Ватаным Татарстан   /№ 55, 18.04.2018/


Дөнья хәлен белеп булмый


Бездә урман янмаячак! Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әнә шулай дип ышандыра. Россиянең төрле төбәкләрендә ел башыннан 660 урман янгыны очрагы теркәлгән. Рес­публика урманчылары 15 апрельдән янгынга каршы көрәш сезонын ачты. Татарстанда җиде ел рәттән урманнар янмаса да, соңгы елларда 54 тапкыр коры үләнгә ут кабу очрагы булган. Утны вакытында күреп алмасаң, аның бөтен әйләнә-тирәгә күчүе ихтимал. Кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

2-3
– Бүген Амур өлкәсендә 161 янгын очрагы теркәл­гән. Бу –177 мең гектар мәй­дан урман яна дигән сүз. Оренбург, Пенза өлкәлә­рендә дә мондый хәлләр булган. Татарстанда да Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әл­мәт, Яшел Үзән шәһәрләре тирәсендә янгын чыгу куркынычы бар. Май бәйрәм­нәре җитәрәк халык ял итәргә табигатькә ашыга, – ди Равил Кузюров. – Ут-күз­нең күп очракта ке­шеләр­нең тирә-якка сакчыл карамавы нәтиҗәсендә килеп чыкканын беләбез. Шу­ңа төп бурычыбыз – халыкка аңлату эшләре алып бару. Министрлык янгыннарны булдырмаска әзер, дип өз­дереп әйтә алам. Президентыбыз урман хуҗалыгына зур игътибар бирә. Техникабыз да җитәрлек. Республикада төрле типтагы 18 янгын-химик станцияләре бар. Максатыбыз – янгын сүндерү түгел, аны булдырмый калу. Моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Инспекторларыбыз янгын куркынычы зур булган урыннарда кизү тора. Һавадан да күзәтүләр алып барыла. Урман янгыннарын сүндерү буенча махсус план нигезендә, 2018 ел­да 343 кеше, 310 берәм­лек техника җәлеп ителә­чәк. Шулай ук 203 ирекле янгын дружинасы оешты. Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем эшли. Алар­ның максаты – билгеләнгән маршрут буенча урманны күзәтү”, – ди министр.


Урманчыларны ел саен янгынга каршы торырга өйрәтәләр. Быел ул Нурлат урманчылыгында узачак. Мондый күнегүләр дә ярдәм итә, ди Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җи­тәкчесе Камил Газизов. “Урманнарны чиста тоту кирәк. Чөнки корыган агачларга ут тиз каба. Урманга керү-чыгу юллары ачык бит. Янгын куркынычы янаса, йокы кача инде. Урманны сакларга кирәк. Ничек итепме? Шырпы сызмыйча!” – ди ул.


Сер түгел, соңгы елларда урманнарга керсәң, ая­гыңны сындырырга мөмкин. Җиләк-җимешен җыеп ала беләбез, ә корыган агач, чыбыклар шул килеш ята. Бу хакта министр үз фикерен җиткерде. “Тиз­дән урман эчендәге чы­бык-чабык­ны те­ләгән кешегә җыеп алырга мөмкин булачак. Әм­ма йөрергә ярый дип, анда те­ләсә нәрсә эшләргә ярамас. Агач аударырга, үсеп утырганына зыян китерергә юл куелмас. Һәр агачның үз хуҗасы бар. Урманчыларны әйтүем. Коры агач җыясы килгән кешегә алар тиешле мәйданны бүлеп бирәчәк. Шул рәвешле без урманнарны чистарта алачакбыз, – диде Равил Кузюров.


Көннәр җылынуга, кү­ңел үзеннән-үзе табигать­кә тартыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлы­гы­ның Та­тарстандагы идарәсе хез­мәткәрләре халыкны уяу булырга чакыра. “Учакны коры үләннән 50 метр ерак­лыкта ягарга кирәк. Үзегез белән 200 литр су да булсын. Ут кабуга юл куярга ярамый, – ди Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко. Су дигәннән, монысы – тагын бер зур проблема әле. Быел халык синоптиклары җәйнең коры килүен фаразлый. Димәк, янгын куркынычы тагын да арта. Ә менә авылларда сусызлык проблемасы бар.


Дөнья хәлен белеп булмый. Ут-күз булса, нишләргә соң? Урманчылар монысына да әзер. Янгын сүндерү машиналары җитәрлек, күп урманнарда күл бар. Яр­дәмгә янгын сүндерүче вертолет килергә мөмкин. Хәер, каяндыр ярдәм килер әле дип утырганчы, бу чорда үзебезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Министр юкка гына, бар да үзебездән тора, табигатькә зыян салмыйк, ял итәргә чыксак та, тиешле таләп­ләр­не үтик, дими. Кызганыч, кисәтү генә җитми шул. Кайчак тәртип бозу­чыларның кем икәнен дә белеп булмый. Тотылмаган карак түгел, ди безнең халык. Ә менә урманчылар, зыян салган һәркемнең эзе­нә төшәчәкбез, дип ышан­дыра. Булыр да, алар хәзер җәяү генә йөрми, урман эчендә хәрәкәтләнергә махсус машиналары бар. Һава­дан да видеога тө­шереп ки­тәләр. Тәртип бозучыларга да таләпләр катгый. Тиешсез урында учак яккан ке­шегә – 1 мең 500 сумнан 3 меңгә, вазифаи затларга – 10 меңнән 20 меңгә, юридик затларга 50 меңнән 200 меңгә кадәр штраф каралган. Ә менә учак ягу бөтен­ләй тыелган вакытта ял итәр­гә яратучы кешеләр 4-5 меңнәрен түләргә тиеш була. Вазифаи һәм юридик затларга да штраф күләме бер­мә-бер арта. Урманда янгын чыгарган кешеләр 5 мең сум түләсә, юридик затлар 1 мил­лион сум акчасыннан колак кагачак.