ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Украинадан килүчеләрнең алтысы КФУга укырга кергән

 

Украинадан килүчеләрнең алтысы КФУга укырга кергән. Әлеге уку йорты качакларны 20нче августка кадәр Кырымнан килүчеләр өчен дип билгеләнгән түләүсез урыннарга кабул итә. 

 

“Донецк, Луганск, Шахтерск абитуриентлары укырга керде. Нигездә алар Казанга туганнарына килүчеләр. Безнең вузга Кырымнан укырга килүчеләр өчен 40 урын бирелгән иде. Качаклардан кала, әлеге урыннарга 8 кырымлы да кабул ителде”, – дип хәбәр иткән КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко. 

 

Кырымнан килүчеләрне укырга кабул итү өчен шундый ук квоталар Казан милли технологик тикшеренүләр университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан дәүләт медицина унверситетына да бирелгән. Әлегә качаклар арасыннан бу уку йортларына мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!