ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия Дәүләт Думасына коллекторлар турында закон проекты кертелгән

 

Анда коллекторларның бурычлы кешеләр белән аралашу тәртибе күрсәтелгән.

 

Документ нигезендә коллектор бурычлы кешегә атнага, күп дигәндә, ике тапкыр шалтыратырга, атнага бер тапкыр гына очрашырга тиеш булачак. Әҗәте булганнар белән кичке сәгать уннан иртәнге сәгать сигезгә кадәр, ял көннәрендә кичке сәгать сигездән иртәнге сәгать тугызга кадәр аралашу тыела. Коллекторларга физик көч куллану, кешенең сәламәтлегенә зыян салу, аның милкен җимерү, психологик яктан басым ясау да, бурычлы кеше турында чит-ятларга мәгълүмат тарату да тыела. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!