ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 319 мәктәп яны спорт мәйданчыгы төзелә

Татарстанның 45 районында 319 мәктәп яны спорт мәйданчыгы төзелә. Быел 110 шундый мәйданчык кулланылышка тапшырылган инде.

 

Бу хакта Балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча ведомствоара республика комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр итте. “Киләчәктә без мондый мәйданнарны шәһәр читендәге балалар лагерьларында да урнаштырырга ниятлибез. Барлык балаларның да спорт йолдызлары булмаячагын яхшы аңлыйбыз, тик аларның спортка кызыксынуын арттыру, буш вакытларын файдалы итеп уздырсыннар өчен шартлар тудыру мөһим”, – дип ассызыклады ул.

 

Рәис “Ишегалды тренеры” проекты нигезендә 120 остазның балалар белән яшәү урыннарында эшләвен дә искә төшерде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр