ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты эшкә велосипедта килде

 

Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли-мәдәни үзәге янында бер төркем велоспортчылар белән очрашты. Очрашудан соң республика җитәкчесе эш урынына велосипедта килде.

 

Очрашу велоспортчылар тәкъдиме белән оештырылган. Алар Казансу ярында велосипедта йөрү өчен уңайлы шартлар тудырылу һәм зур масштабта “Велотөн” акциясе уздырылу өчен Президентка рәхмәт җиткергән. Миңнеханов “Велотөн”дә катнашырга үзенең дә теләге булуын, әмма ул көнне эш сәфәренә китәргә туры килүен әйткән.

 

Татарстан Президенты очрашудан берничә күмәк фото төшереп, аларны үзенең “Instagram”дагы аккаунтына урнаштырган. 

 

1

 

Фото: prav.tatarstan.ru



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

005