Ватаным Татарстан   /№ 68, 16.05.2018/


Җәүдәт белән Зөбәрҗәт!


Сөһәйл – Гөлдерсен, Ләйлә – Мәҗнүн, Таһир – Зөһрә, Булат – Мәйсәрә кебек гашыйклар рәтенә тагын бер пар кушылды. Камал театры сәхнәсенә Җәүдәт белән Зөбәрҗәтнең мәхәббәт тарихы менде. Драматург Илгиз Зәйниевнең “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яулаган әсәре яшь режиссер, Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте Әминә Миндиярова тарафыннан куелды. “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасы татар театрының 110 еллыгына багышланган.

3-5
Рольләрне профессиональ актер белеме булма, әмма иҗат дөньясына якын торган, актер булырга те­ләгән һәвәскәр­ләр башкара. Төп рольләр­нең берсен – Зөбәрҗәтне уйнаучы Ләйлә Хәбибул­ли­на белән спектакль турында әңгәмә кордык. Геройлар ничек сайланды, пьесада кемнәр катнашачак – беренче соравыбыз шул хакта булды.


– Әминә үзе пьеса геройлары итеп кемнәрне күзаллаган, шуларны чакырып, укулар оештырды. Без­нең арабызда кемнәр генә юк. Әмма барыбыз да – сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланып йөргән кешеләр, сәнгатькә битараф түгел­ләр. Тәҗрибә дә бар. Кай­берләребез “Мизгел” теат­рында да уйнаган, башка спектакльләрдә катнашкан бар, Җәүдәтне уйнау­чыбыз­ның Малайзиядә тамашаларда катнашып йөргәнен беләм. Әминә белән үткән ел эшләгән идек инде. Ка­лебнең “Яңа дулкын” шигъри спектаклен ул оештырды. Миңа аның белән эшләү җиңел. Тик менә Әминәгә безнең белән эшләү ничек булгандыр, белмим. Без чын актерлар түгел, бөтен нәрсәгә дә тиз генә төшенеп бетә алмаганбыздыр, ул куш­каннарны бар яктан ачып та бирмибездер... – диде Ләйлә тыйнак кына. Алда язып үткәнчә, спектакльне сәхнәдә актерлык белеме булмаган, иҗат сөйгән яшьләр уйный. Әм­ма арада чын профессионал бар, ул да булса – Россия һәм Татарстанның халык артисты  Әзһәр Шакиров.


Спектакльдә катнашудан тыш һәрберсенең төп эше дә бар бит әле. Режиссер буларак, Әминә Миндиярова труппасын алдан кисәтеп куйган: бар нәрсә турында да онытырга! Яллар турында бигрәк тә. Ре­петицияләр 16шар сәгатькә сузылган чаклар да булган. Пьесаны алты атна кабатлыйлар икән инде. “Эштән соң арып-талып килә идек, әлбәттә. Әмма рәхәт арыганлык кичерә идек. Үзең теләп эшләгән эш булганга ул”, – дип фикерләрен бү­леш­те Ләйлә Хәбибуллина.


Әсәрне үзенең күңеленә бик туры килә, якын дип саный Ләйлә. Бер гасыр алдан туарга тиеш идем мин, дигән уйлар да еш килгән аңа.


– Яшьтәшләремә, яшь­ләргә карап, кайчак шул сорау белән уйга калам. Хәзер миңа бер гасыр иртәрәк яшәгән кеше булып яшәргә мөмкинлек бирелде. Зөбәр­җәт образы булып мин соң­гы айны уйныйм гына түгел, ә яшим, мин Ләйлә дә түгел сыман. Бу образдан чыга алмыйм. Гадәти сөйләшүдә дә нәрсәдер җитми, нидер әйтми калам төсле, Зөбәр­җәт гел күңелемдә.
Әсәр XX гасыр турында булса да, аны хәзерге заман язучысы каләме язган. Илгиз Зәйниев “Җәүдәт бер­лән Зөбәрҗәт”кә алынганда Лилия Габдрафикованың “Татарское буржуазное общество” китабына таяна. Шул чор кешеләрен безнең көннәр күзлеге аша күргән драматург ничек итеп образлар тудыра алды икән? Моны спектакльнең үзен­чәлеге дип санарга мөмкин.


Алга китеп спектакль­нең эчтәлеген дә аңлатып китик. Җәдидче фотограф Җәүдәт һәм кадимче Мотыйгулла бай кызы Зөбәр­җәт арасындагы мәхәббәт тарихы тасвирлана монда. Җәүдәт яшь кызны “Сәйяр” труппасы куйган бер спектакльдә очрата һәм гашыйк була. Ерактан ук күреп кала ул Зөбәрҗәтне. Аннан бер ел буе иптәше аша аңа шигырьләр, хатлар җибәрә. Зөбәрҗәт Җәүдәт­не язган хатлары аша күз алдына китереп, берника­дәр дәрәҗәдә гашыйк булырга да өлгерә. Әмма Мотыйгулла бай кызы өчен башка егетне күздә тота шул. Хәмзә исемле байның улына ярәштермәкчеләр Зө­бәрҗәтне. Хәмзә бай гаи­ләсе кызның фотосурәтен атасыннан соратып ала, Җәүдәтнең сурәт салонына килә. Шунда тагын бер кат егет кызны, рәсеменнән генә булса да, күрү бәхетенә ирешә. Соңрак Җәүдәт рус теле укытучысы булып Мотыйгулла бай гаиләсенә урнаша, Зөбәрҗәтнең мөгал­лиме була. Яшь йөрәкләр арасында чын-чынлап мә­хәббәт уты кабына. Әмма... Әмма барысын да сөйләп бетерсәк, кызык та булмас. Җәүдәт белән Зөбәрҗәткә кавышу насыйп булырмы-юкмы икәнен белер өчен әлеге спектакльне карарга кирәк. Тамаша бушлай куела. Шулай да катнашучыларда курку катыш борчылу хисләре бар: кеше килерме икән? Бәлки әле килә­чәктә “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” урынына калачак әсәрдер бу, татар җәмәгатьчелегенә мондый яңалыктан читтә калмаска кирәк.