Ватаным Татарстан   /№ 57, 21.04.2017/


Биш килодан артык алмагыз!

 

Санкциягә эләккән азык-төлекне чит илдән күчтәнәч итеп якыннарыгызга алып кайтырга уйлыйсыз икән, 5 килодан артык алмагыз. Юкса таможня хезмәткәрләре алып калуы бар. Моннан тыш, бу төр товарларга документлар да булырга тиеш әле. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында белгечләр әнә шулай кисәтте.

15-1
– Кайбер төр товарларга санкция 2017 елның 31 декаб­ренә ка­дәр озынайтылды, – ди Та­тар­станның транспорт прокуроры урынбасары Элдар Гәрәев. – Тыелган товарларны сату һәм илгә кертү юнәлешендә хилафлыкларны ачыклау максатыннан, “кайнар линия” эшләп тора. Моннан тыш берничә ведомство берләшеп, бу уңайдан төрле тикшерү эшләре алып барабыз. Ныклы күзәтү булуга карамастан, тәэмин итүчеләр ялган юллар белән товар кертергә тырыша. Андый закон бозучылар җавапка тартыла һәм товар бә­ясеннән чыгып, ике мәртәбә артык суммада штраф түләргә мәҗбүр булалар. Шул ук вакытта әлеге ризыклар тартып та алына. Безнең тикшерү органнарының төп максаты – сыйфаты шик тудырган җиңел сәнәгать, авыл хуҗа­лыгы, җитештерү чималы, азык-төл­екне сату нокталарына чыгармау.


Эмбарго кертелгәннән соң, Россельхознадзорның Татарстан идарәсе катнашында 300ләп тик­шерү уздырылган. Әлеге идарә җитәкчесе урынбасары Ленар Фәтт­ерахманов белдер­гән­­чә, 93 очракта Россия тер­риториясенә кертү тыелган 8 тонна чамасы авыл хуҗалыгы продукциясенә юлыкканнар. Аны сатучылардан алып, юкка чыгарганнар.


– Беренче елларда Польшада үстерелгән алма, груша, Испания­дән килгән виноград, Төркиядән кертелгән томат, виноград аеруча күп очрый иде. Әлеге тыелган ашамлыкларның Белоруссия аша кертелүе ачыкланды, – ди Ленар Фәттерах­манов.


Белгеч әйтеп узганча, баштарак мондый азык-төлек “Ашан”, “Магнит”, “Пятерочка”, “Бәхетле” һәм кечкенә сәүдә челтәрлә­рендә (Чаллы, Әгерҗе, Кукмара, Апас, Балтач кибетләрендә) ачыкланса, хәзер исә күмәртәләп сату базарларында (Казандагы Адоратский, Тихорецкий урамнарында) очрый башланган.


Роспотребнадзор идарәсе дә әлеге уңайдан төрле тикшерүләр уздыра. Идарәнең туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы Елена Сизова белдергәнчә, алар сату нокталарын һәм җәмәгать тук­лануы оешмаларын күзәтеп тора. Тикшерүләр вакытында хилафлык­ларга да юлыгабыз, ди белгеч. “Азык-төлек турында тиешле мәгълүмат һәм документлар булмау, саклану вакыты чыккан һәм башка шундый таләпләргә туры килмәгән ризыклар кулланудан алына”, – ди Елена Сизова. Сан­к­циягә эләккән кайбер ризыкларны да кулланучы җәмәгать туклануы оешмалары бар икән. Күбесенчә җиләк-җимеш, яшелчәләргә юлыгабыз, ди белгеч. 


– Күптән түгел Казандагы бер данлыклы ресторанны тикше­рер­гә туры килде. Анда тиешле документлары булмаган, Фран­циядә җитештерелгән “Пармезан” сырына тап булдык. Азык-төлеккә эмбарго кертелгәннән соң, безнең тарафтан 6 меңнән артык беркетмә төзелде, – ди Елена Сизова.   


Белгечләр ачыклык керткән­чә, соңгы вакытта закон бозулар элеккеге еллардагы кебек күп очрамый. Моннан тыш зур сәүдә чел­тәрләре дә үз киштәләренә бары тик яхшы сыйфатлы товарлар куярга тырыша икән. Очрашуда катнашкан сәүдә үзәге вәкиле Тимур Баймуллин әй­түен­чә, таләп­ләрнең үзгәрүе аркасында, сыйфатсыз товар ките­рүчеләр белән алар араны өзәр­гә мәҗбүр булган. 


Читтән сыйфатсыз товар керт­мәүдә таможня хезмәткәр­ләре дә ныклы эш алып бара. Чик аша чыгучы һәр йөкне энә күзеннән үткә­рергә тырышалар. Моның нәти­җәсендә узган ел Татарстанның тикшерү пунктларында 102 мең­нән артык контрафакт продук­циягә юлыкканнар. Биредә ниләр генә юк. Машиналарга запчастьлар да, электр пычкылары да, бизәнү-төзәнү әйбер­ләре дә, уенчыклар, алтын эшләнмәләр... Товар билгеләрен законсыз җитештерүчеләргә дә юлыгалар. Андыйларга админис­тратив хокук бозулар буенча 11 эш ачылган.