ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Киләчәктә ана капиталына машина да сатып алырга рөхсәт итүләре бар 

 

Россия Дәүләт Думасы депутатлары шундый эчтәлектәге закон проекты әзерләгән. 

 

“Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге дәүләт ярдәменнән тәрбиягә балалар алган, инвалид балалар караучы һәм күпбалалалы гаиләләр генә файдалана алачак. Авторлар аларга 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә.Закон проектын кабул итү Россиядәге 12 елдан 7 айга кадәрле булган автомобильләрнең уртача яшен кыскартуга китерәчәк. Шул ук вакытта бу машина төзү өлкәсенә дә уңай йогынты ясаячак, диелә аңлатма язуында.

 

Проект авторларының берсе, сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов белдерүенчә, авыл җирлеге белән Россиянең төньяк районнарында машина – бердәнбер йөрү чарасы. Инвалид балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз бала караучы әти яки әни ана капиталы хисабыннан машина сатып алса, без андый гаиләләрнең тормыш сыйфатларын күпкә яхшыртыр идек, ди ул.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр