ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда соңгы 2,5 ел эчендә көнкүреш өлкәсендә 200 дән артык ришвәтчелек күренеше теркәлгән


Татарстанда соңгы 2,5 ел эчендә көнкүреш өлкәсендә 200 дән артык ришвәтчелек күренеше теркәлгән.


Татарстан Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында яңгыраган мәгълүматларга караганда, Казан, Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләренең 24 җитәкчесе һәм хезмәткәре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 7 вәкиле җәзага тартылган.


Ришвәтчелек темасына уздырылган быелгы сораштыру барышында татарстанлыларның 40 проценттан артыгы республикада көнкүреш каоррупциясе элеккеге дәрәҗәдә, үзгәрешсез кала бирә дип белдергән. Шулай да соңгы өч ел эчендә Татарстанда ришвәтчелек күренеше күпкә кимеде дип санаучылар саны 1,5 мәртәбә арткан.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!