ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда яшәүче инженер Артем Токранов күрмәүчеләр өчен телефонлы социаль челтәр булдырган


Казанда яшәүче инженер Артем Токранов күрмәүчеләр өчен “Һава” дип аталучы телефонлы социаль челтәр булдырган.


Хәзер алар Интернет челтәренә кермичә дә смс-хәбәрләр яза, үз анкетасын булдырып, таныша-аралаша, блог алып бара ала. Проект авторы сүзләреннән аңлашылганча, тавышлы сервир ун телефон төймәсе ярдәмендә идарә ителә. Оператор әйткәннәргә нигезләнеп, кулланучы биредә үз “бите”н булдыра. Монда һәрнәрсә тавышка нигезләнгән, хәтта анкеталар да телдән төзелә. Хәзерге вакытта биредә ике йөзләп күрмәүче теркәлгән. Алар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург,  Пермь шәһәрләрендә яши.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!