ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мөселман киносы фестивалендә “Кырым әкиятләре”нә нигезләнгән мультфильм күрсәтеләчәк

 

X халыкара мөселман киносы фестивалендә “Кырым әкиятләре”нә нигезләнгән “Мәрхәмәтле кырмыска” мультфильмы күрсәтеләчәк. Ул – Татарстан һәм Кырым аниматорларының уртак эше.

 

Авторлар сүзләренчә, бу – Россия анимациясе тарихында халык әкиятенә нигезләнеп төшерелгән кырым-татар телендәге беренче мультфильм. Ул милли стильдә эшләнгән: геройлар кырым татарлары киемнәреннән, агачлар милли бизәкләрне чагылдыра. Мультфильм кыска гына вакытта эшләнеп беткән, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Барлыгы фестивальдә 10 анимацион фильм күрсәтеләчәк. Алар арасында Төркия, Португалия, Ирак, Бөекбритания, Иран һәм Россия мультфильмнары бар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!