ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Әтнә районында өлешчә карантин игълан ителгән

 

Әтнә районы Олы Әтнә авылында өлешчә карантин игълан ителгән.


Моннан берничә көн элек авылга төлке килеп, бәйдән ычкынган этләр янына ияләшкән. Курыкмыйча авыл буйлап йөргән төлке тиз арада үлеп тә киткән. Махсус тикшерү уздыргач, төлкедә котыру авыру булганлыгы ачыкланган.


Хәзерге вакытта Олы Әтнә авылында барлык мөгезле эре терлеккә, дуңгыз, сарык һәм хәтта  эт белән мәчеләргә дә вакциналар ясалган. Төлке йөргән шәхси хуҗалыкларда карантин игълан ителгән. Монда яшәүче хайваннарны 10 көн дәвамында тикшереп торачаклар.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!