Ватаным Татарстан   /№ 57, 20.04.2018/


Килеп җиттек. Нишлибез?

 

Бу юлы фаҗига Америкада да, Бурятия, Пермьдә дә түгел, күршедәге Башкортстан мәктәбендә килеп чыкты. Тагын бер үсмер  кулына пычак алган. Аның уенда мәктәпне яндыру нияте дә булган. Мәктәпләрдә кабат тынычлык югалды. Ә  сорау һаман бер: мондый фаҗигане ничек булдырмаска?

 15-2
Ел күңелсез башланды. Башта  Пермьдә 16 яшьлек ике укучы мәктәпкә салкын корал белән үтеп, канкоеш оештырды. Анда  уннан артык кеше зыян күр­гән. Күп тә үтмәде, Бурятия мәктә­бендә аяныч хәл булды. Ә бу атнада Башкортстандагы 9 нчы сыйныф укучысы үзе укыган мәктәпкә  пычак тотып килгән. Дәресен калдырган үс­мер­не укытучысы коридордан алып кергән. Ә тегесе башта пычак белән сыйныфташын җәрә­хәт­ләгән, укытучысына ташланган. Укучы исә сый­ныфка ут төртеп, үз-үзенә кул салырга теләгән.
Социаль челтәрдәге кыланмышлары өчен егеткә кисәтү ясаган булганнар. Америка  мәк­тәп­ләренә һөҗүм итүче укучыларны, бүгенге җәмгыятьне күралмавын яшермәгән ул. “Мәктәптә ике ел буе теңкәмә тиделәр. Аларның ялваруын, күз яшен күрергә телим. Нәф­рәтем шул­кадәр зур, туктый алмыйм”, – дип язышкан Эстәр­ле­тамакта яшәүче үсмер. Туктый алмаган шул. Шулай итеп үзенә, тагын өч кешегә зыян китергән. Үсмергә һәм бу эшкә салкын караган  белгечләргә карата җинаять эше кузгатылган.


Болай булмый, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Февраль аенда Дәү­ләт Думасы депутаты Игорь Шубин балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә тиз ярсучан балаларны медицина, психология тикшеренүе үтәргә җи­бәрү хокукын бирә торган закон проекты тәкъ­дим иткән иде. Татарстан Мә­га­риф һәм фән министрлыгында иминлек мәсь­әләсенең  кон­троль­гә алынуын хәбәр иттеләр. Ел башында ук куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча боерык кабул ителгән. Анда мәктәпләргә кер­тү, иминлекне күзәтү,  әти-әни­ләр җыелышларын хокук саклау вә­килләре белән уздыру турында сүз бара. 


– Теләсә нинди сак хезмәте кую да ярдәм итмәскә мөмкин. Башкортстандагы хәлне террорчылар түгел, шул мәктәптәге укучы китереп чыгарган. Соңгы вакытта ил мәктәпләрендәге канлы вакыйгалардан соң әти-әниләр дә курка. Баланың тәрбиясе турында өйдә дә, мәктәптә дә даими сөйләшергә кирәк. Элек мондый хәлләр Америкада гына күзәтелсә, 10-15 ел эчен­дә безгә дә килеп җитте. Мәк­тәпкә укучылар корал, пычак тотып, бензин күтәреп килә башлады. Ул бит алдан план корган. Проблема моңа кадәр дә булган дигән сүз. Тәр­бия­челәр, укытучылар, әти-әниләр балалардагы үзгәреш­ләрне алдан ук күрергә тиеш. Кызганыч, хәзер әти-әниләр акча дип, тормыш артыннан куа. Укытучыларга да, дәресен биреп чыкса, шул җитә. Мәктәпнең ике канаты бар: берсе – белем, икенчесе – тәр­бия. Соңгысына игътибар кимеде, – ди Татарстан про­кура­ту­расының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтә­ле­шенә күзәт­челек итү бү­леге җи­тәкчесе Җәү­дәт  Ибра­һи­мов. – Элек урам  куркыныч  дия идек. Хә­зер анда тыныч. Урамга караганда, интернет куркынычрак. “Ба­ла­лар­ның рухи сә­ламәтлегенә зыян ки­терү ту­рын“­да Федераль Закон бар. Прокуратура, шуңа нигез­лә­неп, эш алып бара. Илдә ел саен  кур­кыныч янаган мең­ләгән сайт ябыла”.


“Бу өлкәдә республикада эш алып барылмый дип әйтә алмыйм. Күп  программалар бар. Фаҗигадә бала яки әти-әни үзе генә гаепле була алмый. Әти-әниләр балаларын начарлыкка өйрәтми. Әмма алар  янында бераз тыйнаграк булсыннар иде.  Әти-әнигә бар нәрсә дә тиз кирәк, яхшы кирәк. Биш яше тулмаган сабыйның кулына телефон тоттырып, аның интернетны яхшы белүенә сөенәләр. Моңа сөе­нергә кирәкми. Баланы тәр­бияләү зур тырышлык таләп иткәнне оныт­мыйсы иде. Соңгы вакытта укытучылар да тәрбия турында күбрәк сөйләшә башлады. Монысы  сөендерә, – ди балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча республика комис­сия­сенең җаваплы сәркатибе Ил­сөяр Гарифуллина. – Бүген матбугат чаралары  тискәре күре­неш­ләрне күрсәтергә тырыша. Яхшы әйберләр юкмыни? Фа­җига булгач кына язудан, сөй­ләү­дән файда юк бит”.


Республика мәктәпләренең уку белән генә мавыкмаганнары да бар. Казандагы 72 нче мәктәпнең директор урынбасары Ирина Карпухина әйтүенчә, уку йортында “килешү хезмәте” эшли. “Балалар уйнаганда бер-берсенә төртеп җибәрергә яки башка аңлашыл­маучанлык килеп чыгарга мөмкин. Белгечләр ярдәмендә, эш зурга киткәнче, ике як та бик тиз дуслашырга өл­герә. Кызлар арасында проблема юк. Мәктәп, әти-әни бер­дәм булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Бала белән сөйлә­шергә, хис-кичерешләрен аң­ларга ки­рәк. Мәктәпкә һөҗүм­нәр ул – нәф­рәт­нең соңгы тамчысы”, – ди тәрбия эшләре буенча урынбасар. 


Тәрбия эшенә мәктәп, гаилә ге­нә түгел, төрле оешмалар да үз кө­чен кертә ала. Әйтик, Азнакай районында тәрбиягә авыр би­релгән үсмерләргә  иҗтима­гый тәр­бия­челәр беркетелгән. Ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов ике үсмерне туры юлга бастырган инде. “Алар белән башларым әй­ләнеп бетте. Әмма  дил­бегәне кулдан ычкындырмадым. Эчәләр, тәмәке тарталар, бер сүз белән генә әйткән­дә, тәр­тип­лә­ре начар иде. Оныгымны да аларга беркеттем бит әле. Бакчада кишер, чөгендер түтәлләре бүлеп бирдем. Чүбен утадылар, соңыннан уңы­шын үзлә­ре­нә илттем. Җиләк җыяр­га йөрт­тем. Алар, килү белән, җиргә сузыла да ята. Кышка витамин дип кызыктыргач, җыя башлыйлар. Уку­чыларның укуы да, тәртибе дә үзгәрде. Үзләре дә рәх­мәт әйтте”, – ди Миргасыйм ага.


КФУның  психология һәм белем бирү кафедрасы доценты Рамил Гарифуллин  Эстәрлетамактагы уку­чының яшь­тәшләренә ташлануын очраклык диюне зур ялгышлык дип саный. “Бу хәлнең килеп чы­гу сәбәбе бер генә түгел. Коррекция сыйныфында төрле балалар укыган. Бүген балаларның ру­хи-их­тыя­ри үсеше бик түбән. Кеч­кенә генә үпкәне бик авыр кабул итә торган балалар була. Алар аерым игътибар таләп итә. Укытучылар кәгазь эше белән шөгыльләнә. Алар­ның физик яктан  һәр укучы белән аралашырга көче калмый. Мәктәп программасы катлауланды. Балалар мәк­тәптә генә түгел,  өйдә дә басымны сизә. Әти-әниләр күбрәк  уку белән генә кызыксына. Өстә­мә йөкнең  артуы  баланы ярсыта башлый, – дигән психиатр “Татар-Ин­форм” хә­бәрче­сенә.