, куркытырга ярамый. “Бала үзенең нинди фән­не бирә алу-алмавын алдан ук ачыкласын. Бу очракта авыррак үзләштергән фән­нән репетитор ялларга була. Куркытуның бервакытта да файда китергәне юк.  Балаларыгызга көн саен дүрт сорау бирегез. Болар – “Кө­нең ничек үтте?”, “Дус­ла­рың­ның хәле ничек?”, “Бүген нинди яхшы яңа­лыгың  бар?”, “Сиңа минем ярдәм кирәк­миме?” Бу әти-әниләргә мө­нәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк”, – ди ул.


Башкалабыздагы 177 нче лицейның психологы Светлана Авдонина  9 нчы сыйныф укучылары арасында уздырган сораштыру нә­ти­җәләрен китерде. “Балалар, имтиханны тапшыра алмам,  әти-әниләр борчылыр, сорауны аңламам, дип борчыла. Уку­чыларның 34 проценты  әти-әниләрен хафа­лан­дырудан курка.   Эле­г­рәк, әти-әниләр им­тиха­ныңны бирә алмый­сың дип куркыта, ярсыта, дигән җа­ваплар ише­тергә туры килә иде. Хәзер балалар әти-әни­ләренең тырышлыгын аң­лый. Аларны борчыйсылары килми”, – ди ул.


Казан дәүләт медицина университетының 1 нче курс студенты Ринат Вәлиәхмәтов имтихан бирү серләре белән уртаклашты. “Мин бөтенесен дә беләм, сынауны яхшы би­рәчәкмен, дип кабатлап торырга кирәк. Баш мие  моны үзенә сеңдерәчәк. Һәм чыннан да шулай була. Күбрәк авыр биремнәрне эшләгез! Шпаргалканы өйдә язудан берәү дә тыймый. Ул хәтерне яхшырта. Әмма сынауга алып кермәгез! Белмим дип сынаудан  чыгып кит­мәгез! Күп әй­бер соңын­нан гына искә тө­шә”, – диде Ринат.