ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Хайдайвинг буенча Дөнья Кубогына ярышта Колумбия спортчысы җиңде

 

Кичә Казанда хайдайвинг буенча Дөнья Кубогына ярышлар тәмамланды. Ирләр арасында чемпион исеменә – колумбияле Орландо Дьюк, хатын-кызлар арасында Америка спортчысы Рэйчел Симпсон лаек булды.

 

Ярыш барышында 40 яшьлек Орландо Дьюкка 27 метр биеклектән 5 тапкыр сикерергә туры килде. Ул барлыгы 600 балл җыйды. Әлеге спортчы бу спорт төрендә иң тәҗрибәлеләрнең берсе. Америкалы Рэйчел Симпсонга исә җиңүче титулын яулау өчен 216 балл җыю да җитте. Россияле Артем Сильченко дүртенче урынга чыкты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр