Ватаным Татарстан   /№ 57, 21.04.2017/


Ипи кадерен беләсезме?

 

Роспотребнадзор сатылмаган икмәк яки вакыты чыккан башка азык-төлекне җитештерүчегә кире кайтаруны тыярга тели. Идарә башлыгы Анна Попова Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яроваяга шул хакта хат юллаган. “Азык-төлекне икенче кат эшкәрткәндә күпчелек микроорганизмнар бозыла. Агулы матдәләр, күгәрек гөмбәләр югары температурада исән калып, кеше сәламәтлегенә зыян сала ала”, – диелә хатта. Ипине кире кайтару аркасында исә елына 50-60 миллиард сум күләмендә зыян килә, 3 миллион тонна сыйфатлы арыш һәм бодай әрәм була. Ә сез артык калган ризыкны ни эшләтәсез? Ипи кадерен беләсезме?

3-1

Марат КӘБИРОВ, язучы:

 
– Икмәк сезонлы товар түгел бит инде. Ул һәрвакыт, һәркемгә кирәк, көн дә кирәк, һәр дәвердә кирәк. Ләкин кирәкле әйбер һәрвакыт кул астында булгач, аның әһәмияте күренми башлый. Элек аның кадере зуррак булгандыр. Дәүләт күләмендә дә игенче хезмәте, икмәк үстерүче, пе­ше­рүче югары бәяләнде. Ачлыкның нәрсә икәнен татыган әбиләр валчыгын да җиргә төшермәскә тырышалар иде. Безне дә шуңа өйрәттеләр. Бүген алай ук түгел. Моны бик начар күренеш дип тә булмый. Халыкның тамагы туйды, Аллага шөкер, дияргә генә кала. Без үзебез ипине артырлык итеп алмаска тырышабыз. Ничектер онытылып калып, күгәрсә – ташлыйсың инде. Мал асрасаң, малга бирер идең. Ә болай икмәк кадерен белим әле дип бозылган ризык ашап утыручыны бер дә очратканым юк. Һәркемгә дә җаны кадерлерәк.

 
Зәлия РӘХИМУЛЛИНА, Казандагы 121 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 
– Бүген икмәкнең кадере юк. Рәхәт тормышта яшибез. Ни те­ләсәк, ашарга шул бар. Әби-ба­ба­ларыбыз икмәкнең кадерен бел­гән, чөнки ул зур көч түгеп, тырышып табылган. Хәзерге мәктәп укучыларына әйтеп-әйтеп тә колакларына керми. Алар ачлык­ның, икмәксез яшәүнең ни икә­нен күз алдына да китерми шул. Шәхсән үзем икмәктән башка ризыкның тәмен тоймыйм. Аны кадерләргә тырышам. Шәһәр җирендә мал-туар юк. Шуңа күрә артык калган икмәк сыныкларын ташламыйм – киптереп, авылга алып кайтам.

Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВА, Татарстанның халык артисты:

 
– Бүген ипинең сортлары күбәйде. Ниндие генә юк! Кеше алар арасыннан күңеленә хуш килгәнен кирәк кадәр генә ала. Ә инде аны әрәм-шәрәм итмәс өчен урамда икмәк өчен махсус контейнерлар куярга кирәктер, миңа калса. Кечкенә чактан бер хатирә истә калган: әнием ипине күгәртмичә җыя иде. Мал-туарга зыянлы булмасын дип, аны бик яхшылап киптергәне хәтердә. Малны да дөрес итеп карый бе­лергә кирәк шул. Артык калган ипине үзебез дә киптерәбез. Аларны бергә җыеп, соңрак авылга кайтарабыз. Ризыкны артык күп пешермибез, җитәрлек итеп кенә әзерлибез. Безнең гаиләдә өч ир-ат, шуңа ризыкның әрәм калганы юк.

 
Илнур ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  артисты:

 
– Безне кечкенә чактан ук ипи кадерен белергә өйрәттеләр. Гаи­ләдә әти-әни тәрбияләсә, мәктәптә моңа укытучылар тө­шен­дерде. Шул чакта ятлаган шигырь әле дә хәтердә. “Икмәк – игенченең җан җылысы! Җир-анага кадер хөрмә­те!”– дигән юллар бар иде анда. Иген­челәрнең көн-төн кырдан кайтып кермәгәнен кү­реп, бу хез­мәт­нең никадәр авыр булганлыгын белеп үскәнгәме – икмәк гаиләбездә беренче урында тора. Валчыклары идәнгә коелса да тизрәк җыеп алабыз. Каткан ипи булса, җыеп куеп, авылга алып кай­там. Әнием аларны җебетеп, тавык-чебешкә ашата. Хәзер ик­мәк­нең кадере югалып бара, кызганыч!

Тәскирә ВӘЛИУЛЛИНА, тыл ветераны (Әлмәт):

 
– Өстәлдә торган ипигә тыныч кына карый алмыйм – балачагым искә төшә. Аны ашарга тилмереп үскән вакытлар да, карточка белән бер кабарлык телемгә көннәр буе чират торулар да истә. Шуннан соң аны ничек кадерләмисең инде?! Оныкларыма да икмәк кадере турында, үзебезнең баштан үткән гый­брәтләрне сөйләп кенә торам. Замана баласы моны бик аңлап бетерми шул, башына сеңдерми. Шунысы кызганыч. Тик үзем исән булганда бер сынык ипине дә әрәм-шәрәм иттермим әле. Урамдагы күгәрчен­нәр­не булса да ашатып кайтам.

Илфар КӘРИМОВ, “Болгар” радиосы баш мөхәррире:

 
– Мин үзем ипине бик ашамыйм. Диета тотам дип тә түгел, кечкенәдән шулай. Икмәккә кадер күрсәтү тәрбиядән киләдер. Миңа балачактан сеңгән ул. Икмәкне бер кул белән түгел, ә ике кулың белән тотып сындыр, дип әни кечкенәдән өйрәтте. Ә калган ипине киптереп, тавык-чебешкә ашатабыз.

 

“ВТ” кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Кайчан яңартырлар?

 

Казанда 4 нче маршрут трамваенда еш йөрим. Әмма ул бик әкрен хәрәкәтләнә. Җитмәсә, вагоннары иске, олы кешегә менеп-төшеп йөрүләре бик кыен. Киләчәктә бу маршрутка яңа трамвайлар алырга җыенмыйлармы?


Наҗия әбиегез

 

Сорауга “Метроэлектротранс” оешмасының генераль директоры урынбасары Ринат Җәләлов ачыклык кертә:


– 4 нче маршрут трамвае йөри торган юлда светофорлар еш очрый. Өстә­венә трамвай линияләре асфальт белән бертигез. Шунлыктан анда машиналар да хәрәкәт итә. Шушы маршрут юнәле­шендә еш кына ава­рияләр була. Күп очракта шул сә­бәп­ле трамвайлар туктап тора. Трамвай паркын гел яңартып торабыз. Хә­зер иске вагоннар аз калды инде. Узган ел 22 яңа трамвай алдык. Быел тагын 10ны алабыз. Әкренләп 4 нче маршрут трамвае да яңартылачак.

 

Кем түли?

 

Моңа кадәр мин эшли торган оешма медицина тик­ше­ренүе узган өчен үзе түли иде. Янәсе, дәүләт оешмаларында – эш бирүче, шәхси оешмада һәркем үзе түли икән. Бу дө­рес хәлме?


Нәфисә

 

Сездән медицина күзә­түе узган өчен акча сорау дөрес хәл түгел. Күп кенә һөнәр ияләре өчен медицина тик­шеренүе узу бик мө­һим. Пе­шекчеләр, ки­бет­че­ләр, тәр­биячеләр, укытучылар һәм башкаларга табибка күренеп тору мәҗбү­ри. Бу кагыйдә шәхси оеш­малар­га да кагыла. Әгәр бу та­ләп үтәлми икән, хезмәт инспек­ция­сенә мө­рәҗә­гать итә аласыз. Шулай ук үз акчагызга үтеп, чыгымны эшлә­гән урыныгыздан тү­ләтте­рергә хакыгыз бар.

 

Өйрәнчеккә йөрү мәҗбүриме?

 

Быел улым беренче сыйныфка укырга бара. Әмма без әзерлек курсларына йөрмәдек. Мәктәпкә язылырга дип барган идек, иң элек өйрәнчеккә йөргән балаларны алабыз, диделәр. Безгә алардан соң урын калса гына бәхет елмаячак икән. Бу бала хокукын бозу түгелме?


Ләйсән

 

Болай эшләү дөрес тү­гел. Мәктәп җитәкчелеге баланы беренче сыйныфка кабул ит­кәндә аның әзер­лек курсларына йөрү-йөр­мәве мө­һим түгел. Бу ту­рыдан-туры бала хокукларын бозу булып санала. Кайсы әти-әни алданрак гариза бир­гән, шуныкын кабул итәргә тиеш­ләр.


Сүз уңаеннан, Татарстанда 26 апрельдә “Хатын-кыз игътибары” (“Женское вни­ма­ние”) “кайнар ли­ния”­се эш­ли башлый. Биредә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмер­ләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин булачак.

 

Декларация тутырасымы?

 

Күптән түгел салым инспекциясеннән хат килеп төште. Машинамны саткан идем, шуның өчен декларация тутырып тапшырырга кушканнар. Мин машинаны 100 мең сумга гына саткан идем. Шулай булса да, декларация тутырасымы?


Рафис

 

Әгәр машинагыз белән өч ел йөреп, шул вакыт эчен­дә ул сезнең исемдәге шәхси милек булып торса, 3НДФЛ формасындагы декларацияне тапшырырга ки­рәк. Әмма аңа карап сез са­лым түлә­мәя­чәксез. Дек­ларация тапшырганда са­ту-алу киле­шү­е­нең күчермәсен дә беркетеп куегыз. Быел салым органнарына декларация тапшыру 2 майда тө­гәл­ләнә. Шу­ңа ка­дәр өлгерергә кирәк.

 

Яшәгән урында узып булырмы?

 

Озакламый медицина-социаль экспертиза узасым бар. Пропискадагы районда түгел, теркәлмичә яшәгән шәһәремдә тикшеренү уза аламмы? Әллә инде районга кайтырга кирәкме?


Нәҗип абыегыз

 

Сезгә иң элек полисыгызны үзегез яшәгән урын янәшәсендәге поликлиникага теркәргә кирәк. Аннары табиб күзәтүе уздыра торган комиссия рәисе янына барып, үзегезнең би­редә яшәгәнлекне әйтер­гә, чираттагы тикшеренү узар өчен гариза язарга кирәк. Шуннан соң гына медици­на-социаль экспертиза уза аласыз.


Сүз уңаеннан, тиздән ре­дакциядә Татарстанның ме­дицина-социаль экспер­ти­за баш бюросы җитәк­чесе Ригель Низамов белән туры элемтә оештырыла. Үзегез­не борчыган со­рау­ларны 222-09-70, 89872076910 телефоннарына алдан ук шалтыратып юллый аласыз. Туры элемтәнең төгәл вакытын соңрак хәбәр итәрбез.

 

Миңа ташлама тиешме?

 

Мин пенсиядә. Әмма миңа бернинди ташлама да юк. Главмикробиопром оешмасыннан һәм Проф­союзларның Үзәк комитетыннан алган Мактау грамотам бар. Аларның файдасы бармы?


В. Никитин.

Кукмара

 

Сорауга Татарстан хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. Бутаева җавап бирә:


– Әлеге Мактау грамоталары “Хезмәт ветераны” исе­менә лаек икәнегезне күр­сәтә. Әлеге исемне алу өчен үзегез яшәгән район­ның социаль яклау бүле­генә пас­портыгыз белән барып, гариза язарга ки­рәк. Шулай ук СССР яки Россия Федера­циясенең орден-медаль­лә­ре, мактаулы исемегез, рәх­мәт хатларыгызны да алып барыгыз. “Хезмәт ветераны” исе­ме өчен хатын-кыз­лар­ның эш стажы – 20, ир-ат­лар­ныкы  25 елдан ким булмаска тиеш.