ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Эшсезләр саны кимеми

 

23 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 кеше 513 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 480 кешегә арткан.


Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 процентны тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 23 053 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 1065 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында 1145 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 504е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 44 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!