ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Кичә Зәй районында ике яңа объект сафка баскан


Кичә Зәй районының Кадер авылында участок ветеринария һәм Бура-Киртә авылында фельдшер-акушерлык пункталы ачылган.


Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге ике объект Азнакай “Нефтемаш” заводы тарафыннан сафка бастырылган. Заманча участок ветеринария пункты өч авыл җирлеге карамагындагы 17 авылга, 7 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтәчәк. Өлкәннәр гозерен үтәп, Бура-Киртә авылы уртасында төзелгән заманча ФАПта эшләүче шәфкать туташы исә 350 кешегә ярдәм итәчәк. Бүген шундый ук пункт Азнакай районының Түбән Ложа авылында да төзелә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!