ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда бер акробат тәрәзәдән ташланган


Дүшәмбе көнне Чаллы кунакханәләренең берсендә шәһәргә гастрольләр белән килгән “Фиеста” исемле Мәскәү циркы акробаты бишенче каттан сикереп төшеп үлгән.


Тумышы белән Кения Республикасыннан булган Шауль исемле егерме дүрт яшьлек бу егет труппада 15 марттан гына эшли башлаган булган. Шаһитләрнең сүзләренә караганда, фаҗига буласы көнне Шауль берничә хезмәттәше белән бергә таныш булмаган салмыш хатын-кызның туган көнен бәйрәм иткән. Моңарчы бер тапкыр да спиртлы эчемлек кулланганы булмаган егет бәйрәмнән исерек килеш кайта һәм үз-үзенә кул сала. Мәрхүмнең гәүдәсен туган ягына озатачаклар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!