ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Май ахырында Татарстанның 17 районында яңгыр явып узган


Май ахырында Татарстанның 17 районында яңгыр явып узган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иткәннәр.


Яңгыр явуын яуган, ләкин туфракка 0,2-10 мм тирәнлектә генә сеңәргә өлгергән. Әгерҗе районында яңгыр аеруча көчле яуган. Биредә туфрак комлы булу сәбәпле, аерым урыннарда кыр читләрен юдырган.


Белгечләр сүзләреннән аңлашылганча, явып узган яңгырлар вәзгыятьне яхшы якка үзгәртмәгән – туфракта дым аз. Корылык һәркөн үзен ныграк сиздерә. Кырларда туфрак ярылып китә башлаган. Уңышка зур зыян яный.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!