ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Февральдә Татарстан юлларында 12 кешенең гомере өзелгән

 

Республика юлларында февральнең 18 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 171 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Һәлакәт аркасында 12 кеше һәлак булган, ә 193е төрле тән җәрәхәте алган.

 

Татарстанда узган тәүлектә генә дә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – 9 кеше җәрәхәт алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аек булмаган хәлдә руль артына утырган – 18 кеше тоткарланган. Тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 73, балаларны махсус креслога утыртмауның – 61, ә иминлек каешын эләктермәүнең 460 очрагы теркәлгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр