ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

16-17 август көннәрендә “Бөек Болгар” фестивале узачак

 

16-17 август көннәрендә Болгар  музей-тыюлыгында беренче тапкыр “Бөек Болгар” исемле тарихи фестиваль узачак. Ике көн дәвамында изге Болгар җирендә ил тарихының Алтын Урда, рус һәм европа чорлары хакимлек итәчәк. Чара 10 меңләп кешене җыяр дип көтелә.


Мәйданда Россиянең утыз төбәгеннән, шулай ук Коми, Удмуртия, Кахастан республикаларыннан, Пермь крае, Чиләбе, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән килгән 200ләп сугышчы тарихи үткәннәрдә калган сугыш аланнарын торгызачак.

 

Чарага килгән тамашачы да үзен Урта гасыр сугышчысы сыйфатында сынап карый ала. Оештыручыларның сүзләренә караганда, фестиваль барышында 14-15 гасырларда киң таралыш тапкан һөнәрчелек, бию серләренә төшендерүче мастер-классларда катнашып булачак. Бәйрәмдә балалар өчен махсус мәйданчыклар да эшлиячәк.

 

Фестивальне үз күзләре белән күрергә теләүчеләр өчен 16-17 август көннәрендә башкаланың Үзәк универмагы яныннан махсус автобуслар кузгалачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр