ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чистайның Прось елгасында 5 яшьлек малайның гомере өзелгән


Ял көне кичке сәгать бишләр тирәсендә Чистай районының  Прось елгасында көймә капланган. Фаҗигадә 5 яшьлек малайның гомере өзелгән.


Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясенең Чистайдагы бүлекчәсе башлыгы Александр Корчагин сүзләренә караганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыгуга көймә яныннан зур тизлектә узып киткән судно алып килгән зур дулкын сәбәпче. гадание на парня Көймәдә малайның салмыш әби-бабасы белән кыз туганы да булган. Өлкәннәр йөзеп чыгарга өлгергән, малайның гәүдәсен исә ерак түгел урнашкан комлыкта ял итүчеләр алып чыккан.


Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгнда белдерүләренчә, бу – балалар суда батып үлүнең май башыннан бирле теркәлгән өченче очрагы.    


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!