ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда чәчәк бәйрәме узачак

 

30-31 август көннәрендә Чаллыда гадәткә әверелгән чәчәкләр фестивале узачак. Шәһәрнең “Азатлык” мәйданына килүчеләр дөньның төрле илләрендәге иң танылган парк һәм бакчаларның модельләрен күрә алачак.

 

Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен “Чәчәкләр патшасы”, “Иң яхшы маскарад костюмы”, “Чәчәкләрдән картина”, “Иң яхшы чәчәк бәйләме” бәйгеләре оештырылачак. Шулай ук программада театральләштерелгән тамаша, “Татар радиосы” һәм “Европа-плюс” радиостанцияләреннән концерт  һәм салют та бар.

 

Франция, Италия, Голландия, Төркия, Германия, Һиндстан һәм Чаллы шәһәре паркларына охшатып ясалган композицияләр фестиваль тәмамлангач шәһәрдәге йорт ишегалларына, сквер һәм паркларга күчереләчәк. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр