ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Камада заманча ял паркы булдырылачак

 

2016 елга Түбән Камада заманча ял паркы булдырылачак. Ул шәһәрнең “йөзек кашы”на әйләнер дип көтелә. Парк булдыруны мэр Айдар Метшин тәкъдим иткән.

 

Проектта шәһәр халкының теләкләре дә исәпкә алыначак. Әлегә алардан барлыгы 170 тәкъдим кабул ителгән. Төп проектны Казан архитектура-төзелеш университеты укытучылары һәм студентлары әзерләячәк. 

 

Эшнең беренче этабы – территорияне чүптән һәм корыган агачлардан арындыру инде башланды, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль берлегенең рәсми сайтында.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!