ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан халкына Зика бизгәге янамый

 

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Анна Алешина шулай дип ышандыра.

 

 – Зика бизгәге таратучы черкиләр тропик илләрдә генә таралган, – ди Анна Алешина. – Бездә аларга яшәү өчен шартлар юк. Шуңа да тропик илләргә сәяхәт кылмаган кешеләргә черки сезоны җитсә дә, Зика бизгәге йоктыру куркынычы янамый. Ә тропик илләрдә бизгәк йоктыру ихтималы ел әйләнәсендә саклана.

 

Ә инде читкә, бигрәк тә тропик илләргә чыгучылар черкидән саклану чараларына игътибар бирергә тиеш. Әлеге авыруның беренче билгеләре: тән температурасының югары күтәрелүе, конъюнктиваның ялкынсынуы, баш һәм буыннар авыртуы, кайбер очракларда күңел болгана, ди белгечләр. Аеруча йөкле хатыннар өчен куркыныч тудыра.

 

Хәтерләсәгез, бу көннәрдә Россиягә Зика бизгәге керүнең беренче очрагы теркәлде. Әлеге бизгәкне Доминика республикасында ял иткән хатын-кыз эләктергән. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!