ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ершов урамында бер автобус ун машинага зыян салган

 

Йөртүчесе үзен начар хис итү аркасында, пассажир автобусы юл чатында торган машиналарга килеп бәрелгән.

 

Әлеге хәл Ершов урамында булган – шәһәрнең 10 нчы номерлы маршрут автобусы кызу тизлектә чатта торган машиналарга бәрелеп, 10 автомобильгә зыян китергән. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Горький паркы" тукталышыннан кузгалып китү белән автобус йөртүче руль артында аңын җуйган. Бәхеткә, сәламәтлегенә җитди зыян килүчеләр булмаган. Табиблар ярдәме автобус йөртүчегә генә күрсәтелгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!