ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" – "Салават Юлаев": көндәшләр кабат очраша

 

Бүген Казан һәм Уфа командалары плэй-оффтагы икенче уенын уздыра. Башкортстан башкаласы бозында булган тәүге матчта хуҗалар өстен чыккан иде.

 

"Салават Юлаев" беренче уенны 4:1 исәбе белән отты. Бүгенге очрашу гаять зур әһәмияткә ия. Уфалар уңышка ирешкән очракта, алар сериядә 2:0 исәбе белән алга чыга, ә бу инде Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналына чыгу өчен ярты эш эшләнде дигән сүз. Ә казаннар җиңү яуласа, өстенлек "Ак барс" кулына күчә, ник дигәндә, киләсе ике уен Татарстан башкаласында узачак.  "Яшел дерби"ның икенче очрашуы бүген Казан сәгате белән кичке биштә башлана.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!